Ильмира Нәгыймова: Гастрольгә барганда ирем белән сүзгә килдек тә, машинадан төшеп калдым


Азнакай районыннан Лилия Гыйззәтуллина шалтыратты:Җырчылар Ильмира Нәгыймова һәм аның ире Руслан Кираметдинов 8 ноябрьдә бездә концерт куярга тиеш иде.Тик анда Ильмираны күрү насыйп булмады. 4 ир-ат — Руслан үзе, гармунчысы Шәфәгать Салихов, алып баручы, тагын бер музыкант коры гына концерт куеп китте.
Биючеләре урынына да безнең бик талантлы Азнакай кызы Лилия Закирова чыгыш ясады. Ильмираны бик күрәсе килде. Авылдан әти белән әнине дә алып килгән идек. Кәефебез китте. Руслан: “Алдашырга яратмыйм, дөресен әйтәм”, — дип, хатынының килмәвен үзара ачуланышканнан соң, үпкәләп сәхнәдәшләре белән Сарман юлында төшеп калуы белән аңлатты. Аралары ничек булып бетте икән дип алар өчен бик борчылып ятабыз. Дуслаштылар микән?
Җырчы Ильмира Нәгыймова:
— Без — яшьләрнең кан кызу бит, юлда барганда ирем Руслан белән сүзгә килдек тә, машинадан төшеп калдым. Артымнан килер, дип уйлаган идем, ә ул юлын дәвам итте. Мин өйгә кайттым. Үзем гаепле инде, холкым начар. Концертка барырга кирәк иде, билгеле, тамашачының гаебе юк бит. Безнең өчен борчылмасыннар, мөнәсәбәтләр җайланды. Дуслаштык, концертларны дәвам итәбез.