Өйгә – ирем янына кайтасым килми...

Казан бистәләренең берсендәге матурлык салонында сабырлык белән үз чиратымны көтеп утырам. Бүген үз мастерым Светаның ял иткәнен беләм инде үзе, алай да, вузда бергә укыган группадашларым белән очрашуга пәри пумаласы төсле чәч белән барып, көлкегә каласы килмәгәнгә, юл уңаеннан бирегә сугылдым.

Салкын урамнан кергәч, монда җылы һәм рәхәт, телевизор эшләп тора, тирәмдә ягымлы йөзле, тәмле телле кызлар йөгерешеп йөри: гламур журналлар, хуш исле кайнар чәй, куертылган сөт салынган кофе тәкъдим итәләр. Теләсәң, колакчыныңны киеп, йомшак диванда музыка тыңлый аласың. Әмма мин башкалар төсле, йөземә битараф кыяфәт чыгарып, тик кенә утыра белмим шул: һәркайдан кызыклы детальләр эзлим, кеше күрмәгәнне күреп алып сөенәм, ә кайвакытта һич кирәкмәгән нәрсәгә борынымны тыгып, кәефемне бозарга да күп сорамыйм – журналистлык һөнәрем “чир”гә әйләнгән, нишләтәсең... Бүген менә миннән кул сузымында гына чып-чын могҗиза тудыручы, зифа буйлы яшь ханымны һәм аның күңел биреп башкарган эшен кызыксынып күзәтәм. Модалы итеп кистерелгән, карлыгач канатыдай чем кара куе чәчләре йомры иңбашларына килешле генә таралып төшкән, сөйкемле йөзле, утыз биш яшьләр тирәсендәге чәчтарашның хәрәкәтләре шулчаклы җитез ки, аның үткен тешле кайчысы, әйтерсең, үзеннән-үзе җайлы гына уйнаклап тора. Үз эшенең чын остасы, ипләп кенә, каршысында утырган клиентының күңеленә хуш килерлек матурлык тудыра. Гөлкәй (исемнәрне үзгәрттем) зәвыклы картина иҗат итүче рәссам кебек тоела миңа.

Ул көнне мин аның соңгы клиенты идем. Көне буе аяк өстендә торып, аруталуына карамастан, Гөлкәй минем тыңлаусыз бөдрәләремне бер рәвешкә китерергә омтылып, шактый тырышты, чал чәчләремне чит күзләрдән яшерер, үземне беркадәр яшәртер өчен, вакытын кызганмады, төрле буяуларны аз-маз катнаштырып, бик кызыклы композиция ясады. Сәгатьтән артык әвәрә килә торгач, мине кеше алдында йөзем кызармаслык кыяфәткә кертте – ярыйсы гына сөйкемле ханымга әверелдем. Чәчкә буяу сеңгәнен көтеп утырган арада, чәчтараш ханым белән якыннан аралашып-сөйләшеп китүебезне сизми дә калдык. Мин аның күзләрендәге эчкә яшерелгән тирән моңны күреп, тетрәнеп киттем. “Шулкадәр чибәр ханымны нинди борчу кимерә икән? Әллә берәр якын кешесен югалтканмы, бичара?” – дип гасабиландым. Ә ул, көтмәгәндә-уйламаганда дигәндәй, йомшак тавыш белән: “Ялгыз каеннардан ялгыз мин бүгенге көннәрдә...” – дип, сузып җырлап җибәрде. Өлгергән зәйтүн җимешедәй күзләреннән бәреп чыккан эре яшь бөртекләренең алсу яңаклары буйлап тәгәрәшүен күреп, өнсез калдым. Кайчандыр үз баламны кочагыма алып юаткандай, аны чәчләреннән сыйпап, җылы сүзләр әйтеп тынычландырасым килде. “Сеңлем, ни кайгың бар? Уртаклашсаң, кими ул. Бәлки сөйләп бирерсең?” – дидем. Гөлкәй, беркадәр сынап карап торды да, мине кабат аптырашта калдырып, болай диде: “Хәсрәтемне эчемә җыя-җыя, чиргә сабышам бугай инде мин, апа. Бәлки әллә кайчан кешегә сөйлисем калгандыр. Безнең салонга күптәннән йөрисез бит, сезнең газетада эшләгәнегезне дә беләм. Гыйбрәтләрне күп язасыз, укып кына түгел, файдасы тимәсме дип, кайберләрен “Татарстан яшьләре”ннән кисеп алып, җыеп та барам әле”. Гөлкәй куе керфекләренә эленгән күз яшьләрен сыпырып төшереп, янәшәмә үк килеп утырды да, тыенкы гына тавыш белән үз тормышын бәян итәргә кереште.

– Мин сөйләгәннәрне түкми-чәчми газетага языгыз әле, апа – егерме елдан бирле бер гөнаһсызга күз яшьләремне түктерүче кансыз бәндәләр акылларына килмәсләрме, укыгач, кешедән оялмаслармы? Һичьюгы, башкаларга сабак-гыйбрәт булыр – минем кебек ут йотып яшәмәсләр, – диде ул, мине тагын гаҗәпләндереп. – Беләсезме, эш сәгатем беткәч, өемә кайтып керәсем килми. Анда кансыз-вәхши, эчмәгән килеш “исерек” ирем Иректән башка беркем дә юк. Парлы ялгыз мин апа. Бер түбә астында яшәүче, сау-сәламәт, әзмә-вердәй ирем бар килеш, ун елдан бирле хатын-кыз бәхетеннән мәхрүм, иркәләү-назлауга, җылы сүзгә мохтаҗ булып җан асрыйм... Арабызга өченче кеше керде. Үзе миңа туган тиешле, кияүгә чыкмаган карт кыз. Ирем белән аулакта очрашып йөрүләрен очраклы рәвештә белеп алдым. Оялту-әрләүнең файдасы тимәде. Җитмәсә, ул карт кыз минем башка җитү, иремне тартып алу өчен, мари карчыгына барып, бозым салды. Иремне алыштырып куйдылармыни: кайвакытта үз-үзен тотышы кешегә әйтеп аңлата алмаслык сәергә әверелә. Без ипотекага фатир алган идек, әле аңа түлисе дә түлисе... Икебезнең дә шуннан кала торыр урыныбыз, башка җиргә чыгып яшәр мөмкинлегебез юк. Барлык керемне шул фатир бурычы йотып бара. Элек ирем читкә чыгып акча эшләп кайта, ерак юлларга сәфәргә йөри иде. Хәзер Казанда эшли. Сөяркәле булгач, акчасының яртысы шул азгын бичәгә китеп баруын беләм. Аңа хәтта чәшке тун, тугыз меңлек ак сапожкилар бүләк итте. Ә минем андый затлы киемнәрне төштә дә күрәсем юктыр, мөгаен. Ирем – беренче, бердәнбер мәхәббәтем иде, югыйсә. Утыз алты яшемә җитеп, тәнемә башка бер ир затының тырнак очын да кагылдырганым булмады, тик моңа карап, ирем кадеремне белә дип уйлыйсызмы? Өйләнешкәндә алтын балдак, ак күлмәк алып бирә алмавына да әлләни көенмәгән идем. Кичә генә армиядән кайтып төшкән егетнең нәрсәсе булсын инде, янәсе? Иң мөһиме – без бер-беребезгә үлеп гашыйк идек ул чакта. Хәлле тормыш алып барсалар да, иремнекеләр безгә туй ясамады, ә үз әнием сыерыбызны суеп саткан акчага никах мәҗлесе җыйгач, алар ягыннан килүче, безне котлаучы булмады. Унҗиде яшемдә Иректән балага уздым, кан басымым күтәрелеп интектерде. Авылда фельдшер булып эшләүче каенанам, корсагыма укол кадап, сигез айлык нарасыемның башына җитте. Мин, тиле баш, каенана миңа кан басымын көйләргә булыша дип уйладым. Ясалма тулгак даруы кадавын каян белим соң? Ә таңда үле кыз бала тудырдым. Өч килога якын авырлыкта иде бәгырь кисәгем. Күм-күмгәк түгәрәк йөзе әле дә күз алдымда тора, нәни кулларын сузып, төшләремә керә. Елап уянам. Каенанам үзенең кадерле улын хәерче гаиләдә, исерек, кансыз ата янында тилмереп үскән кызга тиң түгел дип санавын шулай вәхшиләрчә раслады. Сырхауханәдән әни йортына кайтып киттем, ә күңелем Ирекне көтте, өзгәләндем. Анасының явызлыгына ирем гаепле түгел бит. Беркадәр вакыт узгач, Ирек белән янәдән бергә яши башладык. Ирем минем әни йортына күченгәч, каенана безгә нинди генә пычрак гайбәтләр ишеттермәде, нинди генә нахак бәлаләр такмады. Имеш, мин – карак, зиначы, каенатам белән дә фәхешлек кылам, урамнан узган һәр ир заты белән уйнаш итү миңа берни тормый, янәсе. Иремнең күңеле миннән сүрелсен өчен, нинди генә кәмитләр ясамады ул мәгънәсез хатын. Безнең арага чөй кагып, киртә корып, мине генә түгел, үз улын да рәнҗетүен, бәхетсез итүен әллә аңламады, әллә юри шулай кыланды. Без әниләрдә яшәгәндә, мин ир бала таптым. Улыбыз көйсез булды. Яшәргә акча кирәк иде, сабыйны әнигә тоттырып, ашханәгә эшкә чыктым. Тамчы тама-тама да, бозны тишә бит. Каенанам да теләгенә иреште: Ирек белән минем арадан кара мәче узды, ирем ара-тирә эчеп кайта, көнләшеп кул күтәрә башлады. Әниемә аеруча кыенга килде. Ул әтием исән чакта аның холыксызлыгыннан бик нык интеккән, инде тыныч тормышта яши башлаган иде. Мин, тәвәк-кәлләп, Казанга чыгып киттем, чәчтарашлар курсында укыдым, эшкә урнашып, әйбәт кенә акча эшли башладым. Башта юк кына бәягә фатирга кереп яшәдем. Улым әни янында үсте, аны алып килергә мөмкинлегем булмады. Авылыбыз Казанга якын районда булганга, атна саен кайтып йөрдем, балама кием-салым, азык-төлек ташыдым, әнигә хәл кадәренчә ярдәм итәргә тырыштым. Каенанам иремә әле бер, әле икенче кәләш табып караса да, ул башкага өйләнергә ризалашмады, минем янга күченеп килде. Минем тырышлык һәм эшемдәге танышлык белән ипотекага фатир алуга ирештек, аны икебезгә дә рәсмиләштердек. Хәзер моңа үкенәм, билгеле, ләкин терсәк якын да бит, тешләп кенә булмый...

Ул Казанга күченгәч, моннан ун ел элек, янәдән ир бала таптым. Декрет ялымда да озак утыра алмадым, акча бик кирәк булганга, баланы әнигә кайтарып куеп, эшкә чыктым. Әле дә ярый әнием сау-сәламәт иде ул чакта. Балаларны кеше итәргә бик нык булышты, аңа мең рәхмәтлемен. Эштә эт булып арысам да, иремне һәрчак кайнар ризык, якты йөз белән каршыладым, һәр теләген үтәргә ашкынып тордым. Аш-суны тәмле әзерлим мин. Ирек шофер, берара ерак юлларга йөк ташыды. Аның өйгә ашкынып кайтып керүләрен түземсезләнеп көтә, яраткан ризыклары белән кунак урынына сыйлый идем. Ә хәзер элеккеге Ирекнең шәүләсе генә калган кебек тоела миңа. Эчми, тартмый, акчасын санап-исәпләп тота үзе. “Тормыш алып барырга нәкъ шундый кеше кулай түгелме соң?” – диярсез. Юк шул! Сөяркәсенә бик юмарт булса да, миңа 8 Мартта яки туган көнемә күңел хакына өч тиенлек бүләк тә алып кайтып тоттырганы юк. Иң кызганычы – ул мине күралмый, улларыбызны да кыерсыта, шуңа алар бездән аерым яшәргә мәҗбүр. Юктан гына кызып китеп, кыйнап ташларга, теләсә-нәрсә әйтеп хурларга, рәнҗетергә күп сорамый. Бервакыт: “Болай бергә яшәү икебезгә дә газап кына бит инде, әллә аерылышыйкмы?” – дигәнем өчен, буып үтерә язды. Кулыннан ычкынып, көчкә чыгып качтым. “Мин сине беркем белән дә яшәтмим, аерылсаң, башта синең башыңа җитәм, аннан өйгә ут төртәм дә, эченә кереп янам”, – дип куркыта. Әйтерсең, акылына зәгыйфьлек килгән бәндә! Табибларга, һичьюгы, психологка күрсәтеп карарга иде дә бит, сүзләремә колак салмый шул. Бервакыт автобус тукталышына чыгып барганда, артымнан чегән карчыгы куып җитте дә: “Кызый! Иреңә бозым салганнар, аны бөтенләйгә синнән тартып алмакчылар. Тик әлегә булдыра алмыйлар. Булышсаң, аңа син үзең генә булыша аласың. Иреңә бик авыр икәнлеген үзең дә беләсең бит, аны бу афәттән араларга тагын бер кат тырышып кара инде”, – диде. Эсселе-суыклы булып киттем. Өебезгә мәчеттән мулла алып килеп, Коръән укыта башлаган идем, көтмәгәндә, яшь хәзрәтнең хәле китте, йөрәген тотып егылды, “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга туры килде. Үземнең дә өйгә аяк атлап керәсем килми. Иң гаҗәп хәлләр ирем минем янга түшәккә яткач башлана, ул тиктомалдан буыла-буыла кычкырып көләргә, кулларын болгап, җилпенә-җилпенә әллә ниләр сөйләнергә керешә, үзе импотент булмаса да, минем белән ирлек вазыйфасын үти алмый. Аның каравы сөяркәсе канәгать, йөзеннән-күзеннән сөенечле очкыннар чәчелә. Бер фаш ителгәннән соң, бу оятсызлар мөнәсәбәтләрен яшереп маташмыйлар, гарьлегеңнән егылып үләрсең, билләһи! Менә шулай ун елдан бирле тол хатын хәлендә иза чигәм. Ирле килеш ирсез яшим, парлы ялгызмын. Бу дөньяда минем кебек ялгыз каеннардан да ялгызрак тагын берәр бәхетсез җан бар микән?..

Сүзен төгәлләгән Гөлкәй сорау-ялвару-гаҗизлек тулы яшьле күзләрен миңа төбәде. Әмма бу мәлдә аны юатырлык үтемле сүзләр таба алмадым... 

Хәмидә ГАРИПОВА