Чираттагы мәгънәсез төн ...




Чираттагы мәгънәсез төн азагына якынлаша.  Инде ничәнче ай йокысызлыктан интегәм. 
Әллә бер чиргә әйләнде инде? Бәлки табибга мөрәҗагатъ итеп карагадыр? Меңләгән кешеләр тәмләп йоклаган арада, мин уземнен фикерләрне тупламакчы булып, кабат  уйга баткан кыяфәттә, мониторга төбәлеп  утырам. Урамда көз. Яңгыр тамчылары тәрәз кагалар, салкын җил саргылт-яшел яфракларны әле бер якка, әле икенче якка өеп уйный. Шәһәрдә тынлык...Бернинди шау шу, машина тавышлары, ниндидер талаш, ызгышулар юк әлегә.
Мин шулай утыруымны дәвам итәм.  Бөтенесен ташлап ятып йоклыйсы килә, тик ак түшәмгә карап  ятуга караганда, мониторга карап утыруны кулай күрәм. Күпме генә ятсамда йокыга китмәячәкмен бит, инде ничә тапкыр сынап караганым булды. Әти-әни дә ияләште инде хәзер, тәүлегенә 4-5 сәгать йоклаганга сүз әйтмиләр.  Әни кайвакыт берничә тапкыр торып, - “Улым, ят инде!” ди. Ә мин баш селтим дә, шулай утыруымны дәвам итәм. Туйдырды... Кайвакыт кешечә ятып йоклар өчен барысын бирер идем. Тик булмый шул, булмый...