Шаулап-гөрләп үтеп тә китте


  • ·         Казанда узган җәйге Универсиадада дөньяның 162 иленнән 9300 спортчы катнашты.
  • ·         Универсиаданы  800 меңгә якын кеше тамаша кылды. Студентлар Уеннары моңарчы андый зур игътибар курсәткәне юк иде. Чагыштыру өчен, футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын якынча 2 миллион кеше тамаша кыла.
  • ·         29 июньнән 20 ильгә  кадәр спортчылар өчен 3 миллион ризыктан гыйбарәт 620 тонна төшке аш пешерелде. Универсиада авылының төп ресторанында Ауропа, Азия милли ашлар(рус һәм татар), вегетариан һәм хәләл ризыклар тәкъдим ителде.
  • ·         Казан Универсиадасында 170 илдән 1,2 мең журналист һәм техник хезмәткәр аккредитацияләнгән иде. Спорт ярышы Россиянең – 3 һәм 13 чит ил телеканалы тарафыннан 105 илдә трансляцияләнде.
  • ·         Универсиада барган көннәрдә спортчылар һәм хезмәт күрсәтүче персонал табибларга 8,7 мең тапкыр мөрәҗәгать итте. Күп кенә кунаклар бик теләп яңа җихазларда бушлай тикшеренү узды. FISU җитәкчелеге Татарстан Универсиаданы аның тарихында иң яхшы медицина хезмәте белән тәэмин иткән төбәк булды, дип белдерде.
  • ·         Универсиадада яуланган һәр медальдә, әлеге бүләкнең нинди дәрәҗәдә булуына карап, 6 грамм алтын, көмеә яки бронза кулланылды.
  • ·         Казан Универсиадасында Россиядән һәм дөньяның 24 иленнән 20 мең волонтер катнашты. Аларның иң кечесенә – 15, ә иң өлкәненә 77 яшь.
  • ·          Студентлар уеннарында Россиянең төрле төбәкләреннән Эчке эшләр министрлыгының 24 мең хезмәткәре тәртип саклады.
  •  Универсиадага әзерләнү һәм аны үткәрүгә тотылган 228 миллиард сумның 220 миллиарды шәһәр инфаструктурасын үстерүгә сарыф ителде – шәһәрдә моңа кадәр булган 34 спорт обътына өстәп, 30 яңа корылма төзелде. Шулай ук Халыкара аэропортта яңа терминал, яңа автовокзал ачылды, ике тимер юл вокзалы төзекләндерелде, аэропорттан шәһәр үзәгенә кадәр “Аэроэкспресс” йөри башлады, 3 метро станциясе сафка бастырылды, 12 транспорт чишелеше, җәяүлеләр өчен 44 җир өсте һәм җир асты кичүләре барлыкка килде.