Картлар йортына илтмәсеннәр иде

Очраклы гына 90 яшьлек бер әби белән танышып киттем. Танышыма кунакка барганда, өй номерын бутап, Суфия апаның кың­гырау төймәсенә басканмын. Гафу үтенеп, китәргә борылган идем, карчык елап ук җибәрде.
“Минем бер айдан артык беркемне дә күргәнем юк. Кер әле, кызым”,– диде ул.
Аны жәлләп, фатирга уздым. Ике бүлмәле өй эчендә барлык җиһазлар да бар, телевизор да эшләп тора. Соңгысы картаймыш кө­нендә әбинең бердәнбер дустына әйләнгән.

“Балаларым каты бәгырьле булды“, – ди Суфия әбекәй

“Мин фатирга бер кыз бала кертер идем. Акчасы да кирәк түгел. Атнага бер җы­ештырып алса, шул җитә. Ип­тәш кирәк миңа. Төнлә авырып китүдән, ялгыз үлү­дән бик куркам, – диде ул. – Үзем өч кыз бала үстердем. Әти­ләре бик иртә үлеп китте. Балаларым кеше булсын дип бик тырыштым. Яшь вакытта авыруга да игътибар бирмә­дем, эшләдем дә эш­ләдем. Кызларым да үсеп җи­теп, бер-бер артлы кияүгә чыктылар. Гөрләтеп туйларын уз­дыру да минем өстә булды. Ул вакытта яшьрәк тә идем әле, бәхетемә кызларым бар, дип сөенеп йөргән чакларым. Тик тормыш тигез генә бармады шул.

Мин Казаннан ерак түгел бер районда үз йортым белән яши идем. Моннан 5 ел элек янгын чыгып, йортым көлгә әйләнде. Аннан соң миңа хө­күмәт фатир бирде. Әмма анда озак тормадым, кызларым башка фатирга күчерде. Бак­саң, берсе – янган йорт-җи­р­не, икенчесе – гаражны, өчен­чесе бак­чаны сатып акча эш­лә­гән. Миңа ниндидер язу бе­лән киләләр дә, бу пропискага керер өчен, дип кул куйдыртып алалар. Аңлаты­гыз әле, дигәч, “Нәрсә җитми сиңа, әни, ашатабыз, эчертә­без”, – дип кенә әйтәләр. Яныма килеп хәлем­не белергә вакытлары юк. Кечесе үз йорты белән яши. Мин сине мунчага килеп алырмын дигән иде, бер айдан артык узды инде. Юынганым да юк. Кайчак күрше йорттан бер танышым кереп юындыра. Берсе дарулар алып кайтып бирә. Дөрес, пенсиямне үзем алам. Анысына катышмыйлар. Бү­ген бу фатирда яшәсәм дә, пропискам башка җирдә. Картлар йортына илтмәсләр­ме дип куркам, кызым”, – ди ул.

Әбекәй өстәвенә инвалид та икән әле. Болай карап торышка бер дә туксанны бир­мәссең. Әмма сәла­мәт­леге генә мактанырлык түгел. Күзе начар күрә, аяк-куллары калтырый, башы еш әйләнә икән. “Авырып китсәм, табиб та чакырта алмыйм”, – дип уфтана ул. Әллә нигә бер кызлары кунакка чакыралар икән чакыруын. “Анысы да язу-сызу эшләре вакытында”, – дип шаярта әби. Шунда да, табында кияү утырганда, ашарга чыгарга ярамый, зал ягына кияү телевизор караганда чыгасы түгел икән. “Синнән ис килсә, яхшы түгел, дип әйтәләр”, – ди Суфия әби. Кызларымны яратып кына, җан җылымны биреп үстердем, берсеннән-берсе матур күл­мәкләр кидердем, ә алар никтер бигрәк каты бәгырьле булдылар. Балаларыма ки­рәкмим дип кенә үлеп тә булмый бит әле. Ходай биргән гомерне яшисең. Үзләрен дә минеке төсле картлык көтмә­сен дип телим. Үз балаларым бит, рәнҗисем дә килми”, – ди Суфия апа.

Китәр алдыннан әбекәй миңа акча сузды. Нәрсәгә икән дисәм, тыңладың, ки­ңәшләр бирдең, күпме вакы­тың узды, ди. Менә бит, ке­шенең ни дәрәҗәдә аралашасы килә икән! Әбекәйнең акчасыннан баш тартып чыгар юлга кузгалдым. Ә үзем уйланам: нигә өлкән яшькә җит­кәч, әниләр кирәксезгә әйлә­нә икән? Чөнки мондый язмышлы кешеләр бе­лән еш очрашырга туры килә. Кемнедер картаймыш көнендә өен­нән куып чыгаралар, кемдер “ветеран” фатиры аркасында футбол тубы шикелле теген­дә-монда типкә­ләнеп йөри, кемнедер картлар йортына озаталар, кай­берләрен хаста­ханәдә тоту ягын карыйлар. Әмма картлык барыбызга ишек шакыячак. Студент чактагы фатир хуҗам: “Карт ке­шедән күпме көлсәң дә ярый, барыбер үзеңә килә ул”, – дия торган иде. Сүзләрендә хаклык бар. Яшь, матур, сә­ла­мәт чакта без бу хакта онытабыз. Үз баласына әни кеше беркайчан да начарлык те­ләми, бәгыре каткан булса да рән­җемәскә тырыша. Карт­лыгында ялгыз калган Суфия әби дә кызларына рәң­җеми бит. Әниләр шундый олы йөрәкле шул алар! 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан