Сафлык күпме тора?(+18)


Җайлы хәзер яшьләрнең, интернет аша танышалар, аралашалар, очрашалар, кавышалар. Танышым да егетләр белән күбрәк социаль челтәрдә таныша. Шулай бер егет белән шактый гына аралашканнан соң очрашырга булды болар. Тик интернетта аралашканда акыллы, җитди тоелган егет дустымның өметләрен акламады. Очрашкан, кафеда утырган алар. Егет үзенең мәхәббәт тарихын сөйләгән.

Биш-алты еллап бер кыз белән «гражданский брак»та яшәгән булганнар, сөйгән кызы берничә атна элек үлгән, хәзер егет алмаш эзли. Бу сүзләргә ышануы авыррак булса да (чынлап яраткан кеше хатынының кырыгын да уздырмыйча, икенчесен эзли башлар идеме икән?), танышым егетне кызганган, хәленә кергән. Шуннан кыюланып киткән егет, танышыма бергә яшәргә тәкъдим иткән. Имеш, чын ярату ул, җан белән генә түгел, тән белән дә булырга тиеш. Танышым, беренче күрешүдән үк бу турыда сөйләшү урынлы түгел, дип әйтеп караса да, егетнең үз туксаны туксан. Янәсе, риза булмагач, ник соң алайса очрашуга килдең? Ә танышымның саф икәнен дә белгәч, егет бөтенләй мыскылларга тотынган. Имеш, 23 яшьтә кыз булып йөрү ул юләрлек, башка сыймаслык хәл, егетләргә бу кирәк тә түгел хәзер… Танышым, үземне бердәнберем өчен саклаячакмын, моны бәяләүче табылыр әле, дип, кафедан горур гына чыгып киткән. Менә сиңа мә! Мөселманнарда сафлык, инсафлык кияүгә чыкмаган кызларның иң зур байлыгы булып санала килде, ә бүгенге заман егетләре өчен бу мөһим түгелме икәнни?! Әлеге дә баягы шул социаль челтәрләрнең берсендә сораштыру уздырганнар, хәзерге көндә кызларның сафлыгын бәялиләрме, дигән сорауга 500дән артык кешенең бары 176сы гына «әйе» дип җавап биргән.

Казанда пластик операцияләр ясаучы бер табиб әңгәмәсендә соңгы елларда кызлык пәрдәсен кайтару буенча операцияләр популярлашып китте, бигрәк тә мөселманнар арасында бу еш очрый, дип җавап биргән иде. Димәк, барлык ир-атлар да сафлыкка төкереп бирми. Интернетта казына торгач, тагын да кызыклырак мәгълүматка тап булдым әле. Сафлыкларын сатучылар бар икән бит! «В контакте» сайтында «зур кыз» булырга теләүчеләрнең игъланнары буа буарлык. «Исемем Алинә, миңа 18 яшь, саф кызмын, беренче тапкыр кызлыгымны ышанычлы, тәҗрибәле, бай ир белән югалтасым килә, бәясе – 20 000 доллар» яки тагын берсе: «Исемем Марина, 19 яшь, сафлыгымны 100 000 сумга сатам, очрашу барышында бәяне кабат килешергә була. Студентлар һәм начар ниятле егетләрнең, борчымавын үтенәм»... Җитмәсә, фотоларын да урнаштырганнар, карап торышка тыйнак гына гади кызлар. Сатучы булгач, сатып алучылары да бар. Тик күбесе сафлыкны кызлар тәкъдим иткән хактан түбәнрәк бәяли. «50 меңгә саф кыз сатып алам, алга таба да акчалата ярдәм итү мөмкинлеге бар», «бер төн өчен саф кыз эзлим, кыйммәт түләячәкмен, бу өлкәдә тәҗрибәм җитәрлек» кебек игъланнар аз түгел.

Сафлык белән сатулашу, мөгаен, безгә америкалылардан күчкәндер. Шактый еллар элек, Массачусетс штатындагы «алсу» кызлар, интернетта сафлыкларын тәкъдим итеп, халыкка мөрәҗәгать иткәннәр, аукцион да уздырганнар. Тора-бара, бу идея россиялеләргә дә күчеп, үзенә күрә бер бизнеска әйләнгән. Дөрес, безнең кызлар аукционнар уздырып тормыйлар икән, үз бәяләрен төгәл беләләр, билгеле бер сумма тәкъдим итәләр дә берәр калын кесәле олигарх килгәнне көтеп утыралар. Белдерүләрнең 60 проценты – мәктәп укучыларыныкы. «Аларның күбесе, кызлыкны барыбер кайчан да булса югалтасы була, моның белән акча эшләп калырга кирәк дигән уй белән бу адымга баралар», – ди психологлар.

Бу бизнес ни дәрәҗәдә алга барганын төгәл генә әйтә алмыйм, тик менә игъланнар арасында татар кызларының да булуы күңелне тырнап тора. Татар кызлары элек-электән тыйнаклыклары, сафлыклары белән дан тотканнар. Үзен бердәнбере өчен саклаган туташка кияве дә хөрмәт белән караган, мәһәрне дә кызганмаган. Хәзер хәл башкачарак. Әллә сафлыкны бәяләүче егетләр булмаганга, кызлар төп байлыкларын акчага сатарга тели, әллә кызлар гомумән әдәпнең нәрсә икәнен оныттылар. Ничек кенә булмасын, татар кызлары ислам диненә тугры калып, гореф-гадәтләрне сакласыннар иде. 
Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан