Сер итеп әйтәбез – егетләрнең күңеле кызларныкына
караганда нечкәрәк. Алар күп вакытта оялчан. Кайчак килеп чыккан
тупаслык артына шул кыюсызлыкларын яшерергә тырышалар. Егетләргә кызлар
белән танышу, сүз башлау, үзләренә гашыйк итү дә шактый авыр. Бу
саныбызда аларга ярдәм итәргә һәм кызларның кайбер серләрен ачарга
булдык.
Кызыксынуын ачыкла.
Берәр кыз белән очраша башлаганда, аның кызыксынуларын ачыкларга кирәк.
“Бу миңа кызык түгел” дип, ул сөйләгән сүзләрне колак артыннан җибәрмә.
Игътибарлы булу киләсе очрашуларда сүз башлау, кызны үзеңә карату өчен
бик уңайлы ысул. “Теге юлы мәчебез (этебез, бозавыбыз, тавыгыбыз һ.б.)
авырый дигән идең, терелдеме? Ничек дәваладыгыз?” яки “Апаң имтиханын
әйбәт кенә бирдеме?” һәм башка шундый сораулар дәрәҗәңне күтәрәчәк.
Нәрсә турында сөйләшергә?
Кызлар белән барлык темаларга да сөйләшергә мөмкин. Уртак кызыксынулар
сүз барышында үзеннән-үзе килеп чыгачак. Сүзегез косметика яки
кием-салым кебек вак-төяк хакында барса да, кызыксынган кыяфәт чыгар.
Вакыт-вакыт сораулар бирергә онытма. Әмма аны тыңламыйча, башыңны
селкеп, “әйе, әйе” дип утыра күрмә, ул моны шундук сизеп алачак.
Күп сөйләшмә.
Шуны онытма: кызлар бераз сәеррәк халык. Егетнең берәр сүзе ошап
бетмәсә, кинәт кәефләре төшәргә, кайтып китәргә дә мөмкиннәр. Шуңа күрә
беренче очрашуда ук үзеңә генә кызыклы булган мәзәкләрне сөйләп,
кычкырып көлеп, бертуктамый бытылдап йөрмә. Артык күп сөйләшкән
егетләрне кызлар бик яратып бетерми. Алар фикеренчә, ир-ат тыңларга, ә
хатын-кыз сөйләргә тиеш. Шунысы да бар: кыз кеше беренче очрашуларда
сине ныклап сынаячак.
Ихлас булырга тырыш.
Аңа ошыйм дип, үзеңне шәбрәк егет итеп күрсәтергә тырышма, мактанма.
Кызлар сизгер халык. Синең “чын йөзеңне” шундук сизәчәкләр. Шуңа күрә
нинди бар, шундый бул. Берәр нәрсәне белмисең яки булдыра алмыйсың
икән, бу турыда әйтергә курыкма. “Алгебрадан (химиядән, инглиз теленнән
һ.б.) бу мисалны аңлап җиткермәдем. Әмма бергәләп тырышсак, аны,
һичшиксез, чишәчәкбез” дигән сыманрак итеп, йомшак кына үзеңнең
хәзергә моны булдыра алмавыңны аңлат.
Юл куя бел.
Әгәр ошаткан кызыңның холкы синеке белән туры килә икән, бу яхшы.
Чөнки бер типтагы кешеләр бер-берсенә тартыла. Мәсәлән, егетнең тик
кенә сөйләшеп утырасы килә ди, ә кыз шау-шулы дискотекага барырга тели.
Мондый очракта бер-береңә юл куярга өйрәнергә кирәк. Ә бу күп вакытта
егет җилкәсенә төшә.
АЛАР НИНДИ БУЛА?
Барлык кызларны да өч төргә бүлеп карарга мөмкин.
Беренче төр – тиз гашыйк булучы.
Әгәр аңа “яратам, син иң матуры, иң гүзәле” кебек сүзләр әйтеп чәчәк
бүләк итсәң, ул бик тиз гашыйк булачак. Берничә көн (атна, ай) үзен
чыннан да гашыйк итеп тоячак, хисләренә шатланып, хыялланып “очып”
йөриячәк. Ә аннан соң... башка берәр егетне ошатачак. Мондый кызны
һәрвакыт үзеңә каратып тору өчен, вак-төяк бүләкләрне, шоколад ише
күчтәнәчләрне кызганмаска кирәк. Бу кызлар ягымлы сүзләр, матур
кыяфәттәге егетләрне ярата. Мондыйларга ышанып бетмәү хәерлерәк.
Әмма алар гомер буе шундый булачак һәм бу төр кызларны яратырга ярамый
дигән сүз түгел әле. Җитәрлек игътибар күрсәтсәң, ул бары тик сине
сайлаячак.
Икенче төр – матур сүзләргә әллә ни игътибар итми, ышанмый, егетне эш-гамәлләренә карап сайлый.
Мондыйларга көненә йөз мәртәбә “яратам” дип әйтсәң дә, исе китмәячәк.
Бу кызлар башта тикшерә, сыный, бары тик үзе тулысынча ышанганнан соң
гына акрынлап ияләшә башлый. Аларны “кулга ияләштерү” өчен түземлек
кирәк. Әмма алар гашыйк була икән, бу бик озакка. Бәлки, гомерлеккәдер
дә. Мондый кызлар ярата да, яраттыра да белә. Әгәр юлыңда шундый кыз
очрап, син аны үзеңә гашыйк иткәнсең икән, кулыңнан ычкындырма.
Өченче төр – мондыйларның акыл белән хисләре бергә.
Алар хыялланып “күкләрдә дә йөзә”, кирәк булганда бик акыллыга да
әйләнә ала. Мондый кызлар кайвакыт сөйгән кешесе өчен утка керергә дә
әзер. Әмма утның температурасы алар теләгән кайнарлыкта булырга тиеш.
Мондыйлар белән беркайчан да күңелсез булмый.
P.S.
Кызларны яраттыруның ниндидер кагыйдәләре бар, шуларны үтим дә,
бөтенесе минеке булачак дип уйлый күрмә. Һәр кыз – үзенчәлекле шәхес.
Тормышта да һәрчак кагыйдәләр буенча гына яшәп булмый. Шуңа күрә
урынына, вакытына карап сөйләшә, эш-гамәлләр кыла белергә өйрән.
Зилә ЯРУЛЛИНА