Тавык йомыркасы зурлыгындагы җиләкләр

Яшел Үзән районында зур мәйданда бакча җиләге үстерә башлаганнар, дигән сүзгә баштарак ышанмадым. Ничек инде гектарлап җиләк үстереп булсын, бездә бакчада да тиешенчә уңыш ала алмыйлар, дип уйлап куйдым. Шулай да җиләк чорында бу урынга барып кайтырга булдык.

Яңа алым үзләштердек

– Без моңа кадәр кыяр үстерү белән шөгыльләндек, – дип сүзен башлады Илдар Ситдыйков. – Аны тонналап үстердек. Яңа алым белән безнең шартларда җиләк үстереп буласын белгәч, җир сатып алып, бу эшкә керештек.

Илдар безгә җиләкне ничек игүләре турында сөйли башлады. Карап торышка гап-гади җиләк басуы. Тик түтәлләр кара пленка белән капланган. Сугару җайланмасы күренми. Баксаң, торбалар пленка астында, тамчылап су сибү алымы белән сузылган икән. “Тамчылап су сибү суны күпләп исраф итмәүгә ки­терә, – дип аңлата Илдар. – Үсем­леккә кирәк булган барлык файдалы матдәләрне тиешле күләм­дә кертү өчен дә уңайлы”.

Җиләкләре шулкадәр зур, араларында тавык йомыркасы кадәрлеләре бар. Илдар аңла­туынча, Италия технологиясе буенча утыртканда, беренче елда гектарыннан 3 тонна җиләк алырга була. Икенче елда – 25 тонна! Кайбер сортлар беренче суыкларга кадәр җиләк бирә. Ике атна элек кенә утыртылганнарында да җиләкләр күренә башлаган. “Йорт шартларында да болай үстереп була, тырышырга гына кирәк”, – ди җиләк хуҗасы.

Җиләк янәшәсендә 2 сумлык акчаның кечкенә икәнен үзе­гез дә күрәсез

Җимешләреннән авыз итеп караган кеше буларак, шуны әйтә алам: бик баллы, сусыл, авызда эреп китә. Чит илләрдән кертел­гәннән күпкә аерыла. Үзең үстер­гәненә караганда да баллырак, тәмлерәк. “Бакчаларда үскән җи­ләкләрдән тәме белән дә, зурлыгы белән дә аерыла”, – ди Илдар.

Өлгергән җиләкләрне Казан шәһәрендә, Яшел Үзән районында саталар. Сату проблемасы юк, ди фермер. Киләчәктә шәһәр халкын үзләренә кунакка чакырмакчы булалар. “Түтәлдә ничек итеп җиләк үсүен кала кешесе дә белергә тиеш. Килсеннәр, үзләре җыеп, сатып алып китсеннәр. Үз кишәрлекләрендә күпләп игәргә уйлаучыларны да чакырып калабыз”, – ди Илдар Ситдыйков.

Безне дуслар өйрәтте

Россиядә җиләк игүче нибары 10лап хуҗалык бар. Самарада бу тармак аеруча алга киткән. Ситдыйковларны яңа технология белән җиләк үстерергә самаралылар өйрәткән дә инде. Махсус техниканы да Самарадан арендага алып торалар икән. Ул җирне йомшарта, тамчылап су сибү җайланмасын суза, пленканы да җәя. Икенче бер җайланма белән пленкалар өслегенә ти­шекләр ясыйлар. Аннан инде үсентеләр утыртыла. Аларны Италиядән кайтартканнар. Узган ел – 3, быел 12 сорт утыртылган. “Техно­логиядән тайпылырга тырышмыйбыз, вакытында барысын да эшлибез”, – ди биредә эшләү­челәр.

Бер мәйданда алмагачлар үсеп утыра. Аның да безнең якларга яраклашкан сортларын Самарадан кайтартканнар. Уңы­шын җыеп алырга уңайлы булсын өчен, 3,5 метрга кадәр үсә торганнарны сайлаганнар. 3 еллык үсентеләр утырткан булганнар. Кай­берләрендә җимешләр күренә башлаган. Киләсе елга аннан да уңыш алырга ниятлиләр. Җиләк бер урында 8 ел үссә, алмагач – 25. Җир мәсьәләләрен хәл итә алсалар, алмагачны 100 гектарга җиткерергә ниятлиләр.

Аларны эшләргә өйрәткән Самара өлкәсенең “Сад” ширкә­тендә 600 гектар алмагач, 20 гектар бакча җиләге үсә икән. Ә “Ситдыйков” фермер-крестьян хуҗалыгында әлегә 6 гектарда бакча җиләге, 1 гектарда алмагач үсә. Без барган көнне бу мәй­данда 20ләп кеше эшли иде. Эш­ләгән өчен аларга көн саен 500 сум акча түлиләр. Көн дә “тере акча” түләгәч, эшчеләргә кытлык сизмиләр. “Эшче куллар күпләп кирәк булганда, авыл халкы дәр­рәү килә, бик зур рәхмәт аларга”, – ди Илдар. Аларны хезмәт килешүе нигезендә рәсми төстә эшкә алганнар, тиешле салымнарын түләп баралар.

Онытылганны торгызабыз

Моңа кадәр кәбестә, бәрәңге үскән басуда җиләк пешә башлагач, авыл халкында да кызыксыну арткан. Җиләк үстерүчеләр барлыкка килгән. “Авыл кешесе өчен зур яңалык бу. Әллә кайлардан килеп, эшебез белән кызыксыналар, – ди Илдар. – Быел Биектау, Теләче, Питрәч районнарына, Чаллы якларына, Башкортстанга җиләк үсентесе саттык. Без фермерларны эшләү серләренә дә өйрәтә­без. Республикада бердәм булып җиләк үстерсәк, чит илләрдән кайтартылган сыйфатсыз җиләк-җимеш­не кысрыклый алыр идек”.

Җиләк басуына узган ел Президент Рөстәм Миңнеханов та килгән. Башкарган эшләрен кү­реп, югары бәя биреп киткән. Аграр министр, Яшел Үзән районы башлыгы да аларның эшчән­леге белән таныш. Алар да бу басуда булып, икенче елын гына эшләүче егетләрнең янып-кө­еп йөрүләренә сокланып киткән­нәр. Ярдәмнәрен дә тоеп торабыз, узган ел грант та оттык, диләр.

– Без республикага яңалык алып килмәдек. Элек тә күпләп җиләк-җимеш утыртып үстергән­нәр. Менә шул югалганны без торгызырга телибез, – ди Илдар. – Кибет, базарларны басып алган чит ил җимешләренә каршы торырлык җиләк-җимеш үстерәсе­без килә.

Тик моның өчен яңа техноло­гияләрне, сортларны үзләште­рергә кирәк. Дөрес, бу – чыгымлы эш, әмма дөрес итеп эшләсәң, табыш кертергә менә дигән мөм­кинлек, дип аңлата ул.

Үзебезнең сортлар юк

Әйткәнемчә, алар җиләк-җимеш үсентеләрен Самарадан кайтарта. Республикада яхшы сортлы үсентеләр табу – баш бә­ласе. Базар-кибетләрдә сатылганы – җылы якта үсүче җимеш үсентеләре. “Сатуга чыгарылган 90-95 процент үсемлек безнең якларга яраклашмаган”, – ди Илдар. Ә Самараның “Сад” хуҗа­лы­гының үз питомнигы бар. “Менә күрегез: алардан алып кайткан алмагачлар сау-сәламәт”, – ди Илдар, агачларга күрсәтеп.

– Без базарларны өйрәнеп чыктык. Җирле сортлар сатуда бөтенләй юк. Урта Азиядән кайткан арзанлы үсентеләр. Халыкны алдалап сату итәләр. Ныклы тик­шерү булмагач, белмәгәч, ал­данасың. Бер алдангач, ышанмый башлыйсың. Моңа чик куярга кирәк. Җирле галимнәр уйлап тапкан алмагач, чия, грушаны татарстанлылар алмас идемени?! Без, питомник булдырып, менә шушы проблеманы да бетерергә хыялланабыз. 1 гектар җирдә рес­публикага яраклашкан җи­ләк-­җимеш сортларын үстереп, халыкка тәкъдим итәргә иде, – ди Илдар.

Җиләк үстерә башлагач, рес­публикада аны игә белүче агрономнар юклыгын да ачыклаган ул. “Безнең аграр уку йортын бетергән агрономнар иген, яшелчә генә үстерә белә. Бу эшкә аграр уку йортларында белем алучы яшьләрне җәлеп итәсе иде. Теләге булганнарны чит илләргә алып барып өйрәтергә дә әзер”, – ди ул бу уңайдан.

Аграр белеме булмаса да, авылда туып үскән, авыл тор­мышының үзәгендә кайнаган Илдар Ситдыйковны сала кешесе­нең җирдән күңеле кайтуы борчый. Менә шуңа күрә ул ке­шеләрне җирдән акча эшләргә өйрәтергә тели. “Бездә халык нәрсә белән шөгыльләнергә ки­рәклеген белми. Терлек асрый, печән үстерә белә. Башкасын эшләргә белеме җитми. Республикада заманча технологияләр белән эшләргә өйрәтүче бер үзәк булса, яхшы булыр иде. Мөм­кинлекне кулдан ычкындыр­маска кирәк. Республикада тө­зелгән “Белая дача” заводын тәэ­мин итәрлек чималны без үзебез үстерергә тиеш”, – ди фермер.

Китәр алдыннан без аннан, бөтен республика җиләк үстерә башласа, үзегезнең эш туктап калудан курыкмыйсызмы, дип сорадык.

– Җиләк-җимешне республика халкы күпләп үстерә башласа, мин сөенер генә идем. Безгә әле бу тармак буенча нык эшләргә кирәк. Аграр министр белән очрашып, күңелемдә йөрткән барлык уй-фикерләремне җитке­рергә хыялланам. Идея­ләрем бик күп, – диде Ситдыйков. 

Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Фикерләр
Укырга киңәш итәбез × +
Тавык йомыркасы зурлыгындагы җиләкләр
4/ 5
Oleh