Апаста серле үлем белән куяннар кырыла - чупакабрадан шикләнәләр (ФОТО)

Туган ягым Апас районында сәер хәлләр күзәтелә. Каратун авыл җирлегенә кергән Каратун, Морзалар, Заготзерно, Свияжный халкының төн йокысы качкан.
Билгесез ерткыч хуҗалыкларга кереп, тимер рәшәткәләрне каера, йозакларны вата, оя-оя куяннарны ботарлый. Нәкъ менә озынколакларга гына тиюе – гаҗәп хәл. Юкса, зыян күргән хуҗалыкларның ишегалды тулы каз-үрдәкләре дә, кетәклек тулы тавыклары да бар. Авыл халкы әлеге кырын эшләрне кыргый эт, төлкегә сылтауны кирәк дип тә тапмаган, күрәсең, тагын да куркынычрак, күз күрмәгән, колак ишетмәгән чупакабра дигән җәнлектән шикләнә башлаган.
Ерткыч тарафыннан ватылган ояларны, тынычлыгын җуйган хуҗаларны күрергә теләп, шул якларга юл тоттым.

Хәер, анда барганчы күрше Зур Болгаер авылына сугылдым. Чөнки биредә дә Рөстәм Габдрахмановлар хуҗалыгында сәер үлем белән ике куян үлә.

– Кичке уннар тирәсендә компьютер артына утырдым гына, эт өргән тавыш ишетелде. Ул-бу юкмы икән дип, иптәшем карап та керде, әмма шикләнерлек әйбер тапмады. Икенче көнне иртән сыер саварга дип чыксам, куян читлегенең иң аскы тактасы тырналып, сынып, ишегалдында аунап ята. Койма буенда җип-җиңелгә калган үле куян ята, башы тишелгән, үзеннән аккан кан күренми, эчеп бетергәндер инде. Ә бер куянны бөтенләй таба алмадык, – дип шомлы төн вакыйгаларын уртаклашты Роза Габдрахманова.

Чупакабра зыян салган тирә­лекнең үзәге – Каратун авыл җирлеге. Әлфинур апа Тимершина да төнге беренче яртыларда этләр өргән, казлар каңгылдаган тавышка чыга, әмма шикле әйбер тапмый.

– Иртәнге алтынчыларда эшкә киттем, ул вакытта караңгы булгач, үзгәрешләр күзгә чалынмады. Ләкин капка астындагы такта урам якта ята, нигә монда чыккан бу? – дидем дә урынына алып куйдым. Кызым көндез: “Әти, безгә чупакабра кергән”, – ди. Куяннар оясына керә торган рәшәткә-ишекне кимереп сындырган. Тимер капкага көче җитмәгәч, астыннан казыган. Бер куяныбыз ишегалдында гына йөри, аның аркасын умырып алган, кызыл тасма булып каны әле дә саркып тора, – диде Рөстәм Зиннәтуллин.

Көндез чәчәк бакчасындагы очлы тырнаклы аяк эзләрен күрәләр. Берәр атнадан соң “төнге кунак” тагын килә бирегә. Такталарны гына кимергән, әмма тимер капкага теше үтмәгән.

Морзалар авылы кибетчесе Рәйсә Шәрифҗанова гаиләсе дә ерткыч белән яхшы таныш. Узган ел 80 баш куяннарын харап итеп чыккан билгесез җанвар. Әмма күрүче булмагач, ерткычның исемен өздереп әйтүе кыен. Бу хуҗалыктагы озынколакларның каннарын гына эчкән булса, Наил Миңнуллиннарның дүрт куянына карата шушы арада гына бигрәк рәхимсез кыланган: йомшаккайларның эчке органнарын өзгәләп чыгарган.  Кибеттәге яшьләр шимбә көнне эткә охшаган тугыз җанвар күрүләрен дә әйттеләр, әмма этнекеннән койрыклары озын, аннан соң авыл тирәсендә моңарчы берьюлы тугыз эт тә күзгә чалынганы булмаган.

Ә ишетелгән хәбәрләр шактый куркыныч. Свияжный поселогында яшәүче Мәгъзүм Насыйбуллиннар хуҗалыгындагы ояның ишеген вата алмагач, бер куянның алгы аягын өзеп алган, шунда үлеп калган йомшаккай. Заготзерно бистәсендә яшәүче Марат Садриевларның тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган ояларына кергән. Бу киртәне җиңү тагын да көч өстәгән бугай ерткычка, куяннарның башларын өзеп, эчке органнарын чыгарып бетергән.

Авыл халкы белән аралаша торгач, әлеге ерткычның чупакабра түгел, ә көтүләре белән йөрүче росомаха икәне “ачыкланды”. Куяннардан тыш, сарык­ларга ябышуын да әйтеп үттеләр. Аягы аю табаны кебек, ике аягына басса, кеше буе була. Бик көчле җанвар ди, арттан килеп сукса, кешене үтерергә дә мөмкин. Шуңа күрә, әлеге авылларда урамга чыгарга да куркалар. “Куян үрчетүчеләргә аяк чалу өчен махсус безнең якларга ыргытып киткәннәр икән”, – дип тә шикләнә апаслылар.

Каратун авыл җирлеге рәисе Радик Исмәгыйлев тә бу хәлләрдән тынычлыгын җуйган.

– Үз күзләрем белән күрмәгәч, күрүче кеше булмагач, чупакабра дип тә, росомаха дип тә әйтә алмыйм. Әмма төлке, эт дип кенә каласым да килми, чөнки мин үзем дә аучы, бикле йозакларны, тимер читлекләрне ватарга көче җитәрлек этләр бар дип уйламыйм. Хәер, браконьер эте түгел микән дип тә шикләнәм. Алай дисәң, яңа салынган комда эзләре бик ачык күренә, этнекеннән зуррак, тырнаклары бик озын. Ерткычны тоту өчен кизү торабыз, эзләмәгән чокыр-чакыр калмады, тик кешедән дә хәйләкәррәк бугай ул. Иң кызыгы: төн уртасыннан соң гына ауга чыга, куяннарга гына тия һәм этләр дә өзгәләнеп тавыш бирми. Мари урманнары янгач, шул яклардан күченгән ерткыч микән әллә дип тә уйлыйбыз, – дип хафалануын белдерде ул.

Район телендә чупакабра дип исем алган этсыман җанвар кайчанга хәтле кешеләрнең котын алып йөрер, билгесез. Көче турында ишеткән авыл халкының куяннары булмаган хуҗалыклары да ерткычтан куркып, ут йотып торырга мәҗбүр.

 Кимерелгән такта

 

Ерткыч ояны җимергән


Эзләре


Койма


Кырган эзләр


Сырты кимерелгән куян



Чулпан ШАКИРОВА
Акчарлак