Фирдүс Тямаев: “Татарстанның атказанган артисты” исемен бирсеннәр иде” (ФОТО)

2014 елның февраль аенда Фирдүс Тямаевның кесә телефоны шалтырый.

– Апаем, исәнме, – ди телефондагы тавыш.

– Исәнмесез, – дип җавап бирә Фирдүс.

– Бу – Хәмдүнә апаң Тимергалиева әле.

– О, Хәмдүнә апа, исәнмесез!

– Хәлләрең ничек, апаем?

– Хәмдүнә апа, Аллага шөкер! Башкортстан якларында йөрибез.

– Апаем, син – молодец кеше. Мин сиңа өч сүз әйтәм: борыныңны чөймә, сәхнәдә кирәкмәгән сүзләр сөйләмә, байлык белән мактанма. Син – җенле Хәдичә, энергетикаң көчле, молодец кеше син! Мин сине яратам, – ди дә Хәмдүнә апаң, сөйләшүне төгәлли. Шуннан соң Фирдүс очып йөри. Җәен Хәмдүнә апасын үзе белән Сабантуйларга ала, бергә җырлап йөриләр.

– Дүрт кеше укырлык намаз бүлмәсе бу. Моны төзү күптәнге хыялым иде, – дип сөйләп китте җырчы. – Намазга кечкенәдән үк бастым. Бабайга ияреп мәчеткә йөрдем. Бабай (әтинең әтисе) Түбән Нурлат авылында 23 ел инде мәзин булып тора. Әтинең бертуган энесе, хатыны да намазда. Әнием дә быел ураза тотты, ул да әкрен генә намазга басып бара.

– Үзең дә ураза тотасың икән...


– Аллага шөкер, ел саен тотам, ләкин тулысынча түгел, чөнки ашказаны җәрәхәте ачылган иде.

Нурлаттагы Фирдүс яшәгән урынны Тямаевлар урамы дисәң дә була. Каршыда бертуган апасы Лилиягә, аннан ары икетуган абыйсының малае Равилгә дә йорт салып куйганнар (Равил Фирдүс Тямаев төркемендә гитарада уйный). Элек буш яткан, каеннар үсеп утырган бу җирне Фирдүс 2007 елда сатып ала. Фундамент салган елны үзе көчле авариягә эләгеп, ел буе йорт төзелеше тукталып тора. Өйнең яртысы – бура, яртысы – таш. Бу проектны үзе уйлап тапкан.

– Фирдүс, син инде 17 яшеңнән үк туйлар алып барасың, җырлыйсың, быел гына 250дән артык концерт куйгансың. Шуның хәтле җырлап йөреп син – бик бай кешедер, бүген кесәңдә күпме акча бар?


– Дөресен әйтимме? 600 сум! Мин бай, Аллага шөкер. Акча жәлләгәнем юк. Акча җыя торган гадәтем дә юк. Акча керә тора, нәрсә кирәк, шуны ала торам. Ризык, кием ягыннан да иркен яшибез.

– Сәдакалар бирәсеңме?

– Интернеттан күп мө¬рәҗәгать итәләр. ДЦП белән чирләүче бер кыз минем җырларны бик ярата икән, шуның өенә барып туган көне белән котлап килдем. Мәчетләргә, зиратларга сәдака бирәм. Хәйрия концертлары оештыру тәкъдиме белән чыккан кешеләрне дә кире борган юк.

Фирдүс Тямаевның хатыны Резидә аның бригадасында җырлап йөргән, хәзер бәби карый, күптән түгел генә уллары туган. Башта аңа Рамазан дип исем кушмакчы булганнар, соңыннан Раян исеменә тукталганнар.

– Фирдүс, мәктәптә ничек укыдың?

– “Өчле”гә. Гел районда җырлап йөргәч, укытучылар яратмый иде. РОНОдан шалтыратып җырларга алып китәләр иде. Укытучылар әнигә: “Синең малаеңнан кеше чыкмый”, – дип әйткәннәр. Ана кешегә барыбер алай димиләр бит инде. Кеше булу – укуга гына карамый, күңелеңдә изгелек, иман булса, туры юлдан барасың ул.

– Синең турында интернетта төрле сүзләр язалар, сүгәләр дә, аларга нәрсә дисең?

– Сәхнәдән үк әйтәм, мин – җырчы түгел, автор-башкаручы, дим. Минем өчен җырчы ул: Илһам абый, Хәйдәр абый, Әлфия апалар. Тәнкыйтьләүчеләр бик күп, мин аларга матур карыйм, рәхмәтләремне әйтәм. Тәнкыйтьне кабул иткән кеше – бәхетле кеше. Ачуым килми.

– Җырчы Илсур Сафин да сезне сүккән: “Ринат Рахматуллин, Нияз Җәләлов, Фирдүс Тямаевларның урыны банкетта булырга тиеш”, – дигән ул.

– Кешенең тормышын, иҗатын, эшен белмичә ничек шулай әйтергә була? Ниндидер түрәгә кереп халык җыйдыра да, үзе безне тәнкыйтьләгән була. Теләсә нәрсә әйтсен, мин аның сүзләренә шатландым гына. Халык ясалма тавыштан, ясалма йөздән туйган инде. Илсур Сафинның юбилей концертын махсус барып карадым. Минем янда “Сәлам, брат” дип йөргән була, ә арттан чәйни. Син кил дә, минем битемә әйт!

Фирдүс Тямаевларның өендә дүрт тапкыр утырып чәй эчтек. Җырчының хатыны бик уңган икән: мантый, коймаклар телләрне йотарлык итеп әзерләнгән иде. Әңгәмәбезне чәй өстәле янында да дәвам иттек.

– Фирдүс, Резидә белән ничек таныштың, күңелеңне ничек яулап алды?

– Чибәр, матур, мөлаем. Иң ошаган сыйфаты – көнләшми.

–Резидә, Фирдүс белән яшәве рәхәтме?

– Рәхәт. Тик яшәргә вакыт кына юк, ул гел гастрольдә. Бала булгач, күбрәк өйдә утырам.

Фирдүснең әтисе 2001 елда 45 яшендә йөрәк авыруыннан вафат була. Фирдүскә бу вакытта 18 яшь. Югалтуны ул бик авыр кичерә. Әтисе аңа бөтен серләрен сөйләгән, җәй көне үзе янына эшкә алган. Әтисе – электрик, улы механик булып эшләгән. Әтисе улының җырчы булын теләгән.

– Казанда да фатирың бар дип ишеттем?

– Петербург урамында (Казанның үзәгендә – авт.) ике бүлмәле фатир алдым, ремонт бара. Автобус алдым.

– Өйләнгәч, килен-каенана проблемасы булмадымы?

– Башта булды, азрак күз дә тиде ахры. Әнигә кеше сүзләре ишетелде: “Резидә Фирдүсне яратмый, алай-болай икән...” – дигәннәр. Сүзләр җыела башлагач, Резидә белән әни янына кайттык та: “Кайсыгызның нинди үпкәсе бар, бер-берегезгә әйтегез”, – дидем. Шул көннән бирле аңлашып, ике якны да тигез күреп яшибез.

Ашап-эчеп алгач, җырчы үзенең яңа җырын җырлады, баян, гитарада уйнап күрсәтте. Һәм барыбыз бергә – дәррәү Түбән Нурлатка, әнисе йортына кузгалдык. Искиткеч чибәр ханым икән җырчының әнисе.

– Галия ханым, Фирдүс ниндирәк бала иде?

– Йөземә кызыллык китермәде. Тормышыбызның терәге, ярдәмчем. Иремне югалткач, бөтен нужа шушы бала өстендә калды. Фирдүс 4-5 яшеннән җырлап йөри иде. Улымның танылуы турында хыяллана идем. “Фирдүс, сине зур сәхнәләрдә күрсәм иде”, – дия идем. Аллага шөкер, насыйп булды менә.

– Кече улыгыз Фирзәр өйләнергә җыенмыймы?

– Өй тирәләрен төзекләндереп бетергәч...

– Йөргән кызы бармы?

– Бар. Шушы авылдан. Әйбәт гаи¬ләдән. Нурлатта пешекчегә укый.

– Фирзәр 11 үгез асрый дип ишеткән идем, икәү генә калган икән?

– Өченче көн генә өчне суйдык.

– Үзегез сыер савучы булып эшлә¬дегезме?

– Ашханәдә дә, чөгендердә дә эшләдем. Алты гектар чөгендер бирәләр иде. Хезмәттән курыкмадым.

– Кабат кияүгә чыкмадыгызмы?

– Чыктым. Алты ел торабыз инде. Газинур әле эштә. Эчми, җайлы кеше.

– Галия ханым, чибәр саклангансыз...

– Хезмәт саклады. Әнием йөрәк белән үлде, миңа ул вакытта 17 яшь иде. 11 бала калдык.

– Ирегезне сагынасызмы?

– Сагынам. Үлгәненә 14 ел була инде.

Фирдүс Тямаев әнисен шулхәтле ярата ки, сәхәр ашарга да аның янына килә, ялгызыма тамактан үтми, ди. Үз йортын салып чыкканчы ул әнисе янында яшәгән.

– Фирдүс, хыялың бармы?

– Татарстанның атказанган артисты исемен бирсеннәр иде.

– Сине бик кызу канлы, диләр.

– Элек тиз кызып китә идем, хәзер тынычландым. Кечкенә чакта бер малай белән сугыштым да, бүтән сугышмаска сүз бирдем. Мин суккач ул аңын югалтып егылган иде.

– Соң өйләндем дип саныйсыңмы?

– 30да өйләндем. Элегрәк тә өйлә¬нергә теләк бар иде, әмма торырга урын, машина кирәк. Егет шуларны уйлап өйләнергә тиеш.

– Яшь кызларга күз төшәме?

– Хәзер инде сокланып кына карыйм, безнең татар кызлары матур. Бәхетләре генә булсын бу чибәр кызларның, берүк алдый күрмәсеннәр, дип алар өчен куркып та куям. Миңа гашыйк булучылар да бар, интернетта да язалар. Шаярам: “Мин бит инде бабай, 31 яшьтәмен, безнең ишегә кызыкмагыз, егетләр кайда да бер, алдыйлар да китеп баралар”, – дим.

Фирдүс Тямаевның теле биш яшендә генә ачылган. Әтисе ачуы килгәндә: “Башта телсез утырдың, хәзер туктатып булмый”, – дип сүгә торган булган.  




ГАБДЕРӘХИМ
Акчарлак