Авылларга Wi-Fi килә

Тиздән Татарстанның зур авылларында социаль Wi-Fi эшли башларга мөмкин.
Бу – шәһәрдән читтә гомер итүче халыкның тормыш сыйфатын яхшырту, аларны яхшы элемтә белән тәэмин итү максатыннан эшләнә.
Авылларда Wi-Fi булдыру карарын күптән түгел генә Россиянең Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы әзерләгән. Документ буенча Wi-Fi нокталары 250-500 кеше яшәүче авылларда булдырылырга тиеш. Бу эш белән “Ростелеком” компаниясе шөгыльләнәчәк. Җитәкчеләр сүзенә ышансак, 2018 елга әлеге чыбыксыз челтәргә барлыгы 13,6 мең авыл җирлеге тоташачак. Wi-Fi нокталары исә универсаль таксофон булган салаларның элемтә корылмаларында урнашыр дип көтелә.

Көзгә кадәр көтегез

Чыбыксыз интернеттан файдалану түләүле булачак. Әлеге хезмәт өчен тарифларны Федераль элемтә агентлыгы билгели. Хәзерге вакытта ике тариф планы турында сөйләшүләр бара. Беренчесе көнлек тарифны 1 Гб итеп билгеләсә, икенчесе исә аена 15 Гб тариф тәкъдим итүне күздә тота. Шунысы да мөһим, интернетка тоташу тизлеге секундына 10 Мбит тан кимрәк булмаска тиеш.

Әйтергә кирәк, бу – Татарстан авылларында гомер итүче халык өчен бик мөһим яңалык, чөнки интернет челтәренең начар эшләвеннән зарланучылар һаман да бихисап. Күп урыннарда әлеге челтәргә тоташу мөмкинлеге чикләнгән яисә инде, гомумән дә, юк. Бу исә, үз чиратында, авылларда гомер итүче халыкның заманадан артта калуына китерә. Шуңа күрә без әлеге проектның Татарстанда кайчан тормышка ашырыла башлаячагын белергә теләп, “Ростелеком” компаниясенең Идел буе федераль округындагы бүлегенә мөрәҗәгать иттек.

- Хәзерге вакытта проект әзерлек стадиясендә. Без Россия хөкүмәте белән махсус сөйләшүләр алып барабыз, проектны тормышка ашыруның иң уңайлы юлларын эзлибез. Аның кайчан һәм ни рәвешле тормышка ашырыла башлаячагы әлегә төгәл билгеле түгел. Проектны Татарстанда җәелдерү турында төгәл мәгълүматны көз айларында биреп булачак, - дип белдерде компаниянең Идел буе федераль округындагы бүлеге матбугат хезмәте сәркатибе Снежана Иванова.

Шунысы мөһим, Wi-Fi турында сүз чыккач, хәзерге вакытта Россиянең муниципаль берәмлекләрендә гамәлдә булган чыбыклы интернет көндәшлеккә сәләтлелеген югалтмасмы дигән сорау да туа. “Ростелеком”да хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта Россиянең муниципаль берәмлекләрендә чыбыклы интернетка тоташуның 21 меңнән артык махсус пункты бар. Авылларга Wi-Fi урнаштыру исә аларның юкка чыгуына китермәячәк. Шул рәвешле, халыкка интернетка тоташуның ике ысулы да тәкъдим ителергә тиеш.

Район җитәкчеләре сөенә

Татарстан районнарында гомер итүчеләр исә бу яңалыкны төрлечә кабул итте. Җитәкчеләр авылларны Wi-Fi га тоташтыруның бары тик уңай нәтиҗәләргә китерүен ассызыкласа, халык арасында бу яңалыкка сөенүчеләр белән беррәттән, әлеге мәгълүматтан риза булмаучылар да юк түгел.

- Хәзерге вакытта авыл халкын тиешле шартлар белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Элемтә хезмәтләренең сыйфатын яхшырту исә - иң мөһим максатларның берсе. Авылларны Wi-Fi белән тәэмин итү турындагы яңалыкны тулысынча хуплыйм. Миңа калса, Wi-Fi дигәндә, салага килеп, чыбыксыз интернет җайланмасы урнаштырып китү генә күздә тотылмый. Беренче чиратта, авылларда элемтә хезмәтенең сыйфатын яхшырту турында сүз бара. Шул вакытта сала халкы чыбыклы интернеттан да, Wi-Fi дан да рәхәтләнеп файдалану мөмкинлеге алачак, - дигән уй-фикерләре белән уртаклашты Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Васил Гыйләҗетдинов.

Кукмара районы башкарма комитетында да әлеге яңалыкны сөенеп кабул иткәннәр. Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Фоат Зарипов сүзләренә караганда, бу – авыл халкы тормышын уңай якка үзгәртәчәк.

- Аллага шөкер, хәзерге вакытта районда элемтә хезмәтенең начар эшләвеннән зарланучылар юк. Бу өлкәдә бар да тәртиптә. Әгәр дә социаль Wi-Fi эшли башласа, бу авыл халкына өстәмә мөмкинлекләр генә ачачак, - дип сөйләде җитәкче.


 Шәһәрдән калышмаска исәп
Авыл халкына килгәндә, бу яңалыкка өлкәннәрдән бигрәк, яшьләр шатлана. Яшь гаиләләр шулай ук социаль Wi-Fi дан файдаланырга атлыгып тора.

- Шәһәр халкы Wi-Fi ны әллә кайчан куллана инде. Ә авылда андый мөмкинлек юк. Шәһәр җиренә баргач, үзебезне тормыштан артта калган кешеләр итеп сизәбез. Чыбыксыз интернет кертсәләр бик яхшы булыр иде. Бу – дөньядагы хәлләрдән хәбәрдар булу өчен дә менә дигән мөмкинлек, - дип саный Балтач районыныда яшәүче Илнур Вәлиев.

Өлкәнрәкләр исә авылларга Wi-Fi кертүнең нигә кирәк булуын аңламый. Алар өчен бу – акча туздыруның бер ысулы булып тора.

- Авыл кешесенә чыбыксыз интернет нигә кирәк? Аларның Wi-Fi дан файдаланырга вакытлары юк. Әллә нәрсәләр уйлап тапканчы, авылларны су һәм ут белән тәэмин итсәләр яхшырак булыр иде, - дип ризасызлыгын белдерде Яшел Үзән районындагы авылларның берсендә яшәүче Кадрия Хәсәнова.

Хәер, алдарак әйткәнебезчә, проектның кайчан тормышка ашырыла башлаячагы әлегә төгәл билгеле түгел. Аның нинди нәтиҗәләргә китерәчәген исә вакыт күрсәтер. 

Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру