Бәйрәм белән, хөрмәтле хатын-кызлар!

Яз кояшы елмаеп карап, табигатьнең уяна башлаган мәлендә язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәбез.
Хатын-кыз - ул кешегә тормыш бүләк итүче, Җир йөзендәге буыннар чылбырын дәвам итүче, гомумкешелек кыйммәтләрен саклап, буыннан-буынга тапшыручы изге зат. Әниләребезнең бер җылы сүзе безнең күңелләребезне күтәрә, бер җылы карашы барлык авырлыкларны юып алгандай юкка чыгара. Хатын-кызлар - гаилә учагын сүндерми саклап тотучылар. Балаларына мәрхәмәтле, шәфкатьле әни, ә ирләренә ягымлы хатын да алар. Шуңа өстәп җәмгыятьнең бик күп тармакларында күпме хезмәт башкаралар! Әниләребез, әбиләребез алдында без баш иябез, алар белән горурланабыз. Ә балалар бакчаларында тәрбияче булып эшләче хатын-кызлар бу бәйрәмдә икеләтә хөрмәткә лаек дип саныйм мин. Чөнки алар - балалар өчен икенче әниләре, балаларны чын мәгънәсендә тәпи йөрергә, кашык тотарга, сөйләшергә, тагын тормышта кирәкле бик күп һөнәрләргә өйрәтүчеләр. Мең рәхмәт сезгә, хөрмәтле тәрбиячеләр!
Хөрмәтле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезнең барыгызны бүгенге ямьле бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм! Ихлас күңелемнән сезгә тазалык-саулык, ак бәхетләр, язгы кояштай ягымлылык, сөйкемлелек, күңелләрегезгә яз җилләредәй җылылык, мәрхәмәтлелек, сабырлык, гаиләләрегезгә тынычлык, тигезлек, иминлек, тормышыгызда, эшләрегездә зур уңышлар, барлык хыял-теләкләрегезнең тормышка ашуын теләп калам. Балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, мәхәббәтен тоеп яшәргә язсын. Йөзләрегез һәрчак шатлыктан балкып торсын. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле хатын-кызларыбыз!