Бурычың булса, корбан чалыргамы?

15 октябрьдә мөселманнар­ның Корбан бәйрәме узачак.
Әлбәттә, ул бер көн белән генә чикләнми. Өч көн эчен­дә Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалырга мөмкин. Гадәт­тә, татарларда әлеге бәйрәмгә карата төрле аңлашылмаучылыклар килеп чыга. Дөресрәге, кайбер нечкәлекләрен белеп бетермибез. Бәйрәм алдыннан шул мәсьәләләргә ачыклык кертү йөзеннән, “Казан нуры” мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Зиннуровка мөрәҗәгать иттек.





– Рөстәм хәзрәт, халкыбызда Аллаһ ризалыгы өчен, үземә йә булмаса әти-әниемә атап корбан чалам дигән тө­шенчәләр бар. Үзеңә атап суйдырылган сарык итен ашарга ярамый икән, диюче­ләрне дә ишетә киләбез. Менә шушы төшенчәләргә ачыклык кертсәгез иде.
– Бөтен чалган корбаннар да Аллаһ ризалыгы өчен була. Үземнән, әти-әни, абыем яки апам исеменнән дип чалсаң да, ул Аллаһ ризалыгы өчен була. Безнең халыкка моны аңлап бетерергә кирәк. “Хәзрәт, моны эшләрем алга барсын, барысы да җайлансын өчен чалам”, – дип әйтүчеләр бар. Андый төшенчә юк. Намаз уку, сәдака бирү, ураза тоту, хаҗ кылу, корбан чалу – боларның барысы да Аллаһ ризалыгы өчен эшләнә. Кем исеменнән сарык чалына – монысы инде икенче мәсьәлә. Мәсәлән, фәлән улы Рөстәм исеменнән, Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалам, дияргә кирәк. Тагын бер четерекле мәсьәлә бар. Кайбер корбаннарны үзеңә ашарга ярамый, диләр. Бар ул мәсьәлә, әмма бу – нәзер корбаны. Анысы да Аллаһ ризалыгы өчен чалына. Әйтик, кайчандыр, бу эшем уңышлы гына килеп чыкса, корбан чалыр идем, дип әйткәнсең икән. Бу синең өстеңдә нәзер булып тора. Әлеге чалынган сарыкны сиңа да, әти-әниеңә дә, балала­рыңа да авыз итәргә, хәтта шулпасын да ашарга ярамый. Нәзер корбанын тулысынча таратырга кирәк. Шунысын да истә тоту зарур: шәригатьтә “нәзер” ди­гән төшенчә бар, ләкин галим­нәр, еш нәзер әйтү – әдәпсезлек­нең бер сыйфаты, дигәннәр. Йә Раббым, моны миңа бирсәң, синең өчен мин дә бирер идем, дип нәзер әйтәсең. Бу Аллаһ Тәгалә белән аралашуда әдәп­сезлек дип санала. Шуңа күрә иң яхшысы – нәзер кылмаска.

– Корбан чалып, хайван­ның канын бусагаларга, ишекләргә буяучыларны да күргән бар. Бу мәҗүсилектән калган гадәт ләбаса...

– Әйе, бу мәҗүсилектән калган гадәт, аннан сакланырга кирәк. Без, мөселманнарга, каяндыр имеш-мимешләр белән кергән мәҗүсилекне катгый рәвештә ташларга кирәк. Әгәр шундый гамәлләр кылсак, Алла сакласын, чалган корбаннары­бызның кабул булмавы ихтимал.

– Рөстәм хәзрәт, әти-әни улы яки кызы тугач, сарык суя. Күп вакыт гакыйканы корбан гаетендәге корбан бе­лән бутыйлар. Моны фарыз гамәл дип, Корбан гаетенә кертергә ярыймы?

– Бу – фарыз гамәл түгел. Әмма пәйгамбәрәбез Мөхәммәт (г.с.г. ) бер хәдисендә: “Баланың бәхете гакыйка белән бәйле”, – дигән. Гакыйка – бала тугач чалына торган корбан. Ир бала туса – икене, ә кыз туса берне чалалар. Пәйгамбәребез сөннәте буенча, ул җиденче көндә чалынырга тиеш. Бу гамәлне кичектереп тә үтәргә ярый. Моны Корбан бәйрәмендә дә үтәргә мөмкин, әмма йорт хуҗасы үз исеменнән дә сарык чалырга тиеш. Пәйгәмбәребез: “Кем дә кем мөмкинчелеге булып та, корбан чалмый икән, гәеттә безнең мәчеткә якынлашмасын”, – дигән.

– Бурычы булган кешеләр­гә корбан чалмаса да ярый, дигән гыйбарә яшәп килә. Хәзер бит инде күп кенә ке­шеләр ипотекага фатирлар ала. Димәк, аларның бурычлары бар, дигән сүз. Әйтик, унҗиде елга ипотека алган кешеләр корбан чалудан азат ителәме?

– Иң әүвәл еллык керемне исәпләргә кирәк. Аннан инде ел буена түләнгән ипотеканың хисабын аласың. Әйтик, ай саен ун мең сумнан ипотека түләнсә, димәк, ел буе 120 мең сум акча сарыф иткәнсең. Ә еллык кере­мең 400 меңнән артып киткән. Керемең күбрәк икән, син инде корбан чалырга тиеш.

– Мәскәүдәге Корбан бәй­рәмендә булган ыгы-зыгыны хәтерлисездер. Телевидение экраныннан хайваннар тире­ләре аунап яткан кайбер урыннарны күрсәтеп, чыгыш ясадылар. Дөрес, моны кү­пертеп сөйләүчеләр дә булды. Әмма бүген корбан чалганнан соң тәртипсезлекләр­не бездә дә күрергә мөмкин иде. Бүген бу вәзгыятьне кон­трольдә тоту ни дәрәҗәдә?

– Әгәр мәчет имамы корбан чалуны үз өстенә алган икән, бөтен эшне җиренә җиткереп үтәргә тиеш. Мәсәлән, чалына торган җирләрнең чиста булуы, аларның су белән юылып торуы зарур. Туный торган урын булдыру һәм алар янында махсус контейнерлар кирәк. Мәчет янында корбан чалу каралган икән, аның имам-хатыйбы моны контрольдә тота. Әйтик, без тунаган, суйган җаваплы кеше янына килеп, тәртиптә тоту кагыйдәләрен кат-кат әйтәбез. Ни өчен һәрвакыт исләренә төшереп торабыз, чөнки аяклары, башлары, тиреләре аунап йөрмәсен өчен. Дөрес, күп кенә мәчетләр бу эштән ваз кичтеләр. Дөрестән дә җиңел эш түгел. Кем дә кем корбан чалуны үз өстенә ала икән, гаеткә бер ай алдан ук әзерләнергә тиеш. Бәйрәмгә бер-ике көн кала, кайдан машина табарга, кайдан контейнер алырга дип түгел.

– Мәккәдә әлеге вәзгыять тагын да четереклерәк кебек. Әмма аларның бит барысы да тәртиптә...

– Анда барысы да җайга салынган. Аларның бит гасырлар дәвамында килә торган тәҗри­бәләре бар. Әлбәттә, Мәккәдә яңа технологияләр эшкә җигел­гән. Мин үзем шәһәр шартларында корбан чалу нинди булырга тиеш дигәндә, Төркиянең Истанбул шәһәрен мисалга китерер идем. Рамил хәзрәт Юныс белән икәүләп бу вәзгыятьне үз күзебез белән күрергә дип, 2008 елда әлеге калага киттек. Шәһәрнең мэры һәм ярдәмче­ләре белән сөйләштек. Алар Корбан гаете вакытында өсте капланган машина кую урыннарын махсус чалу урыннарына үзгәртәләр. Зур йөк машиналарында корбан чалырга җайлаш­кан урыннар булдырылган. Кеше төймәгә генә басып тора. Әлбәттә, сарыкны кул белән чаласың. Ә башка эшләр – тире­ләрен тунау, эче-башы, аяклары махсус контейнерларга тутыру автоматлаштырылган. Бик күр­кәм. Ә корбан чалу вакытындагы тәртипсезлекләргә мөсел­маннар үзләре гаепле. Пәйгам­бәребез: “Мөселманлык, ислам динен тоту – чисталык”, – дигән. Димәк, без мөселман исеменә тулысынча ук лаек түгелбез. Намазын укыйбыз, уразасын тотабыз, әмма калган гыйбадәт­ләребезне дә шартларына туры китереп үтәсәк иде.  
Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан