Кайсы районнарда яхшы укыталар?

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче тапкыр республика мәктәпләрендә укытуның сыйфатын чагыштырырга мөмкинлек бирүче рейтингны игълан итте (аның белән министрлыкның www.mon.tatarstan.ru сайтында танышырга була). Рейтингта Бөгелмә районы - беренче, Лаеш районы соңгы урынны били.





Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, белем бирүнең сыйфатын бәяләү күрсәткечләреннән чыгып, муниципаль берәмлекләрнең рейтингы ведомство тарафыннан ел саен төзелә, әмма элегрәк ул тар даирәдә куллану өчен генә булган. Халыкка “хастаханә буенча уртача температура” турында гына хәбәр ителгән. 2012 ел рейтингын игълан итү фикере яңа билгеләнгән мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның башына килгән. Аның фикеренчә, бу районнарны нәтиҗәлерәк эшләргә мәҗбүр итәчәк.



Урыннарда белем бирүнең сыйфатын бәяләп, экспертлар биш төп күрсәткечне нигез итеп алган. Бу - җирле мәктәпләрне тәмамлаучыларның мәҗбүри БДИ (рус теле һәм математика) буенча уртача баллары, әлеге фәннәр буенча аттестат алмаган икеле капчыкларының саны, югары бал туплаучылар (80 нән артык), Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этабында җиңүчеләр һәм призерлар саны.

Чагыштыру нәтиҗәләре буенча, муниципалитетларны светофор төсләренә буяп, өч төркемгә бүлгәннәр. Беренче, “яшел” төркемгә, эшчәнлекләре уңай бәяләнгән шәһәр һәм районнар кергән. “Отличникларның” рус теле буенча уртача баллары – 62,6 дан 75,6 га, математикадан 53,3 тән 56,3 кә кадәр. Сары төскә буялган икенче төркемгә урта “хәллеләр” кергән: анда рус теле буенча уртача балл 57,9 дан 65,3 кә кадәр. Өченче, “кызыл” төркемдә, Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеләре фикеренчә, белем бирүнең сыйфаты начар булган муниципалитетлар. Барлык “кызыл” районнарны күрсәткечләрнең начарая баруы тәртибендә санап китик: Саба, Мөслим, Тукай, Менделеевск, Ютазы, Әгерҗе, Әлки, Кукмара, Алексеевск, Кайбыч, Балык Бистәсе, Апас һәм Лаеш. Ведомстводан хәбәр итүләренчә, артта сөйрәлүче районнарга карата әлегә бернинди санкцияләр дә (хезмәт хакларын һәм премияләрне кисү рәвешендә) күрелмәячәк.

Рейтингта Казан шәһәре районнарга бүленгән. Шул ук вакытта Вахитов һәм Идел буе районнары иң яхшы урынны (5 нче) били. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары – 6 нчы, Киров һәм Мәскәү районнары – 10 нчы урында (алар барысы да “яшел” төркемдә). 18 нче урынны алган Совет районы гына “сары” төркемдә. Рейтингта Чаллы – 12 нче, Түбән Кама 4 нче урынны алган. Алар да “яшелләр” рәтендә.

Рейтинг (кыскартылган вариант)



Рейтингны игълан итү урыннарда, бигрәк тә артта сөйрәлүчеләрдә, шау-шу кузгаткан. Әйтик, министрлык исемлегендә ахырдан беренче урынны алган Лаеш районында, мондый рейтинглар законлы һәм законсыз юллар белән яхшы күрсәткечләр артыннан чабуга китерәчәк, дип саныйлар.

Минемчә, райондагы белем бирүнең сыйфаты хакында БДИ нәтиҗәләре буенча гына фикер йөртергә кирәкми, - дип саный Лаеш районы мәгариф идарәсе башлыгы Анатолий Новиков. – Ничек кенә укытма, барлык укучылар да имтиханнарны бишлегә тапшыра алмый. Нәрсә эшләргә кала? Алдашыргамы?.. Мин күз буяу белән шөгыльләнмим, бәлки шуңа да рейтингта соңгы урынны алганбыздыр.

Шулай ук “кызыл” секторга эләккән Кайбыч районында да (42 нче урын) Мәгариф һәм фән министрлыгы сайлаган рейтинг принцибын камил түгел дип саныйлар.

БДИның ялган күрсәткечләрсез башка узмавын беләм. Әмма үз районым өчен җавап бирә алам: безнең күрсәткечләр дөрес, – ди Кайбыч районы мәгариф бүлеге башлыгы Илдар Шакиров. – Хәзер рейтинг безне исемлекнең койрыгында сөйрәлмәс өчен, саннарны түшәмнән алып язарга мәҗбүр итә. Мин БДИ нәтиҗәләре буенча гына Татарстанның төрле районнарында белем бирүнең сыйфаты турында фикер йөртергә кирәкми дип саныйм. Шулай ук әлеге критерий буенча илдәге белем бирүнең дәрәҗәсенә дә бәя бирергә кирәкми. Шартлар төрле җирдә төрлечә. Әйтик, безнең районда училище да, техникумнар да юк, шуңа да безгә начар укучыларны да 11 сыйныфка кадәр сөйрәп барырга туры килә. Әлбәттә, бу район буенча уртача БДИ баллында чагылыш тапмыйча калмый...

Сүз уңаенда, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында моны игътибарга алырга һәм рейтинглау алымын камилләштерергә ниятлиләр.

Венера БЕЛЯЕВА
  Интертат.ру