Печәнне караклардан саклау серләре...

Хәзерге вакытта республика районнарында кызу печән өсте.
Хуҗалыклар гына түгел, ә гади халык та кышка мал азыгы әзерләү белән мәшгуль. Кызганыч, күпләрнең болынга барып, печән чабасы килми шул. Алар ферма маллары өчен дип әзерләнгән печән төргәкләрен урлап кайтуны өстенрәк күрә.
Кагыйдә буларак, печән өсте июнь башына туры килә. Хуҗалыклар күпьеллык үләнне беренче мәртәбә чаба башлый. Быелгы җәй печән җыю өчен шактый уңайсыз чор булды, ди белгечләр. Барысына да июнь аеның яңгырларга бай булуы гаепле.

- Без печән әзерләүне бераз иртәрәк – 29 майда ук башлап җибәргән идек. Июньдә исә ике-өч көн саен яңгыр яуды. Аллага шөкер, авырлык белән булса да, печәнне вакытында җыеп алуга ирештек, - дип сөйләде безгә Актаныш районы «Әнәк» агрофирмасының «Айман» бүлеге җитәкчесе Айзат Фазуллин.

Печән әзерләү шактый катлаулы эш. Аны сугарга, төргәкләргә җыярга, төяргә һәм махсус урыннарга кайтарырга кирәк. Өстәвенә, хуҗалыкта хезмәт куючы авыл халкы да печән өсте башланганны дүрт күз белән көтә – барысының да диярлек мал-туары бар. Әле алай гына да түгел, ферма эшеннән шактый ерак торучы халык та печәнле булырга хыяллана. Күпләр печән өсте башланыр алдыннан ук хуҗалык җитәкчеләренә шалтырата яки «йомышы төшеп» килә башлый.

- Быел печән шактый мул булды. Хуҗалык малларына да, сыер-үгезләре булган кешеләргә дә җитте. Печән бәяләренә килгәндә исә, халыкка бер төргәген 800 сумнан саттык. Хуҗалык хезмәткәрләренә исә 700 сумнан өләштек, - дип дәвам итте сүзен җитәкче.

Агрофирма тырышлыгы - чит кешеләр файдасына


Кызганыч, печән өстендә авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә тагын бер мәшәкать өстәлә. Беркемгә дә сер түгел, халык арасында басу-кырлардан печән урлаучылар да бихисап. Кайберәүләр төннәрен төргәк-төргәк печән тәгәрәтеп китүдән дә читенсенми, ди.

- Печән өстендә өйгә кайтып кергәнем дә юк. Бөтен вакытым печән саклап үтә. Кагыйдә буларак, «печән урлау» операциясе май урталарында ук башлана. Халык басу-кырларда әле яңа гына үсә башлаган печәнне чалгы белән чабып китә. Комбайннар эшли башлагач исә алар гомумән дә рәхәткә чыга. Күзәтеп тормасаң, чабылган печәнеңнән бер төн эчендә җилләр исүе ихтимал. Шуңа күрә бу эшне катгый контрольдә тотам. Төргәкле печәнне дә төнгелеккә басуда калдырмаска тырышам, - диде Саба районы хуҗалыкларының берсендә җитәкче булып эшләүче Алмаз Сәмигуллин (сөйләүченең шәхси үтенече белән исеме үзгәртелде).

Аның сүзләренә караганда, печән урлаучыларның күбесе – хуҗалыкта эшләргә теләмичә, читтә хезмәт куючылар икән.

- Кагыйдә буларак, хуҗалыкта эшләүчеләрнең печән урлап йөрергә вакыты юк. Алар көне-төне эштә. Ә башкалар исә алар хезмәтеннән явызларча файдалана. Араларында колхоз печәнен сатып бизнес ясаучылар да бар дип сөйлиләр, - дип дәвам итте сүзен хуҗалык җитәкчесе.


Бизнесның яңа төре

Чыннан да, агрофирмалар үстергән печәнгә кул сузучыларны эзләп ерак барасы түгел икән. Андыйлар һәр авылда һәм район үзәгендә бар. Иң сәере, күпләр шушы гөнаһлары турында сөйләүдән дә тартынмый.

- Ни булган инде аңа? Мин булмасам, башка берәү төяп китәчәк. Кем өлгерде, шул алды! Минем үземнең терлек юк анысы. Аның каравы, әлеге печәнне башкаларга сатып, яхшы гына акча эшләп була, - дип сөйләде безгә республика шәһәрләренең берсендә яшәүче ир-егет.

Шунысы сәер, әлеге «эшмәкәр» сүзләренә караганда, печән урлаучыларны җавапка тартуы бик авыр. Моның өчен полиция хезмәткәрләрен чакыртырга, гариза язарга кирәк. Ә хуҗалыкларның исә мондый эш белән шөгыльләнергә вакыты юк.

- Ә менә колхозчылар теләсә дә урлый алмый, чөнки агрофирмаларның куркынычсызлык хезмәтләре аларны шундук исәпләп чыгарачак. Җавапка тартыласыларын көт тә тор. Ә безнең ише колхоз эшеннән читтә торучыларга исә күпкә уңайлырак, - дип аңлатты безгә бу «белгеч».

Кемдер көрәшә, кемгәдер барыбер


Миңа калса, мондый очракларда төп гаепне хуҗалык җитәкчеләреннән эзләргә кирәк. Димәк, алар колхоз печәненең кай якка «кыяклавына» игътибар итми дигән сүз. Печәнне күпме таратсаң да, барыбер җитәчәк дип йөрүчеләр дә бихисап. Бактың исә, араларында «печән урлаучылар чоры артта калды инде», дип уйлаучы бәхетле җитәкчеләр дә очрый икән.

- Быел печән күп булды. Шуңа күрә сораган һәркемгә бирергә тырышабыз. Әлбәттә, бушка түгел. Колхозчылар очсызрак бәядән алса, башкаларга кыйммәткәрәк сатабыз. Печәнне саклап утырган юк анысы, аны сорамыйча төяп киткән очракларны да хәтерләмим. Миңа калса, печән урлаучылар чоры күптән артта калды инде, - дип белдерде безгә Балтач районы хуҗалыкларының берсендә җитәкче булып эшләүче, исемен әйтергә теләмәгән җитәкче.

Әлбәттә, әлеге сүзләрнең дөреслегенә ышану авыр. Чөнки хуҗалык җитәкчеләренең күбесе бу проблеманы мәңгелек дип атый. Алар беркатлы җитәкчеләргә печән урлау очраклары белән көрәшү юлларын да тәкъдим итә.

Беренче чиратта, печән әзерәү чорында эшне тиешенчә оештыру мөһим. Печәнне төнгелеккә басуда калдырмаска киңәш ителә. Калдырган очракта инде каравылчы куярга кирәк. Шул ук вакытта хуҗалык җитәкчесенә печәнне ташу-тарату буенча махсус хисап алып бару таләп ителә. Югыйсә, халыкның сиздерми генә алдап куюы да бар.

Шушы кагыйдәләрне үтәгән очракта гына мал азыгын тиешле максатларда куллануны тәэмин итеп булачак, ди алар. 

Рәмзия ЗАКИРОВА