«Нәрсә соң ул, барбершоп?»,- дигән сораугыз булса, аңлатабыз. Бу бар да,кибет тә түгел. Бу чәчтарашханә. Ләкин үзенчәлекле. Могаен, сез ак-кара киноларда 30-нчы елгы Американы күргәнсездер. Анда ирләр аерым чәчтарашханәләргә йөрегәннәр: аларның чәчләрен кисәләр, мыекларын, сакалларын матурайталар иде, һәм барысын да ирләр эшләгән иде.
Менә бу «Chop-Chop» – нәкъ шундый ирләр чәчтарашханәсе. Монда стильле һәм матур итеп чәчләрне кистерәләр һәм яткызалар. Шул ук вакытта бу салон түгел – эшчеләр бөтенесен дә бик шәп һәм шул ук вакытта бик тиз эшли, ә сез чәчегез өстендә эшләгәннәр чагында «Коммерсант»ны, «Нью-Йоркер»дагы комиксларны яки американ «GQ» журналын укый аласыз. «Chop-Chop»ның тагын бер аермасы – монда бары тик ирләр өчен чыгарыла торган American Crew һәм Mr Natty маркалары белән кулланалар.
Мәгълүмат kurshe.ru сайтыннан алынды.