Рәсәйне фахишәләр баскан...


Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, илдә миллионнан артык фахишә бар икән.
Боларны дәваларга кирәк булса, һәр табибка икешәр фахишә туры килә, диләр. Сан ягыннан артистлардан, журналистлардан һ.б. ким булмаган бу төркем бернинди хокуксыз, яшерен рәвештә гамәл кылып яши икән. Төн­нәрен ничек уздырырга белмичә, йокысызлык чиреннән интегүче адәмнәр­нең күңелен күрүче бу кеше­ләр нигә әле хокуксызлыктан интегә?
Яшь хатын-кызларга ачык рәвештә фахишәлек итү мөм­кинлеген бирүне яклап чыгучылар да бар. Шуларның берсе – әби дәрәҗәсенә җит­кән язучы Мария Арбатова. Үткән елның ноябрь ахырында Владимир Соловьев алып барган телетапшыруда бу ха­тынның әңгәмәсен тыңлагач, минем нерв җепселләрем чымырдап куйды. Заман чиренә әйләнгән “этлек”не бу хатын чын-чынлап яклый. Аргументы да бик саллы һәм тирән мәгънәле: яшь кызларны зин­нәтле сарайларга җыйнап, табиблар карамагына тапшыру, алар акчалы ирләргә бик яхшы хезмәт күрсәткәч, саллы гына салым таләп итү дәүләт өчен дә отышлы. Мария Арбатованы яклап чыгучылар да хатын-кызлар булды. Ни әйт­сәң дә, русларда да, татарларда да “һәркем үз бозыклыгыннан чыгып фикер йөртә” ди­гән гыйбарә тикмәгә генә барлыкка килмәгәндер. Әлеге чыгышларны тыңлаганнан соң В.Соловьев та: “Ул чакта безгә “атказанган фахишә” исеме бирү һәм медальләр дә тапшыру кирәк булачак”, – дип, үзенең юморын кыстырып куйды.

Тапшыруда Арбатованың көндәше Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов иде. Мин аның фикерен хупладым. “Ата кеше буларак, үзем­нең улыма да, кызыма да “этлек” эшләп йөрүгә юл куймаячакмын”, – диде ул. Тапшыруда катнашучы ирләр яшьләр арасында таралган бозыклык­ның кайбер сәбәпләренә дә тукталдылар. Төп сәбәп – җәмгыятьнең икътисадый һәм әхлак ягыннан какшавы, диделәр. Акча колы булу да үзенең эшен эшли. Ф.Энгельс та җәмгыятьтәге таркаулык, һәртөрле алдашулар әхлакны боза дигән.

Тапшыру барышында ха­тын-кызлар, сорау булгач, тәкъдим дә барлыкка килә дип, таякның авыр башын ирләргә төшерергә теләде. Фахишәлек күренеше борынгы заманнарда да булган. Лә­кин ямьсез күренеш халык арасында беркайчан яклау тапмаган. Аңа каршы көрәш чаралары да күрелгән. Православие һәм ислам динендә мондый күренеш гомумән инкарь ителә. Җенси тотнаксыз­лыкның төп сәбәпләреннән берсе – гаиләдә тәрбиянең җитеп бетмәве. Ата-ана күзә­түеннән ычкынган кызларга тотнаксызлык күренеше беренче чиратта яный. Моннан 50-60 еллар элек, без студент вакытта, “сөртенү” күренеше авылдан килгән кызлар арасында байтак иде. Әти-әнисе янында яшәгән шәһәр кызлары арасында ямьсез күренеш­ләрне хәтерләмим. Бүгенге көндә гаиләләрнең таркалуы, илдә булган башбаштаклык, законнарның үтәлмәү күре­неше яшьләрне куркыныч адымнарга китерә дә инде.

Яхшы, ахырын уйламыйча, бер селтәнү белән Дума депутатлары фахишәлекне иреккә чыгару законын кабул итеп тә куйдылар, ди. Ул чагында бүген яшерен рәвештә эш алып барган бандитлар группасы үз хокукларыннан бик оста файдаланачак. Торак шартлары җитешми дип, без юкка гына зарланабыз. Буш торган ике катлы йортлар да бихисап бездә. Менә шул йортлар санаулы көннәр эчендә фәхешханәләргә әйлә­нәчәк. Акча яратучы, әмма эш сөймәүче бәндәләр үз фатирларында да мондый адымнарны тормышка ашырачак­лар. Эшләп ватылмаган зур корсаклы агайларның “спрос”ын канәгатьләндерү өчен “хезмәткәрләр” күбрәк кирәк булачак. Кайчандыр үзләре фахишә булган, бүген чәчләре агара башлаган хатыннар, тәэминат бүлеге оештырып, тормышта югалып калган, ятимнәр, хәтта балигъ булмаганнар арасыннан яшь кадр­лар туплый башлаячак. Ә СПИД авыруы барыбер үсә­чәк, аны күбрәк наркоманнар тарата.

Фахишәлекне булдырмау өчен аның килеп чыгу сәбәп­ләрен эзләү мөһим. “Этлек” белән күбрәк эш сөймә­гәннәр шөгыльләнә. Эшләгән кеше­нең мондый адымга барырга вакыты да, көче дә калмый.

Кызларны авылда калдыру проблемасын да хәл итәргә кирәк. Шәһәрдә уңга-сулга бәрелеп, каңгырап йөргәнче, ата-ана янында тормышны җайга салу күпкә файдалырак. Ятим калган балаларны, гарипләрне күзәтеп тору, аларга булышу – менә шулар безнең иҗтимагый һәм әх­лакый бурычыбыз.


Әнис ЗАРИПОВ