Судьяга "Судья продажная... Козел ты!" дип кычкырганнар?!

"Терек" белән "Рубин" футбол такымы уены барышында төп хөкемдарга карата яңгыраган мыскыллы сүзләр сәбәпле, Грозный такымы җәзага тартылырга мөмкин. Уен 0:0 белән тәмамланды.

Күп кенә белгечләр мондый хәлнең Русия генә түгел, хәтта халыкара футбол уеннарында да сирәк күренеш булуын әйтә. Кичә Грозныйда "Терек" белән Казанның "Рубин" уены барышының 87нче минутында төп хөкемдар Грозный такымының уенчысы Ризван Уциевны "Рубин" уенчысы Гөкдениз Караденизне төртеп екканы өчен уеннан чыгаргач стадионда бар көчкә "Сатлык хөкемдар.. Ахмак!" ("Судья продажная... Козел ты!") дигән сүзләр яңгырады. Әлеге уенны туры эфирда алып баручы Василий Уткин хәтта бер мәлгә ни әйтергә белмичә тынып калды.


Соңрак Чечня хакиме Рамзан Кадыйров Instagram битендә әлеге сүзләре өчен футбол дөньясы алдында гафу үтенүен, ләкин хөкемдарга карата шундый ук фикердә калуын һәм аның “сатлык” булуын әйтте. Шулай ук хөкемдарның “Терек” уенчысын уеннан чыгаруын төптән тикшерүне таләп итәчәген язды.

Шул ук вакытта “Терек”ның матбугат хезмәте хөкемдарга стадионның бер хезмәткәре кычкырды дип белдерергә ашыкты. Ләкин гади генә хезмәткәргә микрофоннан сүз бирелүе мәзәк тоела. 

Хәзер матбугатта бу өлкәдә төрле бәхәсләр бара. Контроль-тәртип комитеты нәтиҗә чыгару өчен барлык документларны көтә. Әлеге хәл сәбәпле Грозныйның "Терек" футбол такымы биш уенын тамашычаларсыз гына уйнарга мөмкинлеге әйтелә. Киләчәктә Грозныйда Европа уеннарын уйнау да имин түгел дип саналырга мөмкин.

10 март көнне Казанның “Рубин” футбол такымы чираттагы уенын нәкъ Грозныйда уздырды. Ул вакытта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Чечня хакиме Рамзан Кадыров белән бергәләшеп футбол уенын күзәтте. Миңнеханов Чечняга эшлекле сәфәр белән килгән иде.

Соңрак президентлар Twitter челтәрендә дә аралашып алдылар. Рөстәм Миңнеханов, гадәттәгечә, интернетта күп сөйләми, Кадыров исә сүзләрне бер дә кызганмый һәм Татарстан башлыгына еш кына “брат”, ягъни “кардәш” дип мөрәҗәгать итә. Ахыр чиктә Миңнеханов Кадыровны Татарстанга чакырды. Кадыров чакыруны бик теләп кабул итте һәм килергә вәгъдә бирде. Аралашу урыс телендә барды.

Ландыш ХАРРАСОВА
Азатлык