Дус кызымны, кайчан кияүгә чыгасың дип, тәмам аптыратып бетерделәр. Өйгә кайтсаң, әти-әни шул сорауны бирә, туган көн саен да шул бер үк тост: матур гаилә корырга. Кирәк икән – кирәк, шулай тиеш, димәк, дип, яше утыздан узгач, юньләп белмәгән дә кешегә кияүгә чыкты. Бер ел тулганчы аерылыштылар.
Танышларымның кызына да инде утыздан артык. Ике
институт тәмамлады, тырышлыгы, булганлыгы белән карьера ясады. Акчаны
күп эшли. Яхшы киенә, чит илләрдә еш була, матурлык салоннарыннан
кайтып керми диярлек. Дуслары күп. Тик менә кияүдә түгел.
“Кайчан кияүгә чыгасың?” – дигән сорау белән теңкәгә
тимәсеннәр иде ди ул. Ярый инде, әти-әни бер хәл – онык сөяселәре,
мине ышанычлы кулларга тапшырасылары киләдер. Туган-тумачаның, бәлки,
туйда күңел ачасы киләдер. Ә бит шул сорауны тагын кемнәр генә бирми.
Кияүдә булмавыма ник шулкадәр кызганып карыйлардыр. – Әллә мин
эчкече яки беткән бер нәрсә шунда”, – дип зарланып алды.
Ярый әле, үзем дә шул сорауны бирергә өлгермәгәнмен.
Чынлап та, ни өчен соң әле гаиләсезләрнең хәле безне
шул кадәр кызыксындыра? Мәгълүм анекдот искә төшә: кияүдәге хатын ирсез
дус кызына шалтыратып, юган-җыештырганы, өйдәгеләренә ашарга пешереп
ашатканы, барысын йокларга яткырганы, эт булып арыганлыгы турында
сөйли. Дус кызы исә джакузида салмак музыка астында җиләк капкалап,
шампан шәрабы эчеп ятканын әйтә. “Ялгызың булуыңны күз алдыма китерсәм,
йөрәгемә кан сава”, – ди ирле хатын. Ни өчендер, әлеге анекдоттагыча,
ялгызлар безгә бәхетсезрәк тоелган сыман. Чынлап уйласаң, ялгыз кеше яр
табарга тели икән – таба бит инде ул аны. Хәзер яр табуның юллары
шактый. Интернеттан эзлисеңме, таныштырулар бюросына барасыңмы,
психологларга мөрәҗәгать итәсеңме... Димәк, теләк кенә кирәк.
Гаиләлеләр традицияләрнең дәвам итүен тели, ди
психологлар. Аларның балалары үсә. Балаларны башлы-күзле итеп,
туйларында бәйрәм итеп, оныклар сөясе килә. Җәмгыятьтә гаилә –
уңышлылык нигезе дә дип карала. Миллионнар эшләмәсәң дә, әллә кем
булмасаң да, ныклы гаилә төзи алгансың икән, димәк, син барыбер зур
нәрсәгә ирешкәнсең. Чөнки Аллаһ Тәгалә кешеләрне шулай парлы итеп
яраткан.
“Кияүгә чыкмадыңмы әле?” яки “Башлы-күзле булмадыңмы
әле?” – дип кызыксынып, кешеләр бер-берләренә яхшылык кына телиләр.
Яхшы гаилә кору – чынлап та бәхет ул. Тик яхшылык теләгәндә арттырып
кына җибәрмәскә кирәк. Кешене ашыктырмаска кирәк, ди психологлар.
Алайса, аерылышулар саны күп, дип шаккатабыз. Кайчагында кешегә
ялгызлык та кирәк. Үзен, нәрсә кирәген яхшырак аңлау өчен. Кеше шуннан
соң гына ныклы гаилә корырга әзер булачак.
Рәзинә СӘЛАХИЕВА