Кыймәтләнсә дә шешәбез, элеккечә эчәбез


Соңгы елларда төтен пыскытуга, эчкечелеккә каршы тәмәкегә, хәмергә бәяләрне арттыру юлы белән көрәшәләр. Кешеләрне начар гадәттән биздерүнең иң үтемле ысулы шул, ди белгечләр.

Дәүләт алкоголь инспекциясе беренче карашка сөенечле саннар яңгыратты –республикабызда аракы сату 24 процентка кимегән. Әмма Татарстан Премьер-министр Илдар Халиковны гына бу шатландырмады – ул республикабыз алкоголь базарындагы вәзгыятьне гадәттән тыш хәл дәрәҗәсендә дип билгеләде.

Республикабыз җитәкчелеге тырыша торгач теләгәненә ирешкән дип куанырга чыннан да иртәрәк икән шул. Республикабызда аракы кимрәк сатыла башласа да, Татарстан халкы сәрхүшлеккә бирелүдән туктамаган. Легаль рәвештә җитештерелә торган хәмерне “идән асты” суррогаты алмаштырган.

Якын елларда тәмәке бәяләре Аурупада кебек кимендә 180 сум булачак дип сөйләгәннән соң бер танышым әйткән сүзләр хәтергә килде. Тәмәке көйрәтүне ташларга туры килер инде дияр урынына, “Болай булса, тәмәкене тәрәзә төбендә үстерә башлыйм”, дип гаҗәпкә калдырган иде ул. Аракы белән дә шулайрак килеп чыкты – кибетләрдә хәмернең кыйммәтләнүенә халыкның әллә ни исе китмәде, шунда ук арзанлы исерткеч белән тәэмин итүчеләр табылды.

Казахстан исерткечләре турында белмәгән кеше юктыр инде бүген. Республикабызга биредән агылган контрафакт продукция инде күптәннән “дан казанды”. Узган елны гына да 40 мең литр Казахстан алкоголе төялгән 54 машина тоткарланган. Тикшерүләрне читләтеп, полиция хезмәткәрләренең күзенә чалынмыйча чикне кичә алганнары исә бермә-бер күбрәк.

Билгеле, контрафакт продукция беренче чиратта узенең арзанлыгы белән кызыктыра. Әлеге алкоголь сәламәтлек өчен зыянлы булуы ихтимал дип кисәтүнең дә файдасы юк. Кибеттәге аракыдан өчләтә кимрәк бәягә сатылган мәлдә, бик сирәкләр аның сыйфаты турында уйланып тора. Үткәрелгән тикшерүләр күрсәткәнчә, шикле исерткечләр арасында беренчелекне шәраб алып тора – аның 46 проценты ГОСТка туры килми дип табылган. Аракының 15 проценты, коньякның 14 проценты, шампан шәрабының 9 проценты тиешле сыйфатта булмаган.

“Идән асты” исерткечләре куллануның аяныч нәтиҗәләре үзен озак көттермәде. Узган елны тиешсез сыйфаттагы алкоголь эчемлекләр кулланганнан соң 1600 кеше хастаханә “кунагы” булган. Алдагы ел белән чагыштырганда агулану очраклары шактый арткан. Барыннан да бигрәк казанлылар бәйрәмнәрне күңелсез тәмамлаган - 2012 елны 304 кеше агуланса, былтыр бу сан 2,6 тапкырга арткан. Кәеф-сафа корганнан соң теге дөньяга китеп баручылар исәбе дә күбәйгән.

Белгечләр фикеренчә, агымдагы елда легаль акоголь базарын тагын да зуррак югалтулар көтә. Шулай булмыйча соң - быелның 1 гыйнварыннан аракының минималь бәясе тагын да арттырылды бит. Казахстан аракысы 50-70 сумга сатылганда, кибеттәге аның 200 сумлыгы кемгә кирәк булсын ди. Хәер, республикага законсыз юллар белән кертелгән контрафактка күз йомарга җыенмыйлар. Эшне нәтиҗәлерәк итү максатыннан легаль булмаган исерткечләрне тарату өчен җәзаларны көчәйтү ниятләнә. 

Динә ЗАРИПОВА
Интертат.ру