2 тапшыру саен 2-3 килога ябыгучы Җәвит "Башваткыч"тан китмәскә булган (ИНТЕРВЬЮ)

Хәтерләсәгез, шушы араларда “Башваткыч” тапшыруының алып баручысы Җәвит Шакиров эшеннән китә икән, дигән сүз чыккан иде. Алай гына да түгел, аның урынына яңа алып баручының исеме дә телгә алынды.
Җәвит Шакиров урынына шоумен, җырчы Зөлфәт Зиннуровны “димләделәр”. Бу хәбәрдән соң Intertat.ru сайтында Зөлфәтнең үзе белән әңгәмә дә дөнья күрде. Шулай да, Җәвит Шакиров ни өчен китәргә булган соң? Моңа нәрсә сәбәпче булган да һәм ни өчен ул яңадан “Башваткыч”та калырга уйлаган? В-ә-т б-а-ш-в-а-т-к-ы-ч! Моны “чишәр” өчен Intertat.ru хәбәрчесе Җәвит Шакиров белән элемтәгә керде.
- Җәвит абый, сезнең китү-китмәү мәсьәләсе чынлап та башваткыч булды бит әле!
 
- (Көлә.) “Башваткыч” тапшыруын алып барырга чакыргач, бер елга дип сөйләшкән идек. Бер ел узды, инде өч ел да узып киткән. Гомер узганын шулай сизми дә каласың икән. “Минем урынга бәлки берәрсен табарсыз? Мин китәм”, – дигән идем “хуҗа”ларга. Алар озак кына уйлашканнан соң, минем урынга Зөлфәт Зиннуровны сайлаганнар. Шуннан соң минем китүем һәм минем урынга яңа алып баручы килүе турындагы мәгълүмат бөтен халыкка таралды. Бу хакта сораучыларга үзем дә шулай дип әйтеп килдем. “Зөлфәт Зиннуров алып бара алыр микән?” – дигән сүзләр дә чыкты. “Башваткыч” – “ТНВ”да иң яхшы рейтинглы тапшыруларның берсе. Бу тапшыруны түрәләргә хәтле карыйлар. Алар белән очрашырга туры килгәч: “Татарча баш ватырга өйрәтә торган иң яхшы тапшыруларның берсе”,– дигәннәр иде.
 
- Яңа алып баручы килгән очракта да, сезнең кебек оста алып баручы булмастыр, мөгаен? Сезнең шунда җырлап, биеп алуларыгыз да ни тора бит!
 
- Анысы өчен рәхмәт (көлә). Мәсәлән, “Җырлыйк әле” тапшыруын Айдар Фәйзрахманов алып бара башлаган иде. Кызыгы шунда: халык тапшыруны беренче алып баручыга күнегә. Айдар Фәйзрахманов киткәннән соң, тапшыруны кемнәр генә алып бармады. Әмма халыкның әйтүе буенча, барыбер Айдар абыйны сагыналар. Чыннан да, ул үз эшендә “йөзә” иде. Әгәр яңа алып баручы үзеннән яңалык алып килеп тамырыннан ук үзгәреш кертмәсә, ул тапшыруның беренче алып баручысы белән чагыштыра башлыйлар. Менә “Башваткыч”ның бер тапшыруын төшерер өчен безнең команда 3 сәгать буе эшли. Алып баручы буларак миндә импровизация һәм биргән сорауларның җавапларын белү дә кирәк. Бөтен әдәби мирасыбызны өйрәнү дигән сүз. Хуҗалар уйлашканнан соң, “Җәвит, рейтингны төшерәсебез килми. “Башваткыч”ны бөтен халык яратып карый. Китмә инде син”, – дип кабат миңа эшемне дәвам итәргә тәкъдим ясадылар. Зөлфия апагыз белән гастрольләрдә дә йөргәч, вакыт дигәннәре аз кала. Аннары ял итеп тә аласы килә. Сөйләшә торгач, Миләүшә Айтуганова төшерү вакытларын гастрольләргә туры килмәгән көннәрдә эшләрбез, диде.
 
- Гастрольләргә еш чыгасызмы соң?
 
- Аена без 10-12 концерт бирәбез. Ә гастрольләрдән өйгә иртәнге сәгать 4-5 ләрдә генә кайтып керәбез. Икенче көнгә инде тапшыру төшерәсе. Бик авырга туры килә. Нишләтәсең инде, концертлар куймыйча да булмый. Яшәргә кирәк бит. Көненә ике тапшыру да төшергәнебез бар. Әле ял итеп тә өлгермичә, кеше белән аралашырга, фикер тупларга кирәк дигән сүз. Тапшыруга нинди генә кеше килми. Араларында бик авыр кешеләр дә бар. Хәтта көлә дә, елмая да белми торган. Ул телевизордан караганда бер, ә анда килеп баскач, аларның дулкынлануларын күрсәгез! Шуңа да аларны  “селкетергә”, төрле яктан “подход” ясарга туры килә.
 
 
 
- Димәк, күп нәрсә тапшыруның алып баручысыннан тора?
 
- Әлбәттә. Зөлфәт Зиннуров үзе дә: “Җәвит абый, сез китсәгез, сездән соң миңа алып баруы авыр булачак”, – дигән иде. Бик җаваплы эш икәнен икебез дә беләбез. Бу бит концерт кына алып бару түгел.  Шулай ук уйнаучылардан кала, тапшыруда җанатарлар да утыра.   Алар арасында ниндиләре генә утырмый. Олы яшьгеләр дә килә. Алар бит сиңа энергия бирми, ә киресенчә – ала. Көнгә ике тапшыру ясасам, 2-3 килограмм авырлыкны югалтам. Чын! Менә шуны күз алдыңа китерәсеңме? “Башваткыч”та бик көчле команда эшли. Бөтенесе тир түгә. Күпме камера, күпме ут астында янып-пешеп алып барасың. Шулай эшләмәсәң, тапшыруның нәтиҗәсе юк дигән сүз.
 
- Тапшыруда бирелә торган сораулар белән сезне алдан таныштыралармы? Һәрбер сорауга сезнең әзер фикерегез бар сыман.
 
- Болайрак башлыйм. Беренчедән, “Башваткыч”ка уен дип кенә карарга түгел. Икенчедән, ул бик җитди тапшыру. Уенда катнашырга теләүчеләр арасында: “Нәрсә инде ул “Башваткыч”. Бик гади һәм примитив булган сораулар бирәләр”, - дип әйтүчеләр дә бар. Ә менә шунда студиягә килеп баскач, гади генә сорауга да җавап бирә алмыйча басып торалар. Сорауларны махсус кешеләребез төзи. Тапшыру башланырга 15-20 минут кала гына шушы сорауларны минем кулыма бирәләр. Шул вакыт эчендә мин аңа әзерләнәм.
 
- Җәвит абый, шулай да телетапшыру алып бару осталыгына сезнең сәхнә кешесе булуыгыз да зур роль уйнамый калмагандыр?
 
- Заманында Башкортстаннан Казанга килеп, Филармониядә эшли башлагач, мине телевидениегә эшкә чакырдылар. Урта һәм өлкән буын кешеләре бүген дә хәтерлидер. Ул чагында “Зәлидә” дигән тапшыру чыгып килде. Без аны танылган диктор Эльвира апа Хамматова белән алып бардык. Мин әлеге шәхестән күп нәрсәгә өйрәнеп, тәҗрибә тупладым. Шул ук вакытта тапшыру алып барып чирканчык та алган кеше мин.
 
- Тапшыруны 3 ел алып барасыз. Ә шулай да “Башваткыч”та үзегезне нинди яктан ачтыгыз?
 
- Уйлау, фикерләү, тамашачы белән якыннан аралашуны бирде бу тапшыру. Зөлфия Шакирова белән үзебезнең сольный концертларыбыз белән йөрибез. Шул рәвешле без анда да тамашачы белән аралашып кайтабыз. Бу – зур мәктәп. Бу очракта тапшыруны алып бару да миңа авырлык тудырмый. Бары шул ял итеп өлгермәү генә. Монда бит үзеңне формада да тотарга кирәк. Тапшыруга киеп чыккан барлык кәчтүмнәр дә үземнеке. Зөлфия апагыз белән бергәләп тектерәбез. Әгәр дә формада булмасам, ул кәчтүмнәр миңа ярамаска мөмкин. Ничә ел инде 95 килограмм авырлыкта йөрим. Һәрвакытта да формада булырга кирәк. Чөнки телевизор ул болай да кешене олыгайтып, юанайтып күрсәтә.
 
- Алып барган тапшыруыгызны телевизордан карыйсызмы?
 
- Юк, карамыйм. Аның каравы 2 яшь тә 6 айлык оныгыбыз Самира телевизордан мине күрсә, “Карт әтәй, карт әтәй”, - дип сөенә инде. Таный үземне (елмая). Зөлфия апагыз бигрәк тә тәнкыйть күзлегеннән карый. Үзенә дә, миңа да шундый ул. Хәтта Зөлфия апагыз өйдә булмыйча, тапшыруга кәчтүмемне үзем генә сайлап китсәм, “Нишләп монысын кидең? Икенчесен кияргә иде”, - дип тирги (көлә). Ул һәрвакытта мине киендерүче. Дөресен генә әйткәндә, носкиның нинди үлчәмле икәнен дә белмим. Носки алып кигән кеше түгел мин. Хатын-кыз ир-атны шулай карап торырга тиештер дә инде. Зөлфия апагыз сәхнәгә чыгар алдыннан үзен дә, мине дә энәсенә-җебенә кадәр тикшереп чыга.
 
- Җәвит абый, сезнең телевизордан тапшыру алып барганыгызны карарга яратмавыгыз ачыкланды. Ә менә  пародия остасы Данир Сабировның сезнең “Башваткыч”ка ясаган пародиясен күрә алдыгыз микән?
 
- Күрдек. Бик шатландык (көлә). Данир Сабиров безне үзе Зөлфия апагыз белән концертына чакырган иде. Әмма безне сюрприз көтәсен белмәдек. Бер мәлне Данир “Башваткыч” тапшыруына ясалган пародия белән сәхнәгә чыкты. Миңа пародия ясый башлагач, Зөлфия апагыз бөтен залны яңгыратып көлде. Үзем дә “от души” көлдем. Тамашачы Данирны тыңлый, ә барысы да безгә борылып-борылып карап утырды. “Күзләреңне йомып күрсәткәннәреңә кадәр сине кылана”, - диде миңа Зөлфия апагыз. Данир Сабировның концертыннан рәхәтләнеп ял итеп кайттык. Бик талантлы егет. Рәхмәт аңа!
 
 
-  Җәвит абый, “Башваткыч”та без сезне тагын күпме күрә алачакбыз?
 
– Хуҗаларның тәкъдиме – тапшыруны дәвам итәргә. Әмма тагын күпме алып барасымны әлегә әйтә алмыйм. Аннары тапшыруның рәте бетеп, рейтингы төшсә, үземә дә кыен булыр дип, башка кешегә бирәсе дә килмәде. Ул бит миңа балам шикелле. Көчем тагын күпмегә җитәр, алып баруны шулкадәр дәвам итәрмен.

Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру