8 март белән! (татарча котлаулар)


Кояш көлә, мин елмаям,

8 март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

Кайсын юам, кайсын җыям,

Чиста булсын, ак булсын

Әниләрнең күңеледәй

Бөтен нәрсә пакъ булсын.

Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,

Бар дөнья көлеп торсын

Әни бәйрәме икәнен

Әти дә белеп торсын

Әти дә көлеп торсын!



***



Март аенда, кар өстендә,

Кояш нурлар уята -

Яз килэ каршы алыгыз -

Дигән хәбәр тарата.

Без беләбез, җылы язның

Иң беренче бәйрәме -

Әниләр, әби-апалар

Хатын кызлар бәйрәме!



***



8  март

Әни бәйрәме.

Бүләк итәрмен 

Чәчәк бәйләме.



Ничек табарга

кайда чәчәк бар?

Кая карама-

Каплаган ак кар.



Әнигә шигырь

Бирдем бүләккә.

«Гомергә»,-ди ул,-

калыр йөрәктә!



***



Тузаннарны сөртеп чыктым

Коедан су китердем

Әни эштән кайтуына

Бөтен эшне бетердем.

Булмәләрне жыештырдым,

бар җир ялт итсен әле,

Үзенең бәйрәмендә бер,

Әни ял итсен әле!



***



Елмайса йозеннэн анлыйм

Энкэемнен телэген.

Донья кинлегенэ тинлим

Энкэемнен йорэген,

Энкэй, сина булэк итэм

Ботен донья голлэрен.

Юллар кебек озын булсын,

Энкэем, гомерлэрен.

Ай нурыннан да нурлырак

Энкэемнен йозлэре.

Монлы койдэй кунелемдэ

Энкэемнен сузлэре.

8 март бэйрэме белэн!



***



Кояш колмэс,

Корыч эремэс ялкынсыз.

Ирне утлы ялкыннарда яндырып,

Кол иткэн дэ, гол иткэн дэ хатын кыз.

Хатын-кызлар табыннарнын бизэге,

Жирдэ булган ботен ямьнен узэге.

Иллэрне да бар иткэн hэм зур иткэн.

Хатын-кызнын барчасы hэм гузэле.

Хатын-кыз-ул нур чэчкэседэй сабый,

Назлы иркэ, баллардин татлы жаный.

Ул-ин газиз куз нурыбыз, пакь ана.

Бар гузэллек аналардан башлана.



***



Карлар каплый эле кыр юлларын,

Эмма вакыт язга эйлэнде.

Бэйрэм белэн сине, ______________ туганым,

Котлы булсын донья бэйрэме!

Ямь остэсен бэйрэменэ тагын,

Бар яктылык конгэ эйлэнеп.

Тырыш, назлы, гузэл Кыз туганым,

Котлы булсын язгы бэйрэмен,

Бэйрэм жиле кага тэрэзлэргэ,

Яшьлек кайта жанга, доньяга.

Умырзая шыта бу мэллэрдэ,

Кар астында чишмэ уяна.

Чиксез бэхет телэп, кызыл талда

Елкылдаша комеш борелэр.

Бэйрэм белэн, эшчэн апакайлар,

Алтын куллы сылу сенеллэр



***



Газиз Энкэй!

Йомшактыр кулларын,

Татлыдыр сузлэрен,,

Жылыдыркарашын,

Тансыктыр табынын.

Сабыйлык языннан

Бугенге конгэчэ

Безлэргэ зур бэйрэм

Тибеше жаныннын!

И, Ходай, кабул ит

Безлэрдэн зур гозер

Энкэйгэ бир саулык!

Энкэйгэ бир Гомер!

Газиз Энкэй!

Ин сойкемле сузлэр-синеке!

Йомшак, жылы куллар-синеке!

Ин-ин татлы сузлэр-синеке!

Жан изрэткеч жырлар-синеке!

Синсез донья курмэс идек,

Синсез берни белмэс идек,

Синсез берни кылмас идек,

Синсез Кеше булмас идек!

Ходай Сезгэ жан тынычлыгы, тэн сихэтлеге, озын гомер насыйп итсен.

Мен-мен рэхмэт Сезгэ, энкэйлэр!



***



Ир кеше гомерендә өч эшне эшләргә тиеш дигән әйтем йөри халыкта. Агач утыртырга, өй салырга һәм малай үстерергә. Мин бу сүзләргә һич кенә дә каршы килмим, бары тик үземнең  төзәтмәмне генә кертәсем килә.



Булган ир -- ат булдыра ул, сүз дә юк тик утырткан агачка су сибәргә, тәрбия кылырга кирәк, ә бу эшне хатын-кыз иң оста башкаручы зат.



Ә инде өй салуга килсәк, өй салу -- зур сабырлык, көч-хезмәт таләп итә, сүз дә юк, әмма аны һәрчак пөхтә тоту, уңайлы итү, җан җылысын өрү -- хатын кыз гына башкара торган гамәл.



Малай табу, үстерү, тәбияләү турында әйтеп тә тору кирәкми инде. Бу сүзләрем белән нәрсә әйтәсем килә: ир-ат -- ир-ат инде ул, ә хатын-кыз шул ир-атны ир иткән, йортлы иткән, гаиләле иткән фәрештә....



Халыкара бәйрәмнәре белән ихластан тәбриклик. Аларга сәламәтлек, гүзәллек һәм мәңгегә шулай ир-атның таянычы булып калуларын телик.



***



Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.Сине шул җир йөзен бизәгенХалыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклим. Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә.


Шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелеңә шатлык, тәнеңә сихәтлек, өеңә иминлек алып килсен


***


Хөрмәтле ___________________

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда. Сине шул җир йөзен бизәгән халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклим!

Шушы бәйрәм көне, елмаеп баккан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелеңә шатлык, тәнеңә сихәтлек, өеңә иминлек алып килсен.