9 яшьүсмер "Ока" машинасы бн металл багана бәрелгән. 2 кеше вафат(видео)


Биектау районының Озерный бистәсендә килеп чыккан юл-транспорт халәкәте нәтиҗәсендә ике кеше үлгән.
Кичә кич  Озерныйда "Ока" автомобиле полиция хезмәткәрләренә буйсынмыйча качып китә һәм металл баганага килеп бәрелә.Машинада эчендә 9 яшьүсмер булган. Фаҗига урынында 16 яшьлек кызның гомере өзелә. Зыян күрүчеләрнең барысы да Казан шәһәренең 12нче клиник хастәханәсенә озатылган. Бүген төнлә тагын бер үсмер аңына килмичә вафат була. Тагын 3 кеше реанимацияда, хастәханәнең баш табиб урын басары сүзләренә караганда әлегә аларның икесенең хәле авыр кала.