"Барыс - Ак Барс" уены вакытында Свитов Грэттонны накаутка җибәрде(видео)

Бүген, 12 октябрь көнне Ак Барс Астанада Барыс командасын 0:5 исәбе белән тармар итте.
Уен яхшы тизлектә үтте, Барыс 1 периодта Ак Барс капкасы янында, бөркет сыман әйләнеп йөрде , тик Баруллин үз капкасын уенның соңгы секундына кадәр батырларча саклады һәм гол керттермәде.  2нче период ахырында Свитов белән Грэттон арасында килеп чыккан сугыш җанатырларны тагын да җанландырып җибәрде.