TMTV каналы “Татар Җыры” фестивален туры эфирда күрсәтәчәк (ФОТО)


Елның иң масштаблы тамашасына инде күп калмады. Артисларның күлмәге әзер диярлек, декорацияләр билгеле, репетицияләр гөрли!


TMTV каналының алып баручылары да артта калмый, алар елның бу вакыйгасына җентекләп әзерләнә. Яраткан алып баручыларыбызның җилкәләренә җиңел булмаган эш ятты – миллионлаган аудиториягә алар “Татар Җыры”н туры эфирда күрсәтеп, шундук комментарийлар да әйтеп барачак. Тамашачылар быел фестивальнең башыннан алып ахырына кадәр рекламага бүленмичә тулаем карый алачак.

Әгәр сез халыкара эстрада музыкасының фестиваленә билетлар алырга өлгермәсәгез икән, бер дә борчылмагыз. 21 декабрь көнне сез “Татар Җыры”фестивален беренче рәттән утырып караган шикелле карарсыз, әле ул гына түгел, иң кызыклы комментарийлар, шоуга әзерлекләр һәм сәхнә артында калган серләр бары тик сезнең өчен.

Татар шоу-бизнесының дөньсына чумып ал, иң кайнар хәбәрләр сине читләтеп узмасын һәм TMTV каналының алып баручыларыннан иң шәп комментарийлар.

Сезне, TMTV каналында кичке сәгать 16:00 көтеп калабыз! «Татар Жыры» фестивалнең туры эфирын http://tmtv-online.ru/?p=1416 сайтынан карап та булачак.

“Татар Җыры” фестиваленең оештыручылары: ИДЦ “Барс Медиа” , “Tatar radiosi” радиостанцияләр челтәре, «TMTV» телеканалы.

Фестивальнең спонсорлары: генераль спонсор ЯАҖ "Совфрахт Казань”, стратегик партнер “Татнефть”, VIP- партнер АКБ "БТА-Казань", бриллиант партнер "Алмаз-Холдинг" ювелир заводы, эш партнеры «ФинДом» төзү компаниясе, генераль иминият партнер “Наско” иминият компаниясе, туры эфирның официаль партнеры “ROMAX” тәрәзәләр заводы, "Коралл" турист компаниясе, "КамКомБанк", "ITEC", "Таттелеком", "Иль де Ботэ".

Фестивальнең мәгълүмати пратнерлары: "Метро” гәҗите, “Инказан.ру" сайты, "Дорожное" радиосы.