Яндекс Диск нәрсә ул? Кайсы ягы белән уңайлы? Һәм ни өчен кирәк?

https://disk.yandex.ru/invite/?hash=AHHDIHEU
Сәлам Дустым! Күптән түгел, интернет реклама һәм аннан котылу юллары турында сөйләшкән булсак, бүген сүз Яндек Диск хакында булыр.  Нәрсә ул Яндекс Диск һәм ни өчен кирәк?
Үзем күптәннән куллансамда, бу хакта бүген генә язырга булдым. Нэрсэ соң ул Яндекс Диск? Кыскыча гына әйткәндә, бу кечкенә генә флешка, тик интернет челтәрдә. Сез үзегезнең кая булуыгызга карамастан, интернет аша узегезнең файлларны карый, яналарын өсти, кирәк булмаганнарын бетерә аласыз. Шунсын да исәпкә алырга кирәк, әгәр сезнең компьтерга вирус кереп, Windows чыгып "очса", файллар югалмый!Алар яндексның серверларында саклануларын дәвам итәләр. Минемчә бу бик унайлы.

Башта сезнең 3 гб урыныгыз була. Тик бу санны 10 Гбка кадәр бушка күбәйтергә мөмкин.
Моның өчен:
1. Яндекс Диск программасын үзегезнең компьютерга утыртырга(установить).
2. Шул программа аша, Яндекс Дискка үзегезнең файлларны(музыка, видео, документлар) кертергә.
3. Бу хакта дусларыңа сөйләргә кирәк.



Тагын бер яхшы ягын әйтеп китергә кирәк, минемчә. Сезнең файлларны башкалар күрә ала, яки күрә алмый торган итеп тә куеп була. Моның өчен ползунокны уң, яки сул якка күчерергә кирәк.  Барсы да бик гади.

Яндекс Диск белән танышу һәм куллану өчен түбәндәге сылтамага басыгыз.

Мансур Ганиев