Сугыш чыгар дип курыкмыйсызмы? (Cораштыру)


Соңгы ике атнада бөтен яңалыклар – Украина, Кырым турында.
Ике дәүләт арасында мөнәсәбәтләр кискенләшә. Россия Федерация Советы Президент Владимир Путинга Украинада гаскәр кертергә фатиха биргәч, җәмгыять икегә бүленде. Кайберәүләр Кырымдагы рус телле ватандашларны якларга кирәк дип әйтә, икенчеләре Россия хәрбиләренә үз гарнизоннарыннан чыкмаска, сугыш башлануга юл куймаска кирәк дигән фикердә. Ә сез сугыш башланудан куркасызмы?

Гөлзада САФИУЛЛИНА, Татарстанның халык артисты:

– Кырым белән Казан арасында яшим, татарлар, руслар, украиннар белән тыгыз аралашам, андагы вәзгыятьне бик яхшы беләм. Кырым татарлары Урта Азиядән сөргеннән кайта башлагач, моңа иң куанганнары руслар булган, алар әле дә бертавыштан: “Ярый әле татарлар кайтты, ичмасам, базарда яшелчә, икмәк, ит сатыла башлады”, – дип әйтә. Кырымда рус мәктәпләре күп, берсе дә кыерсытылмый. Шушы көннәрдә Симфе­ропольдә, башка шәһәр­ләрдә булдым, барысы да Кырымның Украина составында калуын, Россия гас­кәрләренең кире гарнизоннарына кайтуын тели. Кырымда халык бик тату һәм бердәм яши, аларның үз мәсьәләләрен хәл итәр­лек акылы да, куәте дә бар. Сугыш булмас, иншаллаһ. Провокацияләр ясаучылар юк түгел, аларның мәкерле эшләренә Аллаһ Тәгалә юл куймас дип ышанам. Кайбер кешеләрнең хәрбиләр керсен, тәртип урнаштырсын дигәнен авыр кабул итәм, андагы халыкның тынычлыгын бозарга кирәкми.

Фәрит ГЫЙЗ­ЗӘТУЛ­ЛИН, Тукай районы:

– Нинди сугыш инде, көлдермәгез. Кемнең хәр­би техникасы шәбрәк, кайсы хәрбиләрнең киемнәре кәттәрәк дип мактану уены бара. Бу хәлләр “Аһ, син шундыймы әле, мине шулай итәм, дисеңме? Ә менә мин сиңа болайрак итеп юл ябам” дигән уенга охшаган. Сугыш кайгысы юк әле, абзардагы малларны ашатырга фураж, печән бетеп бара. Доллар сикерде, кибеттә ризык, товар кыйммәтләнә, әле кичә хатын даруханәләрдә дарулар ике тапкыр арткан дип сөйләп утырды.


Рәшидә абыстай Исхакый:

– Куркам, балам, куркам. Аллаһ Тәгаләдән сабырлык сорыйм, ил җи­тәк­челәре йөрәкләренә ми­һербанлылык салсын дип телим. Барыбызга да сабырлык кирәк, үпкәләп, эш йөртеп булмый, хаталарны гафу итә белү мө­һим. Мин – гади бер карчык, зур сәясәтне аңла­мыйм, Рос­сиядә дә, Украинада да тынычлык булсын. Бу кис­кен­ләшеп киткән хәлләр ике дәүләт өчен дә хә­ерлесе белән тәмамлан­сын, дип дога кылам.

Фәндәс САФИУЛЛИН, җәмәгать эшлеклесе:

– Сугыштан юләрләр генә курыкмый. Шәхсән үзем куркам. Булмый дип тә өздереп әйтү иртә, чөнки ышаныч юк, була дип тә коткы саласым килми. Зур бәладән беркем дә отмый. Дуамаллык туктатылырга тиеш. Украина бүлгәләнмәс халык үз язмышын үзе хәл итәр дип ышанам. Һәрбер дәүләт, шул исәптән Россия дә, безгә тыштан бәреп кер­мәсеннәр дип, армияне ныгыта. Сугыш берсенә дә файда китерми: җиңүчегә дә, җиңелүчегә дә, ул гомуми бәла китерә. Көч куллану сәясәте булмаска тиеш. Дипломатик сөйләшү, ки­лешүләр илнең аерым өле­ше белән түгел, ә дәүләт белән дәүләт арасында барырга тиеш.

Ленар СӘЙФИЕВ, җыр­­­чы:

– Сугыш була, диләрме? Ишеткән юк. Кырымда ни­ләр бара соң анда? Дөре­сен генә әйткәндә, сәясәт, дөньядагы хәлләр белән кызыксынмыйм, үземнең тормыш мәшәкатьләре күп. Украинага барырга кушсалар, барырмын, нәр­сәсе бар аның?! Сугыштан да курыкмыйм. Илебез җитәкче­ләре якларга кирәк дип әйтсә, нишлисең, фәрман­ны тың­ламый мөмкин түгел.