Хәния Фәрхи сәхнәгә ни өчен укол кадап чыга? (ФОТО)

Ниһаять, дүрт айга сузылган тәнәфестән соң, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи кабат сәхнәгә чыкты!
Аякларына басты, халыкның күңелен күрде! Чыннан да, тамашачы Хәния Фәрхидән башка татар эстрадасын бөтен итеп кабул итмәгән булыр иде. Җырчы үзе дә алардан башка яши алмавын әйтеп узды.
18-21 октябрь көннәрендә башкалабызда Хәния Фәрхинең концертлары гөрләп  узды. Дүрт көн рәттән аның белән янәшә зал тулы тамашачылары, сәхнәдәш дуслары, якыннары иде. Җырчы әле дә аякларына басып, тамашачы алдында концерт бирә алуына сөенеп туя алмый. Ә бит ул һаман да тернәкләнеп бетмәгән. Хәтта концерт башланыр алдыннан авыртуларны баса торган укол кадатып чыккан иде. Урын өстендә калырга җырчыны нәрсә мәҗбүр иткән соң?

Быел Хәния Фәрхинең Мәскәүдә яшәүче икетуган энесе Равил әфәнде 28 көн буе комода яткан була. Якын туганы өчен борчылып, җырчының кан басымы югары менә. 22 июнь көнне ике катлы өйләренең өске катыннан төшеп барганда башы әйләнеп, аягы таеп егыла, нәтиҗәдә кул-аяклары җәрәхәтләнә. Җырчыны хастаханәгә салалар. Сул кулына операция ясап, ике атна дәвалаганнан соң, аны өенә алып кайталар. Табиблар үзләре килеп дәвалый торган була. Аяклары, операция ясаган сул кулы әле дә сызлый икән. Шуңа да карамастан, Хәния ханымның концерт бирүе шаккаттырды, әлбәттә. Җитмәсә, биек үкчәле туфлиләрдән сәхнәгә чыгып, тамашачы алдында рәхәтләнеп җырлавы, биюве генә ни тора иде?! Шаккатмалы, әлбәттә. Каян шулхәтле көч алган диярсез?!

– 4 айлык тәнәфестән соң, мин янә тамашачы алдына чыктым. Әле ярый “Бәйрәм” ансамблебезнең егетләре мине аңладылар, таралышмадылар. Чиксез рәхмәтлемен үзләренә! 4 ай урын өстендә калу үземә дә бик озак булды. Башкортстаннан 84 яшьлек әнием Фәния килеп карады. Мәскәүдән әниемнең сеңлесе Зөлкәбирә апа да кайткан иде. Аллага шөкер, бүген-иртәгә үлә дигән икетуганым Равил комадан чыкты. Хәзер ул шифаханәдә дәвалана. Аның өчен аеруча да сөенеп туя алмыйм. Аллага шөкер! Урын өстендә яткан арада көч-хәл белән 30 август Республика көнендә җырлап кердем анысы. Әлбәттә, җиңел булмады. Шулай да күңелдә ниндидер бер рәхәтлек тойдым. Башкалыбызга килгән затлы кунаклар алдында махсус таякларга таянып кына чыгасы килмәде. Аксап-туксап булса да чыктым сәхнәгә. “Хәния яңа туфли кигәнме соң ул?” - дип әйтүчеләр булды (көлә). Ирем Габделхәй махсус таянып йөри торган таякларымны тотып торды. Кеше алдында таякка гына таянасы килми бит! Урын өстендә шактый ятарга туры килде. Миңа электрон почтама да, “Вконтакте”дагы махсус битемә дә яңа җырлар җибәреп тордылар. Шушы сызлануларга гына түзеп булмады. Телевизор карарга утырдым. Русча әйткәндә, “подсела”. Шулай ук ике еллап социаль челтәрдә «утырам». Юлда барганда буш вакыт күп. Барлык кешенең сорауларына җавап бирергә тырышам. Бала-чагалар да күп яза. Аларга кызык инде. “Хәния апа микән бу?” дип кайберләре ышанып та бетми. Кирәкмәгән әйберләр дә язучылар бар, - дип сөйләде Хәния Фәрхи.
Алда аны гастрольләр, шатлыклы мизгелләр көтә. Хәния Фәрхи өчен сәхнә – экстрим урын. Ә менә анда аны ниләр көтәсен ул әле үзе дә белми.
Рамил Вәлиев фотолары
 Эльза ГАЗИЗОВА