Инсаф ФАСЫЙХОВ, спорт мәктәбе укытучысы:
–
Нормаль гаилә – өч балалы гаилә. Ләкин мондый гаиләләрнең 70
процентында бер кешегә туры килә торган керем яшәү минимумыннан да
кимрәк. Ә бит хатынын һәм өч баласын карау өчен ир-атның хезмәт хакы
яшәү минимумыннан ким дигәндә 5 тапкыр күбрәк булырга тиеш. Ә эшләүче
ир-атның кереме бүген хатыны һәм бер баласына гына җитеп бара. Бала
карау өчен түләнә торган пособиеләр бар анысы. Ләкин, бердән, алар
балага 1,5 яшь тулганга кадәр генә түләнә, икенчедән, хезмәт хакының
нибары 40 процентын гына тәшкил итә. Алай да хәзер 2, 3, хәтта 4 балалы
гаиләләрне еш очратам. Өстәвенә аларда һәр балага лаеклы белем
бирергә, төрле яктан үстерергә тырышалар – шунысы куанычлы. Балалар
күп, аларга вакыт җитми дип, үсмерләр үз-үзләренә тапшырылмаган.
Гөлнара СӨНГАТОВА,
теш табибы:
–
Бер бала булырга тиеш. Бар мәхәббәтеңне, бар мөмкинлекләреңне аңа
бирәсең. Теләсәң, бию түгәрәгендә шөгыльләндерәсең, теләсәң, спорт
чараларында катнаштырасың. Чит илгә укырга җибәрергә дә була. Ә
гаиләдә ике-өч бала булганда, кечкенәләренә авыргарак туры килә. Алар
апасы-абыйсыннан калган киемне кия, алар белән шөгыльләнергә вакыт
калмый. Күп балалы гаиләләрдә үсмерләр, гадәттә, әшәке төркемнәргә
эләгә, мәктәптә начар укый. Бәлки, миңа гына шундый тискәре мисаллар
белән очрашырга туры килгәндер. Ата-ана үзе өчен дә яшәргә тиеш бит.
Кер юу, өй җыештыру, бала карау, бакчага илтү-алу, түгәрәкләргә
йөртү... Әлеге матавыклы юлларны бер тапкыр гына үтә алдым – миңа шул
җитә калды.
Светлана ВОСТРИКОВА, “Энергия тепла” волонтерлар хәрәкәте әгъзасы:
–
Минем өчен аеруча авыр сорау бу. Әлки, Нурлат районнары, Казан шәһәре
балалар йортларында, ятим балалар өчен оештырыла торган чараларда еш
булырга туры килә. Шул сабыйларга карагач, гаиләләр ишле булсын иде,
дигән фикер туа. Ата-ана һәр баланы тигез ярата, һәрберсен карый,
лаеклы шәхес итеп тәрбияли ала икән, гаиләдә 5, хәтта 7 бала булырга
тиеш. Монда кан буенча туганлык әллә ни мөһим түгел. Күп балалы
гаиләләрнең авыр холыклы, сәламәт булмаган баланы уллыкка алган
очракларын беләм. Ярты елдан соң, гадәттә, әлеге бала да яхшы якка
үзгәрә, башка балалар да үзен җаваплырак хис итә башлый. Хаталар
җибәрмәс өчен, белгечләр, психологлар белән киңәшләшеп эш итәргә
кирәк.
Ләйсән ХӘЗИШИНА,
балигъ булмаган балалар эшләре буенча полиция инспекторы:
–
Тормыштагы хәлләргә гаҗәпләнәм: бала тәрбияләргә теләүчеләрнең
сабыйлары булмый, баланы бар дип тә белмәүчеләр ел саен корсакка уза.
Гаиләдә ничә бала булырга тиеш, дип сораганда, гаиләләрне башта имин һәм
имин булмаганнарга бүләргә кирәктер. Өйдән, интернаттан качкан балалар
артыннан районнарга йөрергә туры килә. Күрше төбәкләргә кадәр барып
җиткәннәре дә бар. Аларга ата-ана да, апа-сеңел дә кирәкми. Мондый
гаиләләрдә һәр баланы артык тамакка күрәләр. Яшьләр демографияне
яхшырту шаукымына бирелмәсеннәр, туачак балаларының киләчәге турында
да уйлансыннар иде. Баланы тәрбияләү эшендә аны табуы – иң җиңеле.
Мәктәп яшендә башлана ул авырлыклар.