Данис Зарипов - "Металлург" уенчысы [+видео]

Данисның Магнитогорск "Металлург"ына күчүен әлеге команданың вице-президенты Геннадий Величкин раслады.

"Әйе, бу чыннан да шулай. Контракт шушы бер-ике көндә  төзеләчәк. Данис - Чиләбе егете. Аны туган ягына кайтардык дисәк, ялгыш булмас. Данисның монда дуслары, танышлары бихисап", - диде Величкин һәм Данис Зариповка зур өметләр багълавын яшермәде.


Сезнең игътибарга - Данис Зариповның "Ак барс" өчен керткән соңгы алкасы.