Исемең ямьсез, кемнәр куйган...


Җырда, әлбәттә, алай җыр­ланмый. “Исемең матур, кемнәр куйган, сине күреп кем туйган”. Халкыбызның яратып башкара торган “Рәй­хан” җыры бу. Рәйхан исеме матур да, мәгънәле дә. Әмма бүген халкыбыз арасында балаларына кушкан тузга язмаган исемнәрне ишеткәч, чәч­ләр үрә торырлык.

Шәһәр мохитендә түгел, нәкъ менә авыл кешесенең Аделина, Эльвина, Эвелина, Милена, Марсель, Арсен, Артур кебек чит милләт исемнәренә мө­киббән китүе гаҗәпләндерә. Авылга кайткан саен яңа бер Голливуд “йолдыз”ының исеменә тап буласың. Мода артыннан иярүме бу, әллә динсезлекме, аңламассың да.

 

Белергә теләмәү – гаеп

“Балаңа нишләп андый исем куштың инде, татарда андый исем бармыни?“ – дип сорау бир­гәч, ата-ананың җавабы шундыйрак: “Иске исемнәр куя алмыйбыз ич инде”. Аныңча, бабала­рының исеме искелек калдыгы була икән. Ә әби-бабай­ларыбыз мәгънәсез исемнәр кушмаган. Мәсәлән, бабамнар җиде туган: Гыйльметдин, Габдулла, Ислам, Госман, Сәкинә, Әминә, Хәкимә. Әбиемнең әтисе Хәсән бабай да балаларын Хө­сәен, Зәйтүнә, Го­зәер дип атаган. Дөрес, болар­ның барысы да га­рәп исемнәре. Әмма һәммәсе дә гаҗәеп мәгъ­нәгә ия. Ә без бүген Голливуд “йолдыз”ларына ияреп, Бразилия, Мексика сериаллары карый-карый, кемгәдер ох­шарга тырышып куйган исем­нәрнең хәтта мәгънәсен дә белмибез, белергә дә теләмибез. Матур, заманча яңгырашлы дибез дә, шуның белән вәссәлам.

“Казан нуры” мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Зиннуров белән бу хакта сөй­ләшкәч, ул да әлеге четерекле мәсьәлә өчен борчылуын белдерде. Чөнки күп кенә гаиләләргә бала исеме кушарга барганда, әлеге вәзгыять белән еш очраша икән ул. Ата-аналарга мәгънә­сез исемнәрне куярга ярамаганлыгын исбатларга, аңлатырга туры килә. Кайберсе аңлый, кайберсе үз туксанын тукый. Хәзрәт бер танышы белән булган очракны да искә төшереп китте. Балаларына чит милләт исеме ошаган да, шуны кушарга исәпләгәннәр. Хәз­рәт белән киңәшләшергә кил­гәч: “Соң бу исемнең мәгънәсен бе­ләсезме соң, ичмасам?” – дип сорагач, тегесе иңен сикерткән. Китапны ачып, мәгънәсен карасалар, “сихер белән шөгыльләнү­че хатын” дип язылган юлларга тап булганнар. “Хәзер шул исемне куясызмыни?“ – дигәч: “Юк, башка исем эзлибез”, – дип, хатыны белән киңәшләшергә кайтып киткән.

– Мөселман исеме куйдык, – ди Рөстәм хәзрәт. – Бүген ата-аналарның һәрберсеннән үте­неп сорыйм: балаларыгызга исем кушканда, Интернетны булса да ачып карагыз, зинһар. Хә­зер күп кешенең китап укып утырырга, аларны эзләргә вакыты юк, ялкаулана. Халыкны кимсетеп әйтәсем килми, әмма татарда рухи наданлык көчле. Ул баба­ларының тарихын белми дә, белергә теләми дә. Әмма шушы урында туктап, хал­кыбызның бер гыйбрәтле мәка­лен искә аласым килә. “Белмәү – гаеп түгел, белергә теләмәү – гаеп”. Без, бер төркем татар яшь­ләре, 1990 елларда Гарәб­станда укыдык. Андагы үзбәк, чәчән, кыргыз халкына шул вакытта ук шакката идек. Алар беркайчан да кемгәдер охшарга тырышып, чит милләт исемен кушмый, гомумән, андый модаларга иярү аларда каралмаган. Ә татар исә шаукымга тиз бирелә.
Исем өчен ата-ана җавап тота

Аллаһы Тәгалә каршында ба­ласының исеме өчен иң әүвәл ата-анасы җавап бирәчәк. Пәй­гамбәребез Мөхәммәд (сгв): “Баланың исеме тормышына тәэ­сир кыла. Шуңа күрә улыгызга яки кызыгызга матур исемнәр кушыгыз”, – дигән. “Кыямәт көнен­дә кеше үз исеме белән кубарылачак һәм Аллаһы Тәгалә каршына сынауга килеп басачак, – ди Рөстәм хәзрәт. – Пәйгамбәребез: “Әгәр кеше кемгәдер охшарга тырышса, кыямәт көнендә дә шулар белән бергә кубарылыр”, – дигән. Димәк, зина кылып йөрү­челәргә охшарга теләүчеләр алар белән, акчага кызыгып, бер байның исемен улына куйган кешеләр шулар өммәте белән бергә җавап тотар”.

Исем кушарга килгән хәзрәт­ләр арасында: “Бу исемне кушмыйм, мөселманча түгел”, – дип әйтүчеләр дә булгалый. Әгәр әти-әнисе “Марсель” дип куярга тели икән, бабай аңа “Габдулла” дип колагына кычкырып китә. Бер мәчеттә куялар, икенчесендә куймыйлар дип дәгъва белдерү­челәр дә җитәрлек. Рөстәм хәз­рәт әйтүенчә, бу очракта хәзрәт­ләр үзләре дә, халык та авыр хәлгә калмасын өчен, дин әһел­ләре һәм галимнәр шурасы бер фәтвәгә килергә тиеш икән. Әле­ге хәл безнең тәрбиядән килә, моны җайлар өчен, ата-ананың балаларына мәгънәле исемнәр кую өчен еллар үтүе кирәк икән шул. Чөнки үз фикереннән чыкмый торган кешегә көчләп исем тагып булмый. Хәзрәтләрнең бәйнә-бәйнә аңлаткан вәгазьлә­рен төшенмәгән ата-ананы нинди ысуллар белән, ничек ышандырырга кирәктер, анысын төгәл генә әйтүе дә кыен. Дин әһелләре әйтмешли, вакыт кирәк.

Гөлнара – җәһәннәм уты түгел


Арабызда “Гөлнара”, “Гөл­нар”, “Илдар” исемнәрен үзгәр­теп, без мөселманча исем куябыз, дип йөрүчеләр дә шактый. Бу әлеге дә баягы тарихыбызны белмәүдән, рухи наданлыгыбыздан килә. “Моның белер-белмәс сөйләп йөрүче абыстайлардан, хәзрәтләрдән чыккан сүз булуы бигрәк тә кызганыч, – ди Рөстәм хәзрәт. – Үзләре дә белмиләр, шуның өстенә наданлыкларын кешеләргә тагалар. Әйтик, “Гөл­нара” исемендәге “нар” дигән сүзне гарәпчәдән кергән дигән булып, “җәһәннәм уты” дип тәр­җемә итәләр. Бу – төрки сүз. “Нар” гранат дигәнне аңлата. Димәк, “Гөлнара” гранат чәчәге дигән мәгъәнәгә ия.

Исемне үзгәрттем, шуңа күрә терелдем, дип әйтүчеләрне дә еш очратып торабыз. Гадәттә, миңе булган кешеләрнең исемен алыштыралар. Аннан соң балачактан авырган кайбе­рәүләр, олыгайгач, исемен үзгәртә. Монда, Рөстәм хәзрәт әйткәнчә, исем көченә ышанабызмы, әллә Алла­һы Тәгалә кодрәтенәме? Бөтен шифаларны бирүче фәкать Алла­һы Тәгалә генә икәнлеген баштан чыгармаска кирәк.

Алимы, Галиме?


Соңгы вакытта ата-аналар­ның, искелек калдыгын балама кушмыйм әле, дигән фикеренә каршы Рөстәм хәзрәт менә болай җавап бирә: “Бүген “Артур” исемен кушалар, аңа калса, ул – бик иске британ исеме. Мәгънәсе – “аю”. Гарәп исемнәре кушсыннар дип тә әйтмим, әмма безнең шулкадәр күп төрки исемнәре­без бар бит. Нәрсәгә чит милләт бакчасына керергә?

Али, Адель, Айшә, Абдулла дип балаларына эндәшүче татарларыбыз да җитәрлек анысы. Урысча яхшы яңгырый дигән булып Гали, Гадел, Гайшә, Габдуллаларны да шулай үзгәртеп бетердек. Аумакай булырга бигрәк яратабыз инде. Шуңа күрә без­нең татарның Гөлзадасы – Гуляга, Минвәлие – Мишага, Мәр­фу­га­сы – Мариягә, Мөршидәсе Шурага әверелеп бетте. Бу уңай­дан, әтием сөйләгән бер вакыйга искә төште. Танылган тренер, хоккейчы Зиннәтулла Билалетдинов яшь вакытында җыелма командада уйнаганда, чит ил комментаторы телен вата-җиме­рә уен­чының исемен әйтә икән. Ялгышып бетә, әмма иҗекләп булса да җиткерә, ди. Бу хакта Зиннәтулла әфәнде үзе дә телевидение эк­раннары аша сөй­лә­гән хәтта: “Минем исемне үзгәрт­мәгез, ничек бар, шулай әйтегез”, – дигән. “Беркайчан да аның исемен кыскартмадылар, үзгәрт­мәделәр”, – диде әти. Бу фәкать кешенең үзеннән генә тора. Чөнки мил­ләтен, тарихын хөрмәт иткән халыкның үз-үзенә булган ихтирамы исеменнән башлана. 

Алсу ХӘСӘНОВА