Рамил Шәрәпов Буа театрыннан киткән

Рамил Шәрәпов Буа театрыннан киткән.
Иң элек театрның директоры Раил Садриевка шалтыратыйм әле. Нәрсә дияр икән?

– Рамил театрда биш ел эшләде. Театр училищесына алырга теләмәгәннәр иде аны, мин алдырттым. “Яңа Гасыр”га керттем, Буадан фатир, дәүләттән грант алды. Ике уку йортын тәмамлады, бюджет бүлегенә керттем. Чехиягә алып бардым, баш рольләрне бирдем, аның өчен аерым программа төзедем. Концертлар да куеп йөрде. Театр Рамилгә эшләде, дисәк тә була. Туйларда тамада булырга өйрәттем. Театрдан 30 мең сум хезмәт хакы алды, концертларда тагын 30, барысы 60 мең сумлап айлык хезмәт хакы чыга иде. Кая тыгып була, шунда тыга идем мин Рамилне. Хәзер ул Нияз Җәләлов концертларын алып бара. “Акча җитми”, – дип китте. Дошманга әйләнеп аерылышмадык анысы.
 
Ярый, хуш, Рамил Шәрәповка да (үзе “Шарапов” дип әйткәнне ярата) шалтыратып карыйм булмаса.
 
– Театрда биш ел эшләдем. Театр күп әйбер бирде, кирәк әйберне үзенә алды да. Минем өчен Буа театры зур мәктәп булды. 60 мең сумны ай саен алмадым, елга бер булырга мөмкин. Әгәр дә ай саен 60 мең хезмәт хакы алсам, җәяү йөрмәс, машина алган булыр идем.
 
Театрга мин бик рәхмәтлемен. Театр бер артист өчен генә эшләми дип беләм. Ул артистны күтәрә алган хәтле күтәрергә тырыша. Һәр кешенең тормышы үз кулында. Кем күтәрелә алды, шул өскә үрмәләде. Бүкән булсам, ул мине үстерә алмас иде. Артист һәрдаим үз өстендә эшләргә тиеш. Театрда тамадалыкка өйрәтмиләр, үзем этләнеп җыйган тәҗрибә анысы.
 
Нәрсә әйтим, рәхәт тормышка чыдый алмыйча китеп бардым...

ГАБДЕРӘХИМ
Акчарлак