Сатучылар хәйләли, без алданабыз


Кибет киштәләре бүген сыйфатсыз һәм куллану вакыты чыккан продуктлар белән шыгрым тулган. Бозык товар белән бер генә тапкыр булса да алданмаган сатып алучы юктыр, мөгаен. Һәрберебезнең өйгә әчегән сөт, каймак, эремчек, искергән балык йә колбаса тотып кайтканы булгандыр.

Күпчелегебезнең кибеттә этикеткаларны яхшылап укып торырга вакыты җитми. Намуссыз кибет хезмәткәрләре исә монан оста файдалана. Әмма товарны җентекләп өйрәнгән, куллану срогын яхшылап тикшергән кеше дә сыйфатсыз товарга юлыгырга мөмкин. Сатучыларның “яткан” продукцияне яңарту хәйләләре дистәләгән бит.

Сатучыларның үз “сер”ләре


Азык-төлек кибетләрендә эшләгән кешеләр белән аралаша башласаң, чәчләрең үрә тора. Үз хезмәт хакыннан коры калмас өчен аларга әллә ниләр “кыланырга” туры килә. Барыбызга да мәгълүм булган үзенчәлекле маркетинг алымнары - срогы чыккан яки менә-менә чыга торган товарны иң алгы рәтләргә тезеп кую, руслар әйтмешли, чәчәк кенә.

Куллану срогы күптән чыккан кәнфит-печенье тартмасын ачып, аларны пакетларга тутырып, яңа этикетка сугу, сасый башлаган колбасаны яки балыкны уксус белән юып, начар исен бетерү һәм башка бик күп “сер”ләрне белгәч, бөтенләй ашамаслык буласың.


Безнең гаеп тә бар

Әлбәттә, сыйфатсыз товар сатып алуда безнең гаебебез дә бар. Еш кына без кибеттәге арзанрак товарга кызыгабыз. Юньрәк бәягә булган азык-төлеккә өстенлек биреп, күпсанлы “ акция”ләргә ышанып алданганыбызны сизми дә калабыз.

Бозылган, ашарга яраксыз товарны өйгә алып кайткач, аны кире сәүдә ноктасына илтеп бирүчеләр дә бармак белән генә санарлык бит. 1 литр сөт яки 200 грамм эремчек өчен вакытымны әрәм итеп йөрмим әле, алай кыйбат әйбер түгел бит, дип уйлыйбыз да, кул селтибез. Сатучылар моңа исәп тота да.

Үзем дә берьюлы шуңа инандым. Көннәрнең берендә эштән кайтып тиз генә аш пешерәм дип банкалы әзер “борщ” алдым. Өйгә кайтып ачсам, борынга шунда ук әчегән ис килеп бәрелде. Куллану срогы чыкмаган үзенеке. Ярый әле чегымны ташламаган идем – банкамны күтәреп яңадан кибеткә юнәлдем. Өлкән сатучы аны карады да, берсүзсез акчасын кире кайтарды. Киштәләрдә исә шундый ук дистәгә якын банкалар тезелгән. Кибет хезмәткәренең моңа игътибарын юнәлттем. “Барысы да шундый ук булмаска мөмкин”, - дип кенә җавап бирде ул. Бозык товарны кире кайтаручылар сирәк икәнне исәпкә алсак, кибетнең югалтулары да кимрәк булачак бит.



Тикшерер өчен нигез кирәк

Кибетләрнең кулланучылар алдында бик үк “чиста” булмауларын тикшерүче органнар да таный. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә ел саен сыйфатсыз товар сатып алган меңләгән кеше мөрәҗәгать итә. Ведомство үзе дә сәүдә нокталарын тикшерә. Алар мәгълүматларына караганда, азык-төлек арасында иң күп сыйфатсыз товар ит һәм сөт продукциясе арасында очрый икән.

План буенча оешмаларны 3 елга бер тапкыр гына тикшерергә мөмкин. Закон белән шулай билгеләнгән. Өстәвенә, тикшереләчәк кибетләрнеңң исемлеге идарә сайтында алдан эленеп куелырга тиеш икән. Чираттан тыш “тентү” үткәрү өчен нигез булып кулланучылардан килгән шикаять кенә санала. Шуңа да 20 сум өчен вакланып тормыйм әле дип, күзәтүче органнарга шикаять итмичә, без үзебез үк намуссыз сатучыларга безне алдарга ярдәм итәбез. 

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА