Зөлфәт Зиннуров: “Бурычка бата-чума булса да, яңа өйгә күчендек” (ФОТО)


Әңгәмә корырга теләвемне әйткәч, ярты сәгать эчендә редакциягә килеп җитте ул.
Кара күзлек кигән, өстендә үзенә килешле спорт киеме. “Җиңелчә киенергә яратам, тиз генә машинага утырасың да, чыгып чабасың”, ди шоумен Зөлфәт Зиннуров.
  
– Зөлфәт, синең бер матур сыйфатың бар: һәрвакыт ачык, гади син...

– Әти гомере буе шундый булды. Кечкенә вакытта аның белән берәр кая чыгып китсәк, 15 минутлык юлны 40 минутта үтә идек. Юлда кем дә булса очрый. Әти, һичшиксез, туктап ул кеше белән исәнләшә, хәл-әхвәлләрен белешеп китә иде. Син әйткән гадилек әтидән күчкәндер. Аның арабыздан китүенә 4 ел инде. Исән булса, быел 60 яшьлеген бәйрәм иткән булыр идек...

– Төшләреңә керәме?

– Бүген керде менә. Авыру итеп күрдем. Мәчеткә барасы бар дип йөрим, гел онытыла. Хәер биреп чыгарга кирәк. Әти еш кына төшкә эшләпә киеп, озын плащтан керә. Разведкада йөргән шпион итеп күрәм үзен. Имеш, бөтен кеше аны үлгән дип уйлый, ә чынлыкта ул исән икән. Бу минем фантазияләр инде...

– Әниеңнең хәлләре ничек?


– Әни Сабада теш технигы булып эшли, пенсиягә чыгарга теләми әле. 50 яше тулганда “права” алды. Башта “Ока”да йөрде, хәзер “Киа Пиканто”да. Машина автомат, бөтен “кнопка”ларын белеп тә бетерми ул аның. Ләкин рәхәтләнеп үз җае белән эшенә барып кайта. Җәй көне авылга, әти янына зиратка төшеп йөри.

– Биектау районы Күлле авылында йорт салып, шунда күченгәнеңне беләбез. Ни өчен авылга кайтырга булдың?


– Укуны тәмамлаганда әз-мәз җыелган акчам бар иде. Бер 500 мең сум тирәсе булгандыр. Ул вакытта 700 меңгә бер бүлмәле фатир алып була иде әле. Ләкин берничә торак карасам да, күңелгә ятышлысы булмады. Күлле авылында дуслар бар, алар белән аралашып яшибез. Шунда кисәк кенә берәү “җир сатам”, дигәч, барып карадык. Менә дигән урын! Шуннан соң йорт салырга дигән фикергә килдем. Аны төзи башлаганга 7 ел булды. Бурычка бата-чума булса да, яңа өйнең эчен бераз рәтләп, күптән түгел шунда күчендек. Башкарасы эш күп әле. Койма-капкалар да юк. Кухня, бәдрәф бүлмәләрен ясадым. Булгач булсын дип, фәлән тәңкәлек джакузи алып куйдым. Кызым Зәлия бик яратты аны. Судан чыгарып та булмый үзен. Планнар зурдан, Алла боерса. Подвалда мунча төзелеп ята. Шунда ук зур гына кинозал эшләргә хыялланам. Дуслар хатыннары белән кунакка килгәч, аларны өске катта калдырып, үзебез хоккей карарга аска төшеп бикләнәчәкбез. Мунча мичен үзебез эретеп ябыштырган идек. Хәзер аны электрлы мичкә алмаштырырга җыенам. Эше җиңел бит, юлдан кайтканда ук: “Хатын, мичнең төймәсенә генә басып, ягып җибәр әле”, дисең дә, син кайтышка әзер дә була. Яки иртәнге сәгать алтыга мунча кирәк икән, кичен таймерга куеп калдырасың, эшкә китешли юынып китәсең...

– Зәлия ниләр белән сөендерә?


– Кызыма 2 яшь тә 6 ай. Нык усалланды, характер күрсәтә. Кычкырып җиңмәкче була. Бөтен нәрсәне тиз отып ала, бер яшендә үк Тукайның шигырьләрен яттан сөйли башлады. Бәләкәйдән үк кулыма китап алып, үзем аңа хәрефләр әйттереп утыра идем. Аңа хәзер безнең белән кызык түгел, алга таба үсәргә кирәк. Казанның Мәскәү районында яңа балалар бакчасы ачылды, шунда бирдек.

– Бер кызык сорау бирим әле: синең сыер савып караганың бармы?


– Һәй, булмас инде! Хәзер дисәң, хәзер савам да бирәм. Сабада яшәгәндә сыер да асрадык, кош-корт та тоттык. Мәктәптән кайтып, ашыга-ашыга тирес түгә идем. Аны да алдың-салдың түгел, һәр яктан шакмаклап өям. Тип-тигез булып кала иде.

– Бик төгәл кеше син, алайса...

– Хатын мине вакчыл, ди. Әмма минем өчен һәр нәрсә үз урынында булырга тиеш. Таракта чәч калса, бала йоннарым кабарып чыга. Ә инде ипинең пакетка салынмыйча, кибеп утырганын күрсәм, җенем котыра. Икмәкнең шулай кибеп торуы йөрәккә пычак белән кадаган сыман. Савыт-сабаның юылмаган килеш торуын да яратмыйм.

– Гаиләдә нинди ир син?


– Анысын хатыннан сорарга кирәк инде. Ул “кырыс” дияр иде. 16 мартта Гөлназ белән танышканга дүрт ел булды. Беренче өч ел – яраклашу вакыты. Син “тырт” дигәнгә, ул “пырт”, ди. Талашулар да була, әле ничек кенә! Әле дә булгалый, Аллага шөкер (көлешәбез). Шулай да хәзер акылга утырабыздыр инде. Хатын да мине үзгәртергә тырышудан мәгънә юклыгын аңлый башлады. Һәр хатын-кыз ир-атны үзенә буйсындырырга тырыша бит инде ул.

– Мәхәббәткә һаман ышанмыйсыңмы?

– Юк! Кайчандыр шашып яратышып йөргән кешеләр бер көнне бер-берләрен күрә алмас дәрәҗәгә җитә ала икән, нәрсәгә ул мәхәббәт?! Миңа андый әйбер кирәкми. Мин Гөлназны бик хөрмәт итәм. Ә анысы күпкә мөһимрәк!

– Өйләнгәннән соң мәхәббәт аңлатучы, Зөлфәт дип башын югалтып йөрүче кызлар беттеме инде?


– Үземә килеп әйткәннәре юк. Әле беркөнне генә иске китапларны аралап утырдым. Шунда бер кызның мәхәббәт хаты килеп чыкты. Сәхнәдәге, экрандагы образыма гашыйк булып, сөю утында янучы кызлар алдында мин үземне һәрвакыт гаепле хис итә идем. Алар бит тормышта минем нинди икәнемне белмичә гашыйк була.

– Берәр бизнес ачарга җыенмыйсыңмы?


– Шул эшләр белән йөрим менә. Тик әлегә нәрсә икәнен әйтмим. Әллә килеп чыга, әллә юк.

2012 елның 5 августында, Чаллы-Казан юлында кызы һәм хатыны белән “Мицубиси Ланцер” машинасында барган Зөлфәт Зиннуров җитди юл һәлакәтенә очрый. Хатыны өч көн аңына килмичә үлем белән көрәшә... Әле бу вакытта кызлары Зәлиягә 9 ай гына була.

– Әлеге һәлакәт тормышка булган мөнәсәбәтне, яшәү рәвешен нык үзгәрткәндер, мөгаен?


– Әйе. Бер көнлек дөнья бит бу дип уйлана башлыйсың. Тормышның вак-төяген йөрәккә якын алмаска тырышасың... Нык бәрде, “колея”дан чыгарды мине әлеге һәлакәт. Ул көннәрдә ниләр кичергәнемне бер үзем генә беләм! Кисәк кенә 6-7 килога ябыктым... Бу хәлләрне язмыш дип түгел, очраклылык буларак кабул иттем. Күпләр язмыш ди. Татар халкы бик хәйләкәр халык ул. Бөтен нәрсәне язмышка сылтап калдырырга ярата, җиңел бит. “Газеталарда күп чыктыгыз, фотоларыгыз да басылды, күз тигәндер” диючеләр дә булды. Ләкин мин андый әйбергә ышанмыйм. Теләмим дә. Ә хатыным ышана. (Күз тиюләргә ышанмаса да, Зөлфәт Зиннуров гаилә белән төшкән фотоларны, йорт рәсемен газета-журналларга бирми. – Н.Т.)

– Картлыгыңны ничек күз алдына китерәсең?


– Дөресен генә әйткәндә, мин үземне озак яшәрмен дип уйламыйм. Бер ничәгә дип әйтим икән... Шул 60 яшькә җитә алсам... Иң мөһиме: кеше кулына калмаска һәм балаларны кеше итеп өлгерергә.

– Зөлфәт Зиннуров ничә бала әтисе булырга тели?


– Элек-электән биш бала турында хыялландым. Хатын максимум өч ди. Без үзебез гаиләдә сеңлем белән икәү генә үстек. Мәктәпне тәмамлар вакыт җиткәч, әти дә: “Эх, алып кайтасы калган икән тагын бер бала”, – дип йөрде.

1. Кечкенә Зөлфәт
 

2. Хатыны белән


3. Кызы белән


4. Дуслары белән


Нәзилә ХУҖИНА