Бу кызык! #2

  • Олыгайган саен кешенең баш мие җиңеләя.
  • Күзләр ачык килеш төчкереп булмый.
  • Һәр 512 мең бала табу очрагында берьюлы 3 бала туа.
  • Кеше йокламыйча 10 көннән артык түзми.
  • Кешенең аш казаны 4 литрга кадәр азык сыйдыра.
  • Кан кешенең организмы буенча йөреп, көненә 19312 км юл уза.
  • Кешенең эчәклеге  9 метр озынлыкта.
  • Йөрәк елына 35 миллион тапкыр тибә.
  • Кеше тәнендә җиде кисәк сабын ясарлык май була.
  • 20 сабыйның берсе генә табиблар билгеләгән көнне туа.
  • Кешенең башы уртача 3,6 кг авырлыкта була.
  • Алтыннан курку аурофобия дип атала.
  • Кырмыска беркайчан йокламый.
  • Хамелеон сукырайгач та әйләнә-тирә мохитнең төсенә карап үзгәрә белә.