«БДИны тагын бирер идем!»


«БДИны тагын бирер идем!»
«Имтиханның ул хәтле авырлыгы юк, олимпиада түгел бит ул!» – дип шаккатырды мине Кукмара районының Зур Сәрдек гимназиясен тәмамлаган Гөлназ Садриева.
БДИ укучыларга психологик травма ясый, дигән булабыз тагын! Әнә Гөлназ, тагын бирер идем әле, дип тора. Барлыгы дүрт фәннән сынау тапшырган, шуларның өчесеннән (!) 100 балл җыйган Гөлназны имтиханнар куркыта алмаган.
Бер фәннән иң югары балл җыючыны аңлап була. Ике имтиханны 100 баллык итеп тапшырган укучыга инде соклану катыш гаҗәпләнү белән карыйсың. Менә «йөзбаллчы»лар исемлегенә өч тапкыр керүчене... Андыйлар белән очрашкан юк иде әле. Татар гимназиясендә укып, шундый зур уңышларга ирешкән Гөлназ әңгәмә барышында мине бер генә тапкыр гаҗәпләндермәде.

– БДИ дигәч, күңелеңә нинди хисләр килә иде, Гөлназ?
– Курку хисе. Хыялым – медицина университетына керү, ә анда эләгү өчен бик югары баллар кирәк. Бөтенесен имтихан хәл итәчәген аңлый идем.
– Имтиханга кайчан әзерләнә башладың?
– Кечкенәдән табиб буласым килгәч, биология белән күптәннән шөгыльләнә идем. Бу фән буенча төрле олимпиадаларда катнаштым, быел төбәкара этапта Россия күләмендә призер да булдым. Химиядән генә репетиторга йөрдем, калган фәннәрдән укытучыларым белән әзерләндем.
– Кайсы имтихан иң катлаулысы булды?
– Биология, чөнки ул күп юнәлешле фән. Аллага шөкер, барысының да нәтиҗәләре яхшы булды. Рус теле, химия һәм биологиядән – 100әр, математикадан 77 балл җыйдым.
– Бер фәннән 100 балл булгач, тагын берәрсеннән шуның кадәр үк булыр дип көткән идеңме?
– Мин, өч фәннән дә балларым 90нан югарырак булыр, дип көткән идем. Химиядән 100 баллга ук өметләндем. Бик күп көч куйдым БДИга. Нәтиҗәләрне болай ук булыр дип уйламаган идем, бөтен тырышуларымның җимешен татыдым инде.
– Өч фәннән дә максималь билге алуың кешеләр арасында бертөрле генә фикер тудырмагандыр...
– Якын кешеләрем минем белән бергә шатланды, горурланды. Үзем эшләгәнгә ышанмыйча, сатып алганнар, дип гайбәт чыгаручылар да булды. Комиссия эшләремне кабат тикшерде, аннан соң да балларым үзгәрешсез калды.
– Ничек уйлыйсың, 100 балл ул яхшы белем күрсәткече генәме?
– Юк, бәхет эше дә ул. Иң мөһиме – куркуны җиңә белергә, үз-үзеңә ышанырга кирәк.
– Ә менә хәзер, үз башыңнан үткәч, БДИ дигәч ниләр кичерәсең?
– БДИ белән генә дөнья бетми. Вакытыңны дөрес бүлсәң, яхшылап әзерләнсәң, бернәрсәсе дә юк аның. Тагын бирер идем әле! Мин БДИны калдыру яклы, чөнки укырга кергәндә башка имтихан биреп торасы юк.
Башта рус мәктәбендә укыган Гөлназ 8 нче сыйныфтан соң татар гимназиясенә күчкән. Рус китаплары буенча аерым шөгыльләнгән ул. Һәм шушындый зур уңышка ирешкән. Документларын Казан дәүләт медицина университетының дәвалау эше юнәлешенә тапшырган Гөлназның максатына ирешүен, үзе сайлаган уку йортына кереп, яраткан һөнәре белән шөгыльләнүен телибез.

Гөлназдан имтиханны 100 баллга тапшыру серләре
1. 7-8 нче сыйныфта ук булачак һөнәреңне сайлап, шул өлкәдә белемеңне системалы рәвештә арттыра барырга;
2. БДИга ныклап әзерләнүне 10 нчы сыйныфта ук башларга;
3. Вакытны дөрес бүлеп эш итәргә;
4. Дәрестә өйрәнгәнне өйдә ныгытырга.


Фәнзилә МОСТАФИНА
Фикерләр
Укырга киңәш итәбез × +
«БДИны тагын бирер идем!»
4/ 5
Oleh