- Кайбер тикшеренүләр Себердә Марста яши алучы бактериялар булуын раслый.
- Керпенең йөрәге минутына 300 тапкыр тибә.
- Ай җирдән 80 тапкыр кечерәк.
- Соңгы 300 елда кеше җирдәге урманнарның 2/3сен юк иткән.
- 1979 елның 18 февралендә Сахарада кар ява.
- Ел саен планетада 500 меңнән артык җир тетрәү теркәлә.
- Дөньядагы иң авыр тәңкәне Канада банкы чыгарган. 1 млн. доллар номиналлы тәңкә 100кг авырлыкта. Русиядәге иң эре тәңкә 2010 елда Русия банкының 150 еллыгы уңаеннан чыкты. 50 мең сум номиналындагы чиста алтыннан коелган тәңкәнен авырлыгы 5кг.
- Халыкара Олимпия комитеты анализларында 12 мл дан артык кофеин табылган спортчыны ярышларда катнаштырмый.
- Дөньяда һәр 107 малайга 100 кыз туа. Табигать шул рәвешле малайларның балачакта күбрәк үлүен компенсацияли.
Фикерләр
Бу кызык! #4
4/
5
Oleh
GM