Венера Ганиева велосипедта җилдерә (ФОТО)




Спорт белән шөгыльләнү артистлар арасында да актуальлеген югалтмый.
Әнә, Татарстанның халык артисткасы Венера Ганиева да велосипедта йөрү белән мавыгып киткән.
Җырчы көн саен иртәнге сәгать алтынчы яртыларда торып, Царицыно бистәсендәге урамнарда велосипедта йөрергә чыга. Ә ул чагында тормыш юлдашы Камил әфәнде әле йокысыннан да тормаган була. Менә сиңа мә! 60 яшен тутырып килүче Венера ханым велосипедта йөрүне бер дә оят дип санамый. Киресенчә, сәламәтлеккә файдасы күп дип, велосипед тәгәрмәчен җитезрәк әйләндерүен генә белә. Тизлеген арттырып та, бераз киметеп тә карый икән.

2 ел элек велосипедны җырчыга Камил әфәнде бүләк иткән булган. Бик затлы авыр велосипед икән үзе. Руле дә катлаулы. Ничек кенә булмасын, җырчы йөрергә өйрәнгән. Камил әфәнде дә Венера ханымның шулай иртән урам буйлап велосипедта йөрүен хуплый.

- Яшьрәк вакытта велосипедта йөргәли идем. Аннары ничектер онытылды. Инде менә хәзер ныклап йөрергә тотындым. Көн саен иртән үзем яшәгән Царицыно бистәсенең урамнарыннан йөрим. Минем каршыга урам этләре чыга. Алар белән исәнләшеп китәм. Урам этләребез дә мине таный башлады инде хәзер (көлә). Велисопедта “сигезле” ясарга өйрәндем. “Сигез”ле ясасаң, склероз барлыкка килүен бетерә дигән сүзне дә ишеткәнем булды. Бик кыен күнегү үзе. Велосипедта йөрергә мине беркем дә өйрәтмәде. Утырдым да киттем. Бер утыргач, төшәсе дә килми икән ул. Файдасын күрә башладым. Ни дисәң дә яшь бара. Аяк буыннары да сызлаштырып ала. Бер сүз белән әйткәндә, велосипедта йөрүнең рәхәте бар. Бөтен кешегә велосипедта йөрергә киңәш итәм. Прокатка аласызмы, үзегезнеке бармы, җаегыз булу белән утырыгыз да йөрегез. Аның бер ояты да юк, – дип сөйләде Венера Ганиева.

Җырчының Царицыно бистәсендә урнашкан ике катлы коттеджында чәчәкләр башка елларга караганда күп үскән. Әле дә матур булып утыралар. Ел саен яшелчәсен, җиләк-җимешен дә үстермичә калмыйлар. Йорт алдын да бик пөхтә тоталар. Гомумән, алар яшәгән урам да матур. Үзенә күрә нурлы, тыныч, бала-чага белән тулган урам. Быел әле Венера Ганиева ишегалдындагы 10-12 яшьлек малайлар белән футбол да уйнаган. “Венера апа, чыгасыңмы уйнарга? Ничәдә чыгасың?” - дип аның өй телефонына кадәр шалтыратканнар.

- Мин типкән туп ерак атыла икән ул. Уң аяк бик көчле икән минем. “Ух ты!” - дип балалар сөенә инде. Безнең шулай кыланганны карарга бөтен күрше-тирәдәге хатыннар, ирләр чыгып утыралар. Бу дөрестән дә ычкынганмы, дип уйлаганнардыр инде, – дип көлеп куйды җырчы. 

Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру