Карбызны сайлыйсыңмы, кавынынмы?

Кибетләрдә, юл кырыйларында карбыз-кавын күренә башлады. Кемдер көньяк җимешен татып карарга да өлгергәндер инде. Хәер, хәзер алар тансык җимеш рәтенә керми, дисәк тә ялгышмабыз. Күпчелек кибетләрдә карбызын да, кавынын да ел әйләнәсе табарга була.
Бәясен кыйммәтсенмәсәң, җаның теләгән вакытта алып ашарга мөмкин. Шулай да җимешләрнең җәй көне сатуга чыгуын барыбыз да көтеп алабыз. Көтеп алабыз да күзне кызыктырып тезелеп торган карбыз-кавынга ябырылабыз. Җимешләргә менә шулай тәкатьсезләнеп ташлану кайвакыт күңелсез нәтиҗәгә китерә дә инде.
Карбыз-кавын сезоны – җәй ахыры-көз башы. Белгечләр җимешләрне шул вакытта алу кулай, дип саный. Ул чакта, гадәттә, нитратлар кадап үстергән түгел, табигый өлгергән җимешләр сатуга чыга. Шулай да бар кеше ашаганда, карбыз-кавынга читтән генә карап торасы килми шул. Өлгергән җимешне ничек аерырга, ничек алдакчылар тозагына эләкмәскә – бүген шул турыда сөйләшербез.
ФАЙДАСЫ ДА, ЗЫЯНЫ ДА БАР
Карбызда да, кавында да күпсанлы файдалы витаминнар күп. Әйтик, җимешләрнең составында булган Е витамины организмны – картаюдан, тирене – җыерчыклардан, салынып төшүдән саклый. Шуңа күрә еш кына карбыз яки кавын йомшагыннан әзерләнгән боламыктан биткә маска ясыйлар. Диетада утыручылар бушану көннәрендә карбыз-кавынны курыкмыйча ашый ала, әлеге җимешләр аз калориялеләрдән санала.
КАРБЫЗ. Әлеге җимештә В төркеменә кергән витаминнар күп. Ә алар ашкайнату һәм нерв системасы эшчәнлегендә файдалы. Карбызда күп күләмдә клетчатка бар, ул организмнан токсиннарны чыгарырга ярдәм итә. Тагын әлеге җимештә калий, магний, тимер, кальций кебек микроэлементлар да бар, тик алар бик аз күләмдә.
Карбыз эчәклек эшчәнлеген яхшырта һәм организмнан артык холестеринны чыгара. Ликопин дигән файдалы матдә организмның картаюыннан һәм рактан саклый. Шулай да карбыз составындагы иң файдалы әйбер – су. Ул 90 процентка судан тора. Минераль тозлар су-тоз балансын контрольдә тота. Карбызның табигый бәвел кудыру чарасы булуын да хәтердән чыгармаска кирәк. Шуңа күрә бүлеп чыгару системасы белән проблемалар булган кешегә җимешне чамасын белеп кенә кулланырга киңәш итәләр.
ФАЙДАЛЫ:
– кайбер бөер авыруларыннан;
– йөрәк-кан тамыры системасы авыруларыннан;
– гастриттан;
– диетада утыручыларга;
– диабетикларга.
КАВЫН. Әлеге җимеш составында Р, С, В1, В2, РР, А витаминнары, каротин, фолий һәм аскорбин кислоталары, тимер, калий һәм натрий тозлары һәм клетчатка бар. Кавын нерв системасын тынычландыра, иммунитетны ныгыта һәм кандагы гемоглобинны арттыра торган ризык буларак билгеле.
Кавында шикәр карбызга караганда күбрәк, тик ул фруктоза түгел, ә сахароза рәвешендә. Аның кеше организмына файдасы да зуррак. Кавын йомшагында тимер сөттәгедән 17 тапкырга күбрәк. Шуңа күрә җимешне анемиядән (буыннар ою) интегүчеләргә ашарга киңәш итәләр.
Тагын бер файдалы матдә – инозин. Ул чәчнең үсүе һәм ныгуы өчен җавап бирә. Кавынны кәеф төшенке булганда да ашарга кушалар. Аның составындагы серотин «бәхет гормоны» бүлеп чыгара, ди табиблар.
ФАЙДАЛЫ:
– атеросклероздан;
– бавыр авыруларыннан;
– артык ябыгудан;
– эчәклек авыруларыннан;
– нерв системасын ныгыту өчен.
ЗЫЯНЫ. Бер яхшының – бер яманы дигәндәй, карбыз белән кавын да искәрмә түгел. Мәсәлән, шикәр диабеты, язва, дизентерия һәм кайбер эчәк авыруларыннан интегүчеләргә, ашап-эчкәннән соң, кавын ашаудан тыелып торырга кушалар, чөнки әлеге җимеш эчтә газ барлыкка китерә. Табиблар шулай ук кавынны исерткеч эчемлекләр, бал яки салкын су белән бергә ашаудан тыелырга чакыра. Юкса, эч кабару, авырту, газ җыелу күзәтелергә мөмкин.
Карбызны да башка туклыклы ризыктан аерым ашау кулай. Бөер, ашказаны асты бизе авырулары һәм простата булганда, аны саклык белән генә ашарга киңәш ителә.
НИЧЕК САЙЛАРГА?
Карбыз-кавынны дөрес итеп сайлау буенча матбугатта ел саен киңәшләр басылып тора. Шулай да тагын бер тапкыр искә төшереп алу комачауламас.
Ярылган, бәрелгән, сыдырылган җимешләргә карамаска кирәк. Андыйлар тиз бозыла, димәк, агулануга да китерергә мөмкин. Гомумән, кавын яки карбызны ашаганда әчкелтем тәм сизсәгез, аны ашамау яхшырак. Әйбәт хәлдәге җимешнең исе дә, тәме дә шик тудырмый.
Җимешләрне сыналган ысул белән сайларга киңәш ителә – колакка якын китереп, кул белән суккалап карап. Карбыз яңгырап торса, ә кавын саңгырау аваз чыгарса, җимеш өлгергән булыр. Өлгергән карбызның аскы өлешендә саргылт тап була – бу аның басуда ятканлыгын күрсәтә. Карбызның тышчасы ялтырап торса, ә кавынныкы йомшак булса яхшы. Өлгергән кавынны юан сабагыннан да танырга мөмкин, пешмәгән килеш өзеп алынган җимешнең сабагы бөрешкән була. Гомумән, белгечләр кавынның өлгергәнме-юкмы икәнлеген исенә карап ачыкларга киңәш итә. Моны җимешнең сабакка капма-каршы ягына бармак белән басып белергә була. Кавынны өлгергәч җыялар, шуңа күрә пешеп җитмәгән җимеш алып алдана күрмәгез. Шулай да мондый җимешне өй шартларында «өлгертеп» бетерүнең бер хәйләсе бар. Аны яңа җыеп алынган алмалар арасына салыгыз. Алмадагы файдалы матдәләр кавынны тәмам ашарга яраклы хәлгә китерә. Онытып кына калдырмаска кирәк, кавын кирәгеннән артык «пешеп» чыкмасын.
НИЧЕК САКЛАРГА?
Кавынны салкынча урында сакларга киңәш ителә, тик суыткычта түгел. Киселгән җимешне азык-төлек пленкасы белән каплап тотарга кирәк. Өлгергән кавынны сатып алганнан соң 2-3 көндә, ә киселгән җимешне шул тәүлек эчендә ашап бетерү кулай.
Карбыз якынча 12 градус җылы булган урында файдалы матдәләрен саклый. Температура нульгә төшсә, җимеш тәмен югалта, төсе тоныклана. Киселгән карбызны шулай ук азык-төлек пленкасы белән каплап куярга киңәш ителә. Мондый хәлдә аны күп дигәндә бер тәүлек сакларга мөмкин.
БУЛАЧАК ӘНИЛӘРГӘ
Йөкле хатын-кызның күзе авыздан сулар китерә торган кавын-карбызга төшүе аптырарлык та түгел. Шулай да авырлы вакытта бу җимешләрне ашарга ярыймы соң?
Карбыз – бәвел кудыру чарасы, дип әйткән идек инде. Ә йөкле вакытта күп кешенең шешенү күзәтелә. Ана буласы кешенең организмына өстәмә авырлык төшү тормыш өчен кирәкле бөтен органны да тулы көченә эшләргә мәҗбүр итә. Бөер дә искәрмә түгел. Димәк, үз хәлеңне белеп ашарга кирәк.
Гомумән, табиблар карбыз яки кавын белән мавыкмаска, бик теләгәндә, бер-ике телем генә ашап куярга кушалар. Бөтен бер җимешне ашап бетерү начар тәмамланырга мөмкин.
Сүз ахырында: НИТРАТ КҮЛӘМЕН АЧЫКЛЫЙ ТОРГАН ПРИБОР БЕЛӘН ХӘЗЕР САТЫЛУЧЫ КАРБЫЗЛАРНЫ ТИКШЕРЕП КАРАДЫК РЕДАКЦИЯДӘ. РӨХСӘТ ИТЕЛГӘН НОРМА ИКЕ ТАПКЫР АРТЫП КИТӘ. АШАРГАМЫ, ЮКМЫ, ДИГӘН СОРАУГА БУ ҖАВАП ИНДЕ.
Беләсезме?

   Ни өчен кавын карбыздан кыйммәтрәк?

Җиләк-җимеш тезелеп киткән рәтләр буйлап йөргәндә, бу сорауны үз-үзебезгә дә, сатучыларга да бик еш бирәбез. Югыйсә, карбыз тәм ягыннан «көндәшеннән» бер дә калышмый, аңа сорау да бар. Тик бәянең хикмәте тәмдә генә түгел икән шул.
Беренчедән, бер үк төрле мәйданнан карбызны кавынга караганда 4-5 тапкыр күбрәк җыеп алалар. Өстәвенә, кавын – көйсез җимеш. Аңа су да күбрәк кирәк, шактый игътибарны да таләп итә. «Вакыт – акча» дигән гыйбарәгә иптәшкә «Һәр нәрсә өчен түләргә кирәк» дигәнен дә куйсак, бәянең кыйммәтрәк булуын чамаларга мөмкин.
Хәзер Русиядә дә карбыз үстерү зур үсеш алды. Моның өчен әллә нинди ашламалар кертелгән махсус җир кирәкми, авыл бакчасында да үсә ул. Менә кавын – безнең якларда сирәк очрый торган күренеш. Аны, гадәттә, кояшлы һәм коры климатлы Урта Азия якларыннан кайтаралар. Аңлашыла ки, бу шулай ук бәягә өстәмә.
Карбызның кабыгы шактый калын. Шуңа күрә күчереп йөрткәндә, транспортта алып барганда ул чагыштырмача азрак зыян күрә. Менә кавын, инде әйтелгәнчә, нәзберек җимеш. Аның кабыгы да юка, димәк, тизрәк зарарлана да. Бәрелгән, сытылган, ярылган кавыннарны юкка чыгарырга туры килә, алар хисабына «исән калганнары»ның бәясен күтәрәләр. Шунысын да әйтергә кирәк: карбыз кавынга караганда озаграк саклана.
Җимешләрнең сәламәтлеккә булган тәэсире дә бәягә йогынты ясамый калмый. Карбыз – табигый бәвел кудыру чарасы. Дөрес күләмдә кулланганда ул бөерләр өчен бик файдалы. Менә кавынны күп күләмдә ашау киңәш ителми. Табиблар эчне ризык белән тутырганнан соң да кавын ашаудан тыелып торырга куша. Шулай итеп, деликатес җимешнең бәясе бермә-бер арта.




ТӘМЛЕТАМАК

Карбыз белән кавыннан торт

Җимешләрне чи килеш ашау файдалы саналса да, аларны кулинариядә дә яратып кулланалар. Без дә укучыларыбызга карбыз белән кавыннан аз калорияле торт әзерләү серләрен өйрәтергә булдык.
КИРӘК:
карбыз – 1 кг;
кавын – 1 кг (ике төрле кавын алырга була, алар тәм ягыннан аерыла);
йомырка – 4-5 данә (агы гына кирәк булачак);
шикәр комы – 2 стакан;
караҗиләк – 200 гр (аның урынына башка җиләк алырга да була, мәсәлән, кура яки җир җиләге, виноград, карлыган, банан, киви һ.б.);
чикләвек – 150-200 гр (чикләвек урынына миндаль яфракчыклары яки торт өстенә сибә торган махсус катнашма да кулланырга мөмкин).
Карбызны яхшылап юып, түгәрәкләп кисәбез һәм үзебезгә кирәкле калынлыкта озынча кисәкләргә турыйбыз (2 см тирәсе булса яхшы, аннан да юкарак булса, кителә торган була), төшләрен алабыз. Кавынны юып, шулай ук турыйбыз, төшләреннән чистартабыз.
Җимешләр әзер булгач, крем әзерлибез. Моның өчен йомырка агына акрынлап шикәр комы куша-куша, куе катнашма барлыкка килгәнче блендерда әйләндерәбез.
Җиләк-җимешне юабыз, зурларын вак кисәкләргә кискәлибез. Суы бик акмасын – шунысына игътибарлы булыгыз. Чикләвекне вакларга да, бөтен килеш калдырырга да була.
Хәзер тортны җыя башласак та була. Беренче катка карбыз җәябез, аның өстенә крем сылыйбыз. Икенче катлам – кавын. Беренче һәм икенче катламда куыш ясап, анда чикләвек белән җиләк-җимешне тутырабыз, аны крем белән болгатсак та була. Өченче катлам – янә кавын. Иң өскә тагын карбыз җәябез, өстен һәм ян-якларын крем белән сылыйбыз. Тортны чикләвек һәм җимешләр белән бизибез. Ашарга тәкъдим иткәнче, тортны суык урынга куеп торырга киңәш ителә.
Сәхифәне Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде.