Малайлар һәм кызлар тәрбиясе бер-берсеннән нык аерыла. Гаиләдәге
вазыйфалар бүленешен ничек үтәү балачакта нинди тәрбия алуга бәйле. Асыл
егет үстерим дисәң, аеруча нәрсәгә игътибар итәргә?
Кечкенәдән эшкә өйрәтә
Азатның әтисе авылда иң яхшы балта осталарыннан санала. Ул малаен да эшкә өйрәтеп үстерде. Биш яшьлек чагында әле беләкләрендә көче дә булмаган сабый әтисенә урындыклар ясаша иде. Гаиләгә акча шушы кул эше нәтиҗәсендә керүен Азатка кечкенәдән сеңдерелде. Малайның әтисе Шамил абый әйтүенчә, гаиләдә һәр баланы эшкә өйрәтергә кирәк. Мәктәптә дә Азат яхшы укыды. 11нче сыйныфтан соң Казанның иң яхшы уку йортына керде. “Әле өйләнү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Иң башта аякка ныклап басарга кирәк”, – ди 18 яшьлек егет.
“Аны берүзем үстердем”
Табибка ярдәм сорап килгән ханымның алсу битләреннән, мөлдерәмә тулып, күз яше тама. Бердәнбер улы авыр хәлгә калган: табиблар куркыныч диагноз куйган аңа. Ана сабыеның беренче әйткән сүзләрен, тәүге адымнарын, буй җитүен, егетләрчә мыек җибәрүен хәтерендә саклый. Әмма баласының, зурлар тормышына аяк баскан чагында, ялгыш адым ясаганын гына сизми кала. “Хәзер үземне аның белән ничек тотарга да белмим. ВИЧ-инфекция йоктыруы турында да теләр-теләмәс кенә уртаклашты, – дип ачынып сөйли ханым. – Аны берүзем үстердем бит, тормышымның мәгънәсе шушы бердәнбер улым иде”.
Белгечләр әйтүенчә, мондый ялгыш адым ясаучы яшьләрнең күбесе тынгысыз гаиләдә тәрбияләнә. Кайчан карама талашып яшәгән ата-ананың балалары аларның бер-берсенә карата дошманлык хисен күреп үсә. Киеренкелек үзенекен итә: үсеп буйга җиткәч тә гаиләле булырга ашыкмый алар. Малайларның – кызларга, кызларның егетләргә ышанычы булмаганга, ялгыз яшәүне хуп күрәләр.
Белгеч фикере:
“Ир-ат тәрбиясе кирәк”
Роза Мөхәммәтова, ТРның СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш һәм профилактика үзәге табибәсе, югары категорияле психотерапевт:
Үскәч, үзләре дә әти-әни булачакларын балаларга аңлатырга кирәк. Үрнәге гаиләдә – үз әти-әнисе әлеге вазыйфаны ничек башкаруын ул күреп тора. Әмма җәмгыятебездә зур җитешсезлек күзәтелә – баласын ялгыз тәрбияләүче хатын-кызлар шактый. Малайларның әтисез үсүе, ир-ат тәрбиясен күрмәве киләчәк тормышта фаҗигагә дә китерергә мөмкин. Хәзерге егетләрнең ялтырап торган алка тагуы да шуның бер мисалыдыр.
Улын ялгыз үстерүче хатын-кыз бала тәрбияләүдә нинди хата җибәрергә мөмкин?
- баланы артык кайгырту;
- аның шәхси эшенә артык тыкшыну;
- балага мөстәкыйльлек бирмәү;
- аны үз атасы белән аралашудан тыю;
- атага карата начар караш тудыру, тискәре фикер формалаштыру.
Әти киңәшләре, өйрәткән эшләре, дөньяга карашы,бергә булган урыннары, сөйләшкән сүзләре малайлар өчен бик мөһим! Дуслык, мәхәббәт һәм җенси мөнәсәбәтләр хакында да малайга ата кеше аңлатырга тиеш. Әтисенең яхшы мисалында тәрбияләнгән егет киләчәктә үз гаиләсенә дә тугры булачак.
“Улыгызга юл бирегез!”
Люция Зөлкәрнәева, психолог:
– “Үзем эшлим!” дип торган малайга әти-әнисе юл бирсен. Әлеге принципны үтәү асыл җимешләрен бирер: балада кыюлык, үз-үзенә ышану, мөстәкыйльлек кебек сыйфатлар тәрбияләнер. Вазыйфаларын җаваплы башкару киләчәктә ихтыяр көче һәм рух күтәренкелеге артуга китерә. Әти-әнисе белән дусларча мөнәсәбәттә булган малайлар, үсеп җиткәч, тормыш иптәше белән дә җылы, тату гаилә корачак, үз балаларын яратып үстерәчәк.
“Көненә кимендә ике сәгатьне балага багышлагыз”
Рөстәм хәзрәт Бакиров, “Гадел” мәчете имам-хатыйбы:
– Гаиләдә ир бала тугач, иң элек без аны сөннәткә утыртырга тиеш. Әмма бу гына җитми, пәйгамбәребез (с.г.в.) кушкан башка сөннәт гамәлләрне дә үтәү мөһим. Мәсәлән, уң кул белән ашау, яхшы сөйләшү, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү. Алма агачыннан ерак төшми, дигән борынгылар. Балага тәрбия биргәнче үзеңә күз салырга кирәк, әлеге яхшы сыйфатлар үзеңдә бармы? Дөнья, эш, мал артыннан куып, арып-талып кайтабыз да балага: “Тәртипле һәм әдәпле бул, “5”легә укы!” – дип, әмер бирәбез. Әмма әни кеше: “Улым, тәртипле бул, әтиеңә охшарга тырыш”, – дип улына әйтсен өчен, әтисенең дә бу сыйфатларга ия булуы кирәк. Ирләргә: “Балаларыгыз белән бергә булырга тырышыгыз”, – дим. Көненә кимендә ике сәгатьне балага багышларга кирәк. Улыгызның хәлен, борчуларын белешегез. Аннары һәрвакыт Ходайдан балагызның бәхетле булуын сорарга кирәк. Гаилә бит ул җәмгыятьнең бер өлеше, бәхетле гаиләләр арткан саен, җәмгыятебез дә бәхетлерәк булачак.
“Телевизор буласым килә”
(кыйсса)
Яңа ел алдыннан укучылар Кыш бабайга хат яза. Хатны укыгач, укытучы ханымның күңеле тулып елап җибәрә. Әлеге хәлне ире дә күреп, хатны укый башлый һәм: “Монда бит еларга түгел, көләргә кирәк”, – дип нәтиҗә чыгара. “Ахырына кадәр укып чык”, – ди хатыны. Хатта бала Кыш бабайдан телевизор буласы килүен яза, чөнки әби-бабасы, әти-әнисе аның белән аралашмый. “Я, дөньяда ни барын сөйлә”, – дип, кичләрен телевизор каршында үткәрәләр икән. Хатны укыган ир: “Бу, чыннан да, бик бәхетсез бала, моның әти-әнисе әдәпсез, баланы шул дәрәҗәгә ничек җиткерергә мөмкин?” – ди. Хатыны болай дип җавап кайтара: “Син дәфтәрнең тышкы ягын кара. Моны безнең балабыз язган бит”.

Рамилә НОТФУЛЛИНА
Гаилә һәм мәктәп
Гаилә һәм мәктәп