Яңа уку елы башы гына әле, имтиханнар турында сөйләшү иртәрәк, дисезме? Ә мин нәкъ вакыты дип саныйм. Чөнки БДИ һәм чыгарылыш имтиханнары - мәктәп укучылары өчен сынауларның да сынавы. Аңа уку елы башлангач та әзерләнергә кирәк. Укучыларга гына түгел, ә ата-аналарга да.
Мәктәп тәмамлаучылар ни өчен борчыла?
Моның берничә сәбәбе булырга мөмкин:
Моның берничә сәбәбе булырга мөмкин:
- Укучы белеменең тулы һәм ныклы булмавына шикләнә;
- таныш булмаган шартларда сынау үтү аңарда борчу тудыра;
- мәктәп һәм ата-анасы каршындагы җаваплылык хисе арта;
- бала үзендәге логик фикерләү, анализлау, игътибарлылык кебек сәләтләре барлыгына ышанмый;
- сынау бирүченең физик, психологик һәм шәхси үзенчәлекләре: кайгыру, үз-үзенә ышаныч булмау, хәлсезлек һ.б.
Хис-кичерешләр җиңелчә генә кичерелсә, алар кешенең эшләү сәләтенә уңай тәэсир итә һәм акыл эшчәнлеген арттырып җибәрә. Әмма хискә артык бирелеп китү, киресенчә, зыянлы булырга мөмкин.
Сүз дә юк, имтиханнар – бик тә шәхси эш, укучы комиссия белән бергә-бер кала бит. Ә әти-әнигә “нишләргә икән” дип борчылудан башка чара юк, чөнки өлкәннәр бу вакытка үзләреннән торганның барысын да эшләгән була инде. Мәсәлән, баласына репетитор тапкан, укыткан. Әмма ата-ананың ярдәме моның белән генә бетми әле. Баланың БДИ кебек җитди сынауларга психологик яктан әзерлеген дә кайгыртырга кирәк. Тик, ни кызганыч, имтихан вакытында балага түгел, күбрәк ата-аналарның үзләренә психолог ярдәме таләп ителә. Алар нервлана, юктан да кычкыра, ә аннан соң бер-бер артлы дару төймәләре эчә башлый. Өйдә тынычлык югала. Мондый хәлгә төшсәгез, кичекмәстән психологларга мөрәҗәгать итегез. Шул чагында сез үзегезгә генә түгел, балагызга да ярдәм итәчәксез, гаиләдә тынычлык урнашачак. Әгәр өйдәге “һава торышы” яхшы икән, димәк, балага имтиханнарын уңышлы тапшыру өчен уңай шартлар бар, дигән сүз.
Балага ничек булышырга?
1. Хәленә керегез. Борчулы чагында баланы аңларга һәм аңа булдыра алганча ярдәм итәргә тырышыгыз. Тәнкыйтьләмәгез, тавышыгызны да күтәрмәгез. Әгәр ярдәм сораса – булышыгыз, комачауламаска кушса – комачауламагыз.
2. Куркытмагыз. Имтиханнарның катлаулы булачагын, зур җаваплылык икәнен исенә төшереп тормагыз. Бу гамәлегездән файда юк, киресенчә, балада хисләр каршылыгы тудырып, үз-үзенә ышанычын гына югалтуыгыз бар.
3. Мактагыз. Ихлас күңелегездән: “Мин сине бик тә яратам, син булдырачаксың”, - дип ешрак әйтегез. “Яхшы сүздән соң кактуслар да әйбәтрәк үсә”, - диләр бит, шуның кебек баланы мактау, тагын да тырышыбрак укырга дәртләндереп җибәрү кирәк.
4. Тынычландырыгыз. Бигрәк тә имтиханнар алдыннан баланың борчылуын киметергә тырышыгыз.
5. Үсендереп җибәрегез. Яхшы итеп башкарган эшләрен мактагыз. Аның көчле якларын табыгыз һәм шуңа таяныгыз.
6. Үз-үзенә ышанычын арттырыгыз. Бала, булдыра алмам, дип күбрәк курыккан саен хата җибәрү мөмкинлеге дә арта. Бер үк вакытта йомшак та, кырыс та булыгыз, әмма хөкемдарга гына әверелмәгез.
7. Сәламәтлеген кайгыртыгыз. Балагыз белән кызыксынып торыгыз. Аның хәле начарланып китүен, мәсәлән, артык талчыгуын сездән башка беркем дә вакытында күреп кала алмый. Имтиханга әзерләнү режимын ничек үтүен контрольдә тотыгыз.
Баланың шәхси үсешен, бигрәк тә фикерләү дәрәҗәсен психологик диагностика ярдәмендә мөмкин булган кадәр иртәрәк ачыкларга тырышыгыз. Бәлки, балагыз игътибары җитмәве, тиз аруы, стресстан чыга алмый азаплануы сәбәпле, “хәтәр” төркемгә карыйдыр. Әгәр шулай икән, аның белән яхшы мөнәсәбәттә булыр өчен бөтенләй үзгә алым сайларга тиеш буласыз.
Имтихан алдыннан
Баланы, имтихан бирәсе аудиториягә керер алдыннан түгел, ә кимендә бер ай алдан тынычландырырга кирәк. Һәр көнне имтиханга әзерләнеп, укып утырганнан соң, җиңелчә физик күнегүләр ясап алсын. Йоклар алдыннан даими рәвештә нерв системасын тынычландыра торган үлән төнәтмәләре эчсен. Әмма көчле йөрәк дарулары, антидепрессантлар, транквилизаторлар куллану катгый рәвештә тыела. Шулай ук күзәтеп торыгыз, яшьтәшләренең сүзенә колак салып, имтихан алдыннан көч-куәтемне арттырам дип, энергетик эчемлек эчеп куймасын.
Баланың туклануын игътибар үзәгендә тотыгыз: киеренке акыл хезмәте вакытында туклыклы, тиешле витаминнарга бай ризык кирәк. Балык, эремчек, чикләвекләр, күрәгә һ.б. баш мие эшчәнлеген яхшырта. Шулай ук минең актив эшләве өчен гади яки минераль суны, яшел чәйне күп эчү дә файдалы. Ә менә кофе, каты чәйдән ераграк булуы хәерле. Бигрәк тә имтихан алдыннан. Гомумән, имтихан тапшырырга 12 сәгать кала, китапларны бер читкә алып куегыз. Чөнки организмны ял иттерү дә бик мөһим: саф һавада йөрсен, душ керсен һәм вакытында йокларга ятсын.
БДИ нәтиҗәсенең тискәре булу ихтималы
Бала белән негатив вариант турында да сөйләшергә тиешсез. Әгәр ул тестны эшли алмаса, нишләргә? Аның күңелен, һичшиксез, “Әгәр эшли алмасам...” дигән уй бимазалаячак. Әйләнә-тирәдәгеләрнең, бигрәк тә әти-әнисенең өметен аклый алмаудан куркачак ул. Балага имтиханда уңышсызлыкка очраудан гына дөнья бетмәгәнен аңлатырга кирәк. Иң мөһиме, имтиханны нинди билгегә тапшырса да, сез аны шулай ук яратачаксыз һәм бернәрсә дә үзгәрмәячәгенә төшендерегез. Әгәр имтиханны тапшыра алмаса, малайлар армиягә китәргә, ә кызларга эшкә керергә туры киләчәген аңлатыгыз. Болай эшләгәндә, бала, нинди нәтиҗә булса да, билгесезлек алдында калмаячак һәм бу аңа җиңеллек бирәчәк.
Онытмагыз, балагызның психологик яктан сәламәтлеге сезнең кулларда, әти-әниләр!

Инна ИДРИСОВА