Көзге депрессияне ничек җиңәсез? (Сораштыру)


Күпләр көзне ярата, аны муллык, төрле төсләргә бай булган ел фасылы итеп кабул итә. ләкин кайбер кешеләрнең, көзгә аяк басу белән, кәефе төшә, аларда депрессия башлана. Кешеләрнең 4-5 проценты көзге депрессиягә бирелүчән. Бу чорда аеруча ирләр күңел төшенкелегеннән интегә икән. Психологлар, елак һава торышы, кояшның юкка чыгуы кешеләрнең рухи һәм физик халәтләренә тәэсир итә, дип саный.
Йокысызлык, эч пошу, моңсулану, тиз ару, берни эшлисе килмәү, битарафлык – бу депрессиянең билгеләре. Ә сез көзне ничек кабул итәсез? Көз көне күңел төшенкелегенә биреләсезме, депрессияне ничек җиңәсез?

Ләлә БАҺРАМШИНА, психолог:

– Үзем психолог булуыма карамастан, депрессия­ләр миңа да хас. Көз көне безгә психологик ярдәмгә мохтаҗ булучылар еш мө­рәҗәгать итә. Үзем дә көзне өнәмим, кояш җитми башлый, җылы көннәр юкка чыкканын авыр кичерәм, кәеф әллә кая югала, шуңа күрә башкаларның мелан­холиягә бирелгәннәрен яхшы аңлыйм. Андый кеше­ләргә “бәхет терапиясе”н тәкъдим итәм. Берни эшлисе килмәгән чакта, кызык­сыну булмаса да, үзеңне өстерәп дигәндәй урамга, ке­шеләр янына, иң яхшысы – урманга чыгарга киңәш итәм. Табигатькә якын булырга кирәк. Иренмәгез, тирә-якны күзәтегез, фотога төшерегез. Теләмәсәгез дә, комедиягә барыгыз. Авыз ерылса, баш миенең биохимиясе эшкә җигелә, бу сезгә позитив эмоцияләр бүләк итәчәк. Музыка тыңлагыз, яшьлек чорына туры килгән җырлар булса, тагын да яхшы. Мин, мәсәлән, кәеф булмаганда “Битлз”ны тың­лыйм. Нәрсә ашаганга да игътибар итәргә кирәк. Кү­ңел төшенкелеге вакытында шоколад, карабодай, кабак, банан, әфлисун, хөрмә, күркә ите ашарга кирәк. Тагын бер киңәш: зәңгәр пластик шешәләргә су тутырыгыз да бер сәгатькә кояш­ка яки электр лампа яктысына куегыз. Бу су энергетик эчемлеккә әйләнәчәк.

Гамил НУР, шоумен, тамада:

– Танышларым арасында борчылып, моңсуланып, даими зарланып яшәүчеләр шактый, ләкин аларның мон­дый күңел халәте җәй дә, көз дә булырга мөмкин. Аңа карамый ул. Көзен салкынайта бит, кешеләр шуны авыр кичерә. Өлкәннәрнең авырулары кузгала, тәннәре сызлый башлый. Урамда сал­кын булгач, кешеләр күб­рәк өйдә утыра, телевизор карый, анда күңелне күтәрә торган яңалыклар бармы әллә?! Йә сугыш күр­сәтәләр, йә пенсия булмый дип куркыталар, бәяләр кү­тәрелә, диләр... Ялгыз яки хисчән кешеләргә аеруча авыр. Кеше ел әйләнәсе хәрәкәттә булырга тиеш дип саныйм. Өйдә үз-үзеңә бик­ләнеп утырырга ярамый!



Гөлүсә ИСМӘГЫЙЛЕВА, “Татарстан хәбәрләре” тапшыруы алып баручысы:

– Элек күңел төшенке­легенә еш бирелә идем. Авыр чакларым да күп булды, ләкин үз-үземне кулга алырга көч таптым. Аллаһы Тәгалә булышты. Ел фасы­лыннан зарланырга хакыбыз бар­мы безнең? Салкын көз килде дип борчылабыз, ә чынлыкта сәбәп юк, өс ки­емнәребез бар, торган урын­­нарыбыз җылы. Һава торышы алмашынып то­ру – үзе бер хикмәт бит! Тапшыру беткәннән соң тамашачыларыма күңел тынычлыгын телим, бу сүзләр­не әйткәнгә миннән көлә­ләр, ләкин кеше өчен бу мөһим. Юлда барганда Коръ­ән тыңлыйм, буш вакытымны спортка багышлыйм, физик күнегүләр кешене тонуста тота, баш миен дә төрле чүп-чар­дан арындырырга ки­рәк. Кеше яраткан шө­гыле белән мәшгуль булсын ул.

Сабрия ЙОСЫПОВА, ветеринария фельдшеры (Чүпрәле районы Кече Чынлы авылы):

– Табигатьнең начар кө­не юк. Көз, яңгырлар дип кенә депрессиягә бирелеп утыра торган кеше түгел­мен. Авыл кешесенең аңа вакыты да юк. Иртән тор­гач, эшкә тотынабыз, ят­канчы шул вак-төяк ыгы-зыгы бе­лән мәш киләбез. Мал-туар, кош-корт, бакча, аш бүлмәсе... Өлгер генә. Кай­да анда депрессия?! Әгәр шулай да бераз гына эчем поша, күңелем тула икән, шунда ук чарасын күрәм: үләннәр белән тәмле чәй төнәтәм, берәр тәм-том пеше­рәм дә күр­шеләрне чәй­гә дәшәм. кеше белән начар уйлар юкка чыга, онытыла. Пози­тив кеше­ләр белән күб­рәк аралашырга тырышам. Мунча ягам! Кызла­рым бе­лән, чабына-ча­бына, сә­гать­ләр буе керә­без. Мун­ча күңел төшенке­леген шунда ук юып тө­шерә. Кичләрен китап укыр­га яратам.