Татарстанны кара черкиләр баса !



Татарстанны кара черкиләр баса шул исәптән Казанны да.
Әлеге хәл бигрәктә халыкның шәһәрнең  Яңа-Савин районында яшәүчеләрне куркуга сала. Иртәнге һәм кичке якларда башкала паркларында һәм сулыклар янында да бөҗәкләрнең күпләп очуы теркәлгән. Халыктан зарланулар арткач Казан шәһәре дизинфекция станцияның санитарлары әлеге урыннарны тикшерә. Кара черкиләр каян барлыкка килгән? Алар зарарлымы?

Элеге бөҗәкләр черкине хәтерләтә. Ләкин кан суыра торган авыз борыннары юк.  Гадәттә алар урман кырларда яшиләр чөнки туфрак һәм корыган яфрак  аларынң яраткан ризыклары. Шәһәрдә болай күп очулары беренче тапкыр күзәтелә.  Бу черкиләр җылыда бик тиз урчи. Быел яз тиз килү һәм аномаль җылы булу аркасында тагын да күбәйгәннәр.  Башка елларда да әлеге черкиләрне күреп булган, ләкин шомырт чәчәк атканда, салкыннар башлангач алар юкка чыгалар, быел андый салкыннар булмады.

Николай Шулаев  (Казан федераль (Идел буе) университеты доценты):
Зыянсыз бөҗәкләр, тешләмиләр, бернинди авырулар да таратмыйлар. Алар күп булгач, фатирларга, офисларга очып керәләр, шуңа күрә халык куркуга калгандыр. Ләкин аларнын бер зыяны да юк.

Әлеге бөҗәк кыш алдыннан йомыркаларын сала. Быел кышта җылы булу сәбәпле, салган йомыркалары өшеми. Башка елларда урман кырларда яшәгән черкиләр, быел шәһәр урамнарына да таралганнар.  Ләкин берничә көннән алар юкка чыгачак.

Тиздән кан суыра торган черкиләрдә чыгачак, быелгы яз җылы булу нәтиҗәсендә алары да куп булыр дип фаразлыйлар.