Ватанны саклаучылар көне белән!

"Күзеңне ач - дөнья бу!" сайты һәм шәхсән үз исемемнән, һәр ир-атны, Ватанын яраткан һәм аның киләчәге өчен көч сарыф иткән һәр кешене  Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбриклим!

Туган ил, туган тел, туган өй сүзләре һәрвакытта да безнең күңелләрдә иң изгеләрдән, иң кыйммәтлеләрдән булсын. Бары тик үз туган иле, үз туган теле, үз гаиләсе белән горур кешеләр генә башка илләрнең, башка телләрнең, башка гаиләләрнең кадерен белә ала. Үз туган илебезне, үз туган телебезне онытмыйк, кадерен белик, Ватаныбыз сагында булыйк! Сезнең барчагызга да тыныч күк йөзе, нык сәла­мәтлек, уңышлар, иртәгесе көнгә ышаныч, оптимистик рух телим. Бәйрәм белән!!!

Бу теләкләргә КЫЗЫК-МЫЗЫК группасы да кушыла!