Салават Казан уртасында 12 катлы сәүдә үзәге ачарга җыена

Салават Фәтхетдинов Кабан күле буенда 12 катлы ял итү-мәдәният һәм сәүдә үзәге ачарга җыена.
Проектны Казанның тарихи үзәгендә төзелеш комиссиясе хуплады.
Бу турыда Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева хәбәр итте. Һади Такташ урамында төзеләчәк бинада кунакханә һәм паркинг та булачак. 
Казан мэры Илсур Метшин да проектка уңай бәя бирде. Хәзер Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның соңгы сүзе көтелә.