Яңа ел белән!

Хөрмәтле "Күзеңне ач- дөнья бу!"сайты кунаклары.  Тиздән мәңге тынгы белмәс сәгать телләре, бар җиһанга өр-яңа ел килүен хәбәр итеп, 12 не сугачак! Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым һәм  менә шул бер адымда- әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк.  "Күзеңне ач- дөнья бу!"сайты һәм шәһсән үземнен исемнән cезне ихлас күңелдән якынлашып килүче яңа 2014 ел белән котлыйм. Бәйрәмегез мөбәрәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагы да бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Яңа елда барлык изге ниятләрегез тормышка ашсын!