Полиция кызларны нигә кыйный?

Полиция хезмәткәрләренә ял да, бәйрәм дә юк, гел тәртип саклыйсы, дип, жәлләп искә алуыма ике атна да узмады, ялгышуымны танырга мәҗбүр булдым.
Газетабызга Гөлназ ханым мөрәҗәгать итте. Без тынычлап ял иткәндә, аның 20 яшьлек кызы Алия инде полиция корбаны булырга өлгергән – куркытылган, кыйналган һәм 5 тәүлекне рәшәткә артында уздырган икән. Сөйләгәннәрен телефон аша гына аңларлык түгел иде. Ахыр чиктә, Алиянең үзе белән күрешеп сөйләштек.

«ПОЛИЦИЯ ЕЛМАЕП БАСЫП ТОРДЫ»
Гөлназ апаның кызы Алия Юлиус Фучик урамында урнашкан «Фонд Быт» ачык акционерлык җәмгыятендә, төгәлрәк әйтсәк, букмекер конторасында кассир-операционист булып эшләгән. Мондый урыннарда кайсы да булса уенның (футбол, хоккей, теннис, һ.б.) нинди исәп белән тәмамланачагын фаразлап, акча куялар. Шулай ук букмекер конторасы дигән исем астында законнан тыш азартлы уеннар, лохотроннар эшләве Казанда яшәүче һәркемгә мәгълүм.
«Фонд Быт» бинасы ике каттан гыйбарәт. Беренчесендә тәүлек дәвамында эшли торган касса булса, икенче катта көндезге 11дән төнге 12гә кадәр генә эшлиләр. Алия икенче катта гына эшләгән. Беренчедән, аңа әнисе дә тәүлек буе эшләргә рөхсәт итмәгән, икенчедән, кыз үзе дә андагы эшчәнлекнең тулысынча законлы булуына шикләнгәнгә, начарлык белән бәйләнәсе килмәгән .
24 декабрь көнне Артур исемле җитәкчебез шалтыратып, кичке 9дан соң беренче катка төшеп эшләргә кушты, – ди Алия. – Әгәр ризалашмасам, эштән китәргә туры киләчәк, дип куркытты. Мин шулай эшләдем дә. Кассирдан акчаны санап алып, эшли башладым. Ул кассир миңа сейфның паролен һәм кодын әйтте. Шуннан соң 5-6 кеше кергәндер… Төнге 12 тирәсендә ике дусты белән Әмир Гомәров дигән егет килеп керде.
Алия аны, даими клиент булганга, бик яхшы белгән. Тик Әмир генә үзен бу юлы гадәттәгечә тотмаган шул. Касса янына килеп, Алияне куркыта, яный, акча таләп итә башлаган ул. Кыз ризалашмагач, пыяланы ватып, коеп төшергән. Шунда сакчы булып эшләүче Алим Сабиров та, кызның кычкыруына, ярдәм чакыруына карамастан, бер чара да күрмичә, почмакта елмаеп басып торуын белгән. Полиция хезмәткәре булган бу ирнең коммерция структурасында эшләве үзе үк закон бозу булса, шундый букмекер конторасыннан хезмәт хакы алып ятуын башка бер маддә буенча да карарга мөмкин булмас иде микән? Нәкъ менә аның күзәтүе һәм «крышасы» астында законсыз эшчәнлек белән шөгыльләнгәннәр дип әйтергә теләмим, ләкин шулай булуы да мөмкин бит?!
Сакчыбыз Алимның кассага һөҗүм ясаган Әмир белән дус булуын да беләм, чөнки берничә тапкыр икесен бергә күргәнем булды. Тик Алим полиция хезмәткәре дә булып эшләгәч, бу ситуациядә миңа ярдәм итәргә тиеш иде, дип уйладым. Соңрак бу вакыйгадан куркып, башка клиентлар да качып беткәч, тынычланырга тырышып, җитәкчебез Артурга шалтыраттым. Ул полиция чакырмаска, сакчы егеткә ачкычны тапшырып, утларны сүндереп, өйгә кайтып китәргә кушты. Урамга чыгарга куркып, әнигә дә хәбәр салдым. Бәлки, алар мине урамда көтеп торырлар?! 15 минут эчендә таксига утырып, әни килеп җитте һәм без кайтып киттек. Төнге 3тә миңа Әмир Гомәров шалтыратып, тагын бер тапкыр янады. Булган хәлләрдән соң эшкә чыкмадым. Җитәкчеләр дә шалтыратмады, – ди Алия.

ТИГЕЗ УРЫНДА СУД
Бу хәлләр көтмәгәндә кискен борылыш ала. Яңа елның икенче көнендә Алияләрнең өенә полиция хезмәткәрләре килеп, иртәнге 10га «Дальний» полиция бүлекчәсенә килергә кушалар. Бу очракта, үзен гаепсез дип санаган һәркем полициягә тулы ышаныч баглап, бүлекчәгә юл алыр иде, мөгаен. Шуңа күрә Алия дә анда үз аяклары белән бара. Аңа күп кенә туганнары да иярә. Инде гаепле кешене тотканнардыр, хәзер аны таныйсы гына калгандыр һәм, шаһит буларак, сорау алырлар да кайтарып җибәрерләр, дип уйлый алар. Тик шул чыгып китүеннән Алиягә тиз генә әйләнеп кайту насыйп булмый.
5нче һәм 6нчы кабинетларга кертеп, 24нче декабрьдә булган хәлләрне сораштырдылар. Сезгә ничек сөйләгән булсам, аларга да шуны ук сөйләдем, – ди Алия. – Ул көнне мин өйгә кайтмадым инде. Кичке 10га кадәр бүлекчәдә утырдым. Аннары ике полиция хезмәткәре бер-бер артлы мине төрлечә мыскыл итте. Алар бер-берсенә Марат һәм Рамил дип эндәште. Исемнәрен дөрес атамаган булулары мөмкин, тик аларны күрсәм, танып әйтә алам. Кассадан акча урлавым турында аңлатма язуны таләп иттеләр. Марат дигәне чәчемнән йолкып, бүлмә буенча сөйрәп йөртте, берничә тапкыр стенага бәрде. Диварга терәп, аякларымны аерып куйды, кулларымны өскә күтәртте, шулай итеп иртәнгә кадәр басып торырга кушты. Төне буе шулай тордым да.
Иртәнге якта алар мине камерага кертте. Әгәр гаебемне танымасам, төне буе көчләячәкбез, дип янадылар. Бераздан прокурор килде. Мин аның аякларына асылынып, моннан чыгаруын ялвардым. Бер гаебем дә булмавын сөйләдем, ләкин ул таш кебек салкын һәм битараф иде.
Бераздан тагын теге ике егет кереп, мине сөйрәп чыгарып, машинага утырттылар. Кая алып барганнарын да белмичә, үкереп еладым. Беркем берни аңлатмады. Ишек төбендә әнием басып калды. Бераздан без суд каршына килеп туктадык. Полиция хезмәткәрләре хәзер инде машинада куркытырга тотынды. «Әгәр судтагы гаепләүләр белән килешмәсәң, 5 кенә түгел 15 тәүлек утырачаксың һәм сине төне буе көчләячәкбез», – диделәр.
Судка кергәч, кызның исе китә. Баксаң, Алия 3 гыйнвар көнне, кичкә таба, Сафиуллин урамында исерек булып, сүгенеп, тәртип бозып йөргән икән. Ул көнне иртәнге 10нан бирле полиция бүлекчәсендә булмаган, полиция тарафыннан да кыйналмаган, ә исерек килеш урамда ук кыйналган булган. Судья шуларны әйткәндә, янында теге ике егет басып торуыннан куркып, алар белән шушы суд бинасыннан чыгасы барлыгын уйлап, Алия бу гаепләүне үз өстенә алырга мәҗбүр була.

АЛМАС ҖИРЕҢНӘН АЛЫРСЫҢ!
Суд, Алияне биш тәүлеккә рәшәткә артына утыртырга, дигән карар чыгара. Аннан соң аны шул ук машинада «Дальний» бүлекчәсенә алып кайталар, тагын шул ук мәхшәр башлана. Чәчтән сөйрәп йөртүләр, акча алдым, дип, аңлатма язарга кушулар… Кичке сәгать 10га кадәр чыдый әле кыз. Шуннан соң, башка түземлеге җитмәячәген аңлап, акчаны мин алдым дип, аңлатма яза. Шуннан соң гына аны КПРга алып китәләр.
Сәгать 5ләр тирәсендә суд булгач, ул ни өчен КПРга төнге 11дә генә барып җитә? Алар бит кызны Азнакай районыннан алып килми. Казан эчендә 6 сәгать нишләп йөри ул машина? Бу сорау берәүне дә борчымый. Тагын берничә аңлашылмый торган сорау бар. Алиянең исереклеген, закон бозуларын уйлап чыгару полиция хезмәткәрләренә нигә кирәк булган? Аның кыйналган булуын читләргә сылтап калдыру өченме? Әллә аны рәшәткә артына утыртып (сәбәпсез генә утырта алмыйлар бит инде), ахыр чиктә алмаган акчаны да алдым, дип, яздырырга мәҗбүр иткәнче, мыскыл итү өченме? Бәлки, ике куянны берьюлы атканнардыр.

Көн саен мине КПРдан шушы бүлекчәгә алып килеп, төрлечә мыскыл иттеләр. Административ җаваплылыкка тартылган кешенең көнгә бер тапкыр телефоннан шалтырату хокукы булырга тиешлеген мин белмәдем, – дип сөйли Алия күз яшьләренә буылып. – Әнием, минем кайда булуымны да белмәгән, эзләткән. Аңа полиция хезмәткәрләре дә бер сүз әйтмәгән. Телефоннан шалтыратырга теләвемне әйткәндә, КПРда сакта торучылар мыскыллап көлә генә иде. Шушы Марат белән Рамил мине КПРга китергәч, шундагы хезмәткәргә яныма беркемне дә кертмәскә, телефон бирмәскә, дигән күрсәтмә бирәләр иде. Ул акчаның урлануы турында мин бары тик полиция хезмәткәрләреннән генә белдем. Акчаны теләсә кем алырга мөмкин. Сакта торган Алимның хатыны Хамдиева Гүзәлия дә биредә эшләп, ноябрьдә генә киткән иде һәм сейф паролен ул белә. Ә ул аннан белергә мөмкин. Шулай ук башка кассир-операционистлар да бу сейфны ача ала. Кассадагы акчалар өчен кем җаваплы булуын әйтә алмыйм. 

Гөлназ апа шушы көннәрдә кызы белән бөтенләй очраша алмавын, аның белән ниләр булуын белмәвен, 5 тәүлеккә утыртылганын да адвокат яллагач кына ачыклавын тетрәнеп сөйләде.
Нәтиҗәдә, Алия инде биш тәүлекне утырып чыккан. Хәзер ул бер тапкыр чирканчык алгач, үз хокуклары өчен ныклап көрәшергә тели. Тик каян башларга? Карга күзен карга чукымый, дигән гыйбарә дә бар бит әле. Полицияне кем хөкем итәчәк? Нигә алар гаеплене эзләмичә, җиңел генә, бар гаепне Алиягә өеп куярга тели?

«СОРАУЛАРГА ҖАВАП ТАБАЧАКБЫЗ!»
 Алиянең яклаучысы Борис Ильин ике полиция хезмәткәрен җавапка тартуларын сорап, хәзер инде судка гариза язган. Тик шушы материалны газетага тапшыру алдыннан гына прокуратураның бу эштән баш тартуы, тикшерү комитетына тапшырырга кушулары мәгълүм булды. Шулай ук Алиянең 5 тәүлек утырып чыгуы законсыз, мондый карар чыгарганчы кызга аның хокукларын аңлату, шаһитләрне сораштыру да булырга тиеш иде, дип исәпли ул.
– Алар үз вазифасыннан файдаланып, кешегә көчләү белән янаган, кыйнаган, куркыткан икән, моның өчен 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү булырга мөмкин. Бу теге ике хезмәткәргә карата. Ә букмекер конторасында эшләүче полиция хезмәткәренә килгәндә, алар коммерция структурасында эшли алмый – бу факт! Чыгарылган гаепләү карарына килгәндә, судка бирелгән документларда шаһитләрнең имзалары булырга тиеш. Алия кемгә сүгенгән? Кем күргән аны? Рапортта зыян күрүчеләрнең фамилияләре юк, ләкин күрсәтмәләре бар. Шул зыян күрүчеләрне күрсәтсеннәр безгә? Хуҗаның да бу документларда имзасы торырга тиеш – ул юк. Әгәр Алияне урамнан тотып керткәннәр икән, аның әйберләре алыну турында протокол төзелгән булырга тиеш, ләкин кайда ул протокол? Ул да юк. Анысы төзелмәсә дә, Алия үз аягы белән полиция бүлекчәсенә барса да, аның әйберләрен алганнар һәм протокол да төзелмәгән, нәтиҗәдә, аның акчалары юкка чыккан. Полиция бүлекчәсендә дежур торган Ибраһимов тарафыннан Алиянең 3 гыйнварда 17:20 минутта тоткарлануы турында протокол төзелгән. Ни өчен тоткарланган ул? «Для выяснения обстоятельств» диелгән. Нинди «обстоятельство» турында сүз бара? Аның кулында паспорты булган, яшәү урыны билгеле. Ни өчен аны төрлечә мыскыллап, бер сәбәпсез рәшәткә артында тотканнар? Биредә полиция хезмәткәрләренең хокук бозуы ярылып ята, – дип сөйләде Борис Ильин.

ХУҖА ЮККА ЧЫКТЫ
 Әлеге хәлләргә нинди дә булса аңлатма аласым килеп, узган атна җомгасында «Дальний» полиция бүлекчәсенә чыгып киттем. Ишек төбендә үк утыручы хезмәткәр бүлекчә мөдиренең урынында булуын, ләкин сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә генә кабул итүен хәбәр итте. Матбугат хезмәткәре булуымны белгәч, мөдирнең сәркатибенә шалтыратырга кушып, телефон номерын бирде.
– Хәзер аның киңәшмәсе булырга тиеш, шуңа күрә тиз генә кереп чыксагыз инде, – диде ул.
Бүлекчә бинасында басып торып, сәркатипкә шалтыраттым. Анысы, күрәсең, нинди сорау буенча икәнен белмичә, мөдир янына кертми. «3 гыйнвар көнне сезнең хезмәткәрләрегез тарафыннан 20 яшьлек кызның кыйналу факты буенча аңлатма алырга телим», – дип аңлаткач, мөдирнең үз урынында булмавы һәм әле генә чыгып китүе мәгълүм булды.
– Мин сезнең бүлекчәдә басып торам, аны үз кабинетында дип әйттеләр, – дип җавап бирдем.
Сәркатип һаман үзенекен тәкрарлады. Нинди мәсьәлә буенча килүемне мөдиргә хәбәр итәргә сүз бирде.
– Сез әйтә алмассыз микән, 3 гыйнвар көнне бүлекчәдә кем дежур торды? – дигән соравыма да җавап ала алмадым. Саубуллаштылар.
Бу мәсьәлә моның белән генә бетмәячәк, билгеле, шуңа әлегә нокта куймыйбыз. Алиянең язмышы ни белән тәмамланыр? Полиция хезмәткәрләре үз җәзасын алырмы? 70 меңне кем урлаган? Монысына җавапны киләсе язмада табарсыз.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.