Миңа наз кирәк
Мәдинә Үзбәкстанда туып үскән. Апаларына ияреп, чүпрәк-чапрак сатарга дип Татарстанга килеп чыга. Авылдан-авылга йөргәндә юлда туктап утырткан Тимербай белән очраша башлый. Бу вакытта Тимербайның беренче хатыныннан аерылган гына вакыты була. Яшь кыз ир-атның күңелен яулый. Озакламый: “Мин Үзбәкстанга китеп бәхетле була алмыйм, мине килеп ал, сиңа кияүгә чыгам”, – дип шалтырата. Тимербай, йоласын туры китереп, Мамадыш районы Тәкәнеш авылында яшәүче Мәдинәнең апаларына барып, аның кулын сорый. Шуннан соң 21 яшьлек кыз белән 40 яшьлек ир гаилә корып җибәрә. Тимербайның беренче хатыныннан баласы булмый. Кулына үз сабыен тотып сөяргә хыялланган иргә бу бәхетне Мәдинә бүләк итә. Мәхәббәт җимешләре булып, башта кызлары дөньяга аваз сала. 1 елдан исә уллары туа. Хәзер берсенә –3, икенчесенә 2 яшь. Бәхет өчен тагын ни кирәк дияр идең дә бит. Әмма нәкъ шушы вакытта ир – хатынын, хатын ирен аңламый башлый. “Мин бит яшь әле. Миңа наз, сөю кирәк. Яратылып яшисем килә. Көндәлек эшләр, бертөрле тормыш туйдырды инде. Кафе, рестораннарга барасым, кунакка йөрисем килә. Мин әле “уйнап” туймадым. Монда бит аралашырга да кеше юк. Балаларга карагач, ачу гына чыга. Аларны кыйнап булмый. Шуңа кычкырам. Быел җәй су буена киткән өчен кызымны кычыткан белән чәбәләдем”, – ди ул. Шулвакыт сүзгә Тимербай кушылып: “Бала бит ул, чыгып та китәр. Әмма аның аркасын шулкадәр кычыткан белән чабарга кирәкми иде”, – ди.
Ял итәргә вакыт җитми
Төркәш авылында Тимербай Рәкыйповны хөрмәт итмәгән кеше сирәк. Кулы алтын, техниканы белә, кешеләргә ярдәмчел, кыш буе итек басып, сату итә. Авылдашлары аның турында: “Бәхеткә тиенде дигән идек, киресенчә булып чыкты. Бу хатын аңа рәхәт күрсәтми. Баласына өч ай булганда беренче тапкыр өеннән чыгып киткән иде. Үзбәкстанга юлны ул Казан белән Кукмара арасы кебек кенә күрә. Балаларын куркытып бетергән”, – диләр.
Тимербай исә һаман эштә, шабашкага еш чыгып китә. Тик менә балаларын караучы булмагач, эшли алмый. “Авылда эш күп бит. Терлекләр дә бар. Җәй көне печәнен әзерлисең, бакча эшләре, йорт-җир зур. Кунакка йөрергә вакытым калмый минем. Аннан соң каядыр барсаң – кызым белән улымны әнигә калдырырга кирәк. Ә ул олы яшьтә. 80не тутырып килә. Әле дә ярый шул әнием бар. Балаларны күбрәк ул тәрбияли инде. Мәдинә бит еш чыгып югала. Узган ел Яңа ел алдыннан хастаханәдә 15 көн яттым. Табиблар: “Балаларның анасы юкмы әллә?” – дип сорагач, читен була иде. Мәдинә ул вакытта Үзбәкстанда 2 ай торды. Аннан соң безнең янга кайткач, берәр ай, берәр атнага югалып йөри иде. Быел өч көннән артыкка китми. Кайтып җитә. Үзе гел: “Миңа синең балаларың кирәкми, китәм”, – ди. Көтеп алган сабыйларымны мин үзем генә үстерергә дә риза. Тик һаман саен Мәдинәнең яшь булуын исәпкә алып, гафу итеп киләм. Балалар ятим үсмәсен дим. Әмма ул 15 минут үзен бертөрле тота, аннан тагын үзгәрә. Юктан тавыш чыгара. Өйдәге эшнең күбесен әни башкара югыйсә”, – ди ул.
Шулвакыт аның сөйләп бетергәнен дә көтмичә Мәдинә сүзгә кушыла: “Атнага ике тапкыр идән юам, ашарга пешергәлим. Минем монда яшисем килми. Минем һәр адымымнан гаеп эзлиләр. Туйдым болардан”, – ди ул.
Орфага апага бердәнбер улының балалары бигрәк газиз. “Килен кычкыра, каршы әйтә, пычрак сүзләрне жәлләми. Ул миңа кычкырганда – оныклар йөгереп килеп күкрәгемә сарылалар. Кем уйлаган 80 ягына чыкканда шундый хәл булыр дип. Өйдә тынычлык югалды. Үзем дә туеп әллә кайларга чыгып китәрдәй булам. Мәдинә белән бер түбә астында яшисем килми”, – ди ул.
Прописка кирәк ...
Мәдинә белән Тимербай 2012 елда язылыша. Хатын шуннан соң вакытлыча пропискага керә. Тик гаиләдә тынычлык югалгач, хатын чыгып китеп йөри башлагач, алар аерылышырга карар кыла. Быелның апрелендә суд аларны аера. Балалар әтисе белән кала дигән үзара килешү булгач, судта бу хакта сүз дә булмый. Мәдинә – Россия гражданы түгел, ә балаларында гражданлык бар. Хәер, Тимербай балаларын, үзем тәрбиялим, дип тора анысы.
Рәсми аерылышсалар да, Мәдинә һаман кайтып-китеп йөри. “Мин Үзбәкстанга берничек тә бала ияртеп кайта алмыйм. Мин анда китеп яңа тормыш башламакчы булам. Анда апам, абыем, энем бар. Бала ияртеп кайтсам, мин анда кемгә кирәк?” – ди ул.
“Ник Үзбәкстанда гына калып бәхетле булмадың?” – дип сорыйм. “Ул вакытта миңа каядыр еракка китәргә кирәк иде. Гайбәтләр онытылсын өчен”, – ди Мәдинә. Озакламый пропискасы бетә. Закон буенча аны биш елга туган ягына депортацияләргә тиешләр.
Исерек татар хатыны да болай эшләми
Бу көнне әлеге гаиләгә Кукмара районының “Тылсым” социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Гөлнара Бадыгыева да килгән иде. “20 ел эшләп, мондый хәл күргәнем юк иде: балага хокукларымнан мәхрүм итеп белешмә бирегез, дип килгән беренче ана бу. Без бу гаиләгә еш киләбез. Мәдинә китәм ди дә – китми, кайдадыр йөреп кайта. Аңа шулай уңайлырак. Бала хокукыннан мәхрүм итәр өчен ул наркоман, эчкече булырга тиеш. Балаларын җәберләгән әниләрнең дә хокукларыннан мәхрүм итәр өчен суд юлын озак таптыйсы. Хәтта исерек аналар да, бер генә мөмкинлек бирегез, дип ялвара. Араларында уңай якка үзгәрүчеләре дә бар. Ә Мәдинәне аңламыйбыз. Ничек инде үз балаларыңнан баш тартырга кирәк?!” – ди Гөлнара Рәис кызы.
“Мин үз әниемне сагынам”
Мәдинә белән озак сөйләшеп утырдык. Социаль хезмәткәрләр үз киңәшләрен бирде. Сәгатьләр буе үгетләп карадылар. Ахырда Мәдинәдән, фикереңне үзгәртмәдеңме, дип сорадым. Ул миңа: “Юк, барыбер китәм. Әти-әниемне сагынам. Әниемне яратам. Ул миңа бик кирәк. Татарстанда миңа берни дә калмаган”, – дип җавап бирде. “Кызың Таңсылу да әнисен сагыныр бит, аңа бигрәк тә синең яратуың кирәк”, – дим. Хатын дәшми.
Аның алма кебек чагы. Теге вакыттагы чүпрәк саткан Мәдинә түгел ул хәзер.
P.S.: Социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре Тимербай белән Мәдинәгә, уйлап бетергәч, районга килеп карарыгызны әйтерсез, дигән иде. Мәдинә фикерен үзгәртмәгән. Кичә: “Балаларымнан баш тартам, алар әтиләре белән яшәсеннәр, 1 елга Үзбәкстанга китәм”, – дип аңлатма язган. Түзә алмадым, Тимербайга да, Мәдинәгә дә шалтыраттым. Гаилә башлыгы: “Балаларым ичмасам, тавыш-гауга күрмичә яшәр, 1 ел узгач, Мәдинә дә бәлки үзгәрер. Аерылышып тору файдага булмасмы”, – дип җавап бирә. Мәдинә исә: “Фикеремне үзгәртмим, мин китәргә карар кылдым. Әлегә 1 елга гына. Сагынмасам, кайтып та тормам”, – дип җавап бирде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА