Данир Сабиров туй алып бару өчен 65 мең сорый

Кем син, Данир Сабиров?! Җырчы, биюче, пародист, шоуменмы? Үзе исә: “Мин үземә исем таба алмыйм, – ди. – Җырчы дисәм, юньләп җырлый алмыйм, профессионаллар кебек бии белмим, пародия ягыннан да үземне оста дип санамыйм. Нәрсә бар, шуның барысын берләштереп, кеше кисәге булып йөрим”.

– Данир, конкуренция бик көчле, халык җыюы авырмы?
– Былтыр программаны ошаттылар бугай. Быелгысын ошатырлар микән дип борчылам. Быел өченче сезонны башлыйм. Икенче сезоннан соң кассада билет сатучы апалар: “Бүтән күрсәтергә әйбере юк, бетте инде бу егет. Пародияченең гомере озын түгел”, – дип әйткәннәр. Эт өрә тора, бүре йөри тора, диләрме әле – йөрим инде. Балачактагы иң зур хыялым – артист булу иде, биюче булырмын дип тә уйладым. Көрәш белән дә бик каты шөгыльләндем. Республика яшүсмерләре арасында чемпион булдым. Көрәшне биш яшьтә башлап, 20 яшьтә ташладым.
 
– Ник?
 
– Спорт – имгәтә, физкультура терелтә диләрме әле? Авыр. Җәрәхәтләр дә булды, әле дә бил авырта.
 
– “Яңа Гасыр” каналында “Җомга киче”ннән ник киттең? “Йолдыз чире” башланган да, шуның аркасында куганнар икән, диделәр. Дөресме?
 
– Юк, алай түгел. Һәрбер “Җомга киче” саен яңа номер таләп итә башладылар: билдән дә түбән булмасын, кызык та, тамашачы кабул итәрлек тә кирәк аларга. “Һәр тапшыру саен яңа номер эшләп булмый”, – дидем. “Алайса, сау бул”, – диделәр.

– Булачак хатыныңны йөргән егетеннән аерттырып алгансың, дип ишеттем...
 
– Алай ук түгел инде... Чынлап та, хатыным Миләүшә ул вакытта бүтән егетнең кызы иде, мин дә башка кыз белән йөрим. Безнең арада мәхәббәт учагы кабынды да, мин үземнең кызны, ул үзенең егетен калдырды. Миләүшә: “Элекке егетем белән кызык түгел”, – диде, егете аның көен генә көйләгән юкса. Кайвакытта хатын-кызга киресен дә эшләргә кирәк. Ә минем элек йөргән кызым бик бай иде. Бай булгач, аның белән йөргәндә миндә “комплекс неполноценности” уяна башлады. Үземнән олырак иде ул, хөрмәт итә идем, хәзер инде аралашмыйбыз.
 
Миләүшәне яратырмын дип уйламаган идем. Әмма аны күргәч, “бу кыз хатыным булсын иде”, – дигән уй баштан йөгереп узды. Әни дә аны күргәч: “Менә шушы кызга өйлән, бәхетле буласың”, – диде. Өйләнешүебезгә алты ел инде. Олы кызыбызга биш яшь тула, гимнастика белән шөгыльләнә.
 
Мин үзем биш хатын белән торам: ике кызым, хатыным, хатынның әнисе – “теща”, “теща”ның әнисе – 89 яшьлек карт әби. “Матрешкаларым”, дип йөртәм аларны, бер-берсеннән чыккан бит. Тещаның фатирында торабыз. Ул фатирдан ерак түгел йортым җитешеп килә. 
 
– Пародияләреңә үпкәләгәннәре бармы?
 
– Туй үпкәсез булмый, бар инде. Берзаман Рәшит абый Сабиров бик каты үпкәләгән иде: “Энем, синең минем турыда шулай әйтергә ни хакың бар?” – дип сөйләшүгә чакырды. Килдем. Гафу үтендем. Нәрсәгә үпкәләгәнен әйтмим. Бу язманы укып, тагын үпкәләр алайса. “Энем, дүртенче катта торам, төне буе йокламадым, капиллярларым шартлады (кара, дип күзен күрсәтте). Минем урында бүтән кеше булса, дүртенче каттан сикерер иде. Син бит кешене үтерергә мөмкинсең. Беркайчан да кешене кимсетмә”, – ди. “Ярар, килешәм, ләкин син үз сүзләреңә үзең каршы киләсең бит, Рәшит абый”, – дим. – Лилия Муллагалиева концертында лилипут Шамил абый биегәч нәрсә дидегез? “Хөрмәтле тамашачылар, сез аның буена карамагыз, акчаны безнең белән бер ала ул”, – дидегез. Сез бит үзегез кешедән көлдегез, аны кимсеттегез”. Шуннан соң Рәшит абый: “Энекәш, Рәшит абыең да әйтә икән андый сүзләрне, гафу”, – диде. 
 
Минем дуслар җиткерде, күптән түгел: “Ул Данир Сабировны уничтожу мин”, – дип әйткән Рәшит абый. Үзем аны хөрмәт итәм, фикерен матур итеп әйтеп бирә ала, чиста куелган дикция, куелган тавыш. Үпкәләткән булсам, гафу, Рәшит абый.
 
Вил Усманов та үпкәләгән. Кайбер кеше юморны аңлый үзе. Салават абый: “Энекәш, мине хайван диген, мактама. Кешене әйбәт кенә дисәң, туйдыра башлыйсың. Тыңкыш, аягы кәкре, дөрес җырламый, нота танымый, әллә кем булган дип әйт минем турында”, – ди. Үзен күрсәткәч акырып көләргә дә мөмкин. Кайбер кеше үзен бик ярата димме соң?
 
– Нәфкатьнең үпкәләгәне бармы?
 
– Нәфкать абый – уникаль мужик, үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын аңа. Хатыны Рәмзия апа гына: “Менә син Нәфкатьне мыскыл итеп күрсәтәсең. Салаватың “крутой”, Айдарың “ласковый” синең”, – ди. Кемне ничек күрәм, шулай күрсәтәм инде...
 
– Көнең ничек уза?
 
– Иртән торам. Иртән дигәнем, бүген 12дә тордым.
 
– Ничәдә яткан идең?
 
– Дүрттә. Төнлә йоклый алмыйм, балачактан шулай. Төнлә илһам килә, төнлә король мин, иртән кеше түгел инде. Кичә төнге бергә хәтле егетләр белән төзелә торган йортның мунчасына кердек. Яңа планнар кордык. Кайткач интернеттан анекдотлар укып утырдым. “Комеди-клаб” карыйм. Кайвакыт төнге 2-3кә кадәр репетиция ясыйбыз. 
 
Тору белән бер стакан су эчеп куям, бүлмәдән бүлмәгә йөри-йөри, кыз белән куыша-куыша теш чистартам. Тик тора алмыйм, бер урында басып тешемне дә чистарта алмыйм. Өч бүлмә, теш чистарта-чистарта әби янына да кереп чыгам, ул: “Бөтен җиргә күбек таратып йөрисең”, – дип орыша. 
 
– Туй алып барган өчен 50 мең аласың дип ишеттем?
 
– Казанда – 65 мең. 50 меңе минеке, 5 – баянчыга, 10ны тавыш операторына бирәм. Баянчымны калдырмыйм, ул миңа хатын кебек береккән инде. 18 яшьтән туйлар алып барам, өч меңнән башлаган идем. Бер абзый шалтырата: “Ничек оялмыйсың, шундый бәяләр куясың?” – ди. “Соң, абзый, 2 миллионга да, 300 меңгә дә машина бар”, – дим. “Алты кеше туй алып бара, 30 мең генә сорыйлар”, – ди бу. “Алыгыз шуларны”, – дигәч: “Без сезне телибез”, – ди. “Менә, үзегезнең сорауга үзегез үк җавап бирдегез. 
 
Һәр кешенең үз бәясе. Төзүчеләр дә төрле бәя сорый бит. Кыйбат икән – алмагыз. Андый бәядән чакырмый башласалар, үзе үк төшерә ул”, – дидем.
 
– Интернетта үзең турындагы фикерләргә ничек карыйсың?
 
– Мактарга да, бетерергә дә кирәк, икесе дә әйбәт. Хатынны да әле мактыйм, әле сүгәм, ул да мине шулай. Тормыш шулай бара инде. Кемдер интернетта язган: “Сәхнәне үзбәкләр ала башлады”, – дип. Әти үзбәк бит минем – Исламбай.
 
– Син бик талантлы булганга күрә Салават классына эләктеңме?
 
– Мин җырлаганда Римма апа бүлмәгә башын тыгып тыңлый иде: “Ой, Ходаем, никкә генә кердең инде син монда”, – дип. Салават абый да: “Биюче чыгар синнән, әмма актер түгел, син ясалма кыланып уйныйсың”, – дигән иде. Ә беркөнне ике дусты белән узып бара иде, дуслары: “Бу бит артист малай”, – дигәч, Салават: “Мой ученик”, – дип үтеп китте. Ярар инде, алай дигәч тә рәхмәт. 
 
– Халыкка нинди концерт кирәк?
 
– “Пирамида”да Максим Галкин концертына бардым, сәгатькә карап эшли. Концерт сәгать ярым булды. “Концерт бетәргә тагын 30 минут калды”, – дип тә әйтергә мөмкин ул. Сәгать ярым берүзе халыкны учында тотты, костюмын да алыштырмады. Мин дә шулай эшли алыр идем, әмма безнең халык: “Килде, костюмын да алыштырмады, коллективы да юк”, – дияр иде. Иң әйбәт концерт ике сәгать: биюләре, матур костюмнары булсын, җыр арасында әйткән сүздән соң тамашачы көлсен.
 
ГАБДЕРӘХИМ
Акчарлак