Мәктәп белән хушлашуны хәтерлисезме? (Сораштыру)



Күптән түгел  Татарстанның барлык шәһәр-авылларында мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады. Быел респуб­ли­када 11нче сыйныфны 20 мең 415 бала тәмамлый.
24 май – алар өчен соңгы уку көне. Әмма әлегә тынычланырга иртәрәк. Укучылар алдында БДИларны уңыш­лы тапшырып, һөнәр сайлау бурычы тора. Соңгы кың­гыраулар чыңлаган бу көннәрдә күпләр үзенең мәктәп тәмамлаган чорын искә ала. Ә сез ул көнне хәтерли­сезме?

Зилә ВӘЛИЕВА, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры:

– “Соңгы кыңгырау” – гомердә бер генә була торган бәйрәм. Шуның өчен истә кала ул. Хәтта улымның мәк­тәпне тәмамлаган көнен дә бүгенгедәй күз алдына ките­рә алам. Үземнекенә килгән­дә, мәктәп ишегалдында, шу­ның белән тәмаммы икән дип, ышанмыйча басып торуыбыз хәтердә. Егетләр иңнә­ренә нәни кызларны утыртып, кыңгырау чыңлатып узганда, күзгә яшьләр килгән иде. Тантаналы өлештән соң паркка чыгып киттек, таганнарда һәм башка бала-чага аттракционнарында күңел ачып, сәгать 3ләрдә өйләргә таралдык. Чөнки икенче көн­не имтихан бирәсе бар иде. Мәктәптә мин укытучыларымнан уңдым. Безне чын күңелдән яратып укыттылар. Кешенең алдагы тормышы мәктәптә салынган нигездән тора. Алга таба аны үстереп, арттырып була. Әмма шул елларда бушлык калса, аны гомер буе тутырып булмаска да мөмкин.


Рабит БАТУЛЛА, язучы:

– Алтмыш ел элек аттестат алдык. Күбебез дөньяда да юк хәзер, укытучылар да берәү генә калды. Аларны юксынабыз. Без бит татар мәктәбендә, бөтен фәннәрне татарча укыдык. Хәтта рус телен дә. Чөнки сугышта яраланып килгән бер урыс өч ай эчендә шундый итеп татарчаны өйрәнде ки, татарлар көнләшерлек иде. Мин хәзер уйлыйм, мәктәп безгә югары белем биргән. Безнең мәк­тәптән бик күп язучылар, Тукай бүләге лауреатлары, математиклар чыкты. Алар арасында Наил Дунаев белән мин дә бар. Мәскәүгә укырга киткәч, төркемдәшләр имтиханга әзерләнгәндә Дунай белән уйнап-көлеп йөрибез. Башкалар Пушкин, Гогольне укый. Без әйтәбез, боларны мәктәптә үттек бит инде, нигә яңадан укып торасыз? Киевта, Ленинградта, Мәс­кәүдә мәктәпне бетергән укучылар Гогольне аңлата алмыйлар. Без югары уку йортын да мәктәп белемнәре белән тәмамладык.

Зилә СӨНГАТУЛЛИНА, җырчы:


– Мин ун класс бетермә­дем, 8нче классны тәмамлап, музыкаль училищега киттем. Мәктәпне тәмамлау бәйрәм шикелле истә калган: “Соңгы кыңгырау”, аннары имтиханнар, чыгарылыш кичәсе. “Соңгы кың­гырау”лар аннан соң да булды: училищены, консерваторияне тәмамла­ганда. Бу – шундый этап, тормышка ныклап аяк басу чоры. Безгә бирелгән белемнәр бүгенге­сеннән ныклырак булган дип саныйм. Ул елларда тәмамлаучылар һәр өлкәдә зур үрләргә иреште, алар арасыннан күпме академик, галимнәр чыкты.

Җәлил ФАЗЛЫЕВ, Та­тарстанның баш казые:


– Мәктәпне тәмамлау ямансу иде. Ул заманда бу уңайдан зур бәйрәм үткәрми идек, табигыйрәк, тынычрак уза иде. Мәктәптә бик әйбәт укыдым. Аттестатта бер генә “4”ле бар: рус теленнән. Безне иң куркытканы институтка керү иде. Авылдан чыгып китәргә кирәк, русча белмибез. Мин авыл хуҗалыгы институтына кердем. 4 имти­ханның өчесен – “5”кә, берсен, рус телен “4”кә биреп кердем. Географиядән бир­гәндә имтихан алучы чыгып, укытучың кем, кайсы мәктәп­не бетердең, дип сораганы истә. Начар җавап бирмәгән­мендер, шулай булгач. Мәк­тәп безгә әйбәт белем бирде дип саныйм. Хәзерге укучыларга шуны әйтәм: авылда калудан курыкмаска кирәк. Бар бәхет шәһәрдә генә дигән сүз түгел бит. 58 ел авылда яшим. Бу минем хыялым иде, шәһәрне беркайчан яратмадым.